Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә чит ил валютасы сатып алулар арткан


Халык кара көнгә акчасын валютада сакларга тырыша.

Русия банкларында 5 мең доллардан артык күләмдә валюта сатып алу очраклары 10 мәртәбә күбәйгән. Шул ук вакытта 2 мең доллардан 5 мең долларга кадәр суммада валюта алу тагын да ешрак күзәтелә дип яза Известия.

2020 елның май һәм июнь айларында русияләр 1,194 миллиард доллар күләмендә валюта сатып алган. Бу соңгы алты елда иң зур күрсәткеч. Халыкның рубльләрен доллар һәм еврога алыштыру күренеше дәвам итә диелә. Экспертлар фикеренчә, шул рәвешле русияләр саклыкка акча туплап куярга тырыша.

Коронавирус кризисы һәм нефть бәяләре төшү рубльнең очсызлануына китерде. Ел ахырына ул бер долларга 80 сум һәм бер еврога 95 сумга кадәр арзанаерга мөмкин дип фаразлана. Ләкин икътисад хәле яхшырган очракта доллар бәясе 71 сумга, евро 84 сумга кадәр кимер дигән фараз да бар.

Августта Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның агулануы хәбәре тәэсирендә сентябрь башында доллар һәм евро бәяләре кискен үсеп киткән иде. Доллар 90 сумнан, евро 97 сумнан артып китте. Үзәк банк билгеләгән бәягә ярашлы, 18 сентябрьдә доллар 75,19 сум, евро 88, 63 сум тора.

XS
SM
MD
LG