Accessibility links

Кайнар хәбәр

Али Мәртхан Дүндар:"Төрки халыклар өч кыйтгада идарә иткән"


Али Мәртхан Дүндар

"Япон җирендә төрки эзләр" китабы авторы Али Мәртхан Дүндар татарларның бүгенге халәте бик борчый, дип белдерде. Азатлык галим белән әңгәмә тәкъдим итә.

Күренекле төрек галиме, "Япон җирендә төрки эзләр" китабы авторы Али Мәртхан Дүндар – Япониядәге татарлар тарихын тирәнтен өйрәнгән шәхес. Ул Токиодагы татар басмаханәсе документларын, "Япон мөхбире" журналының барлык диярлек саннарын тапкан, күчермәләрен ясаган.

Али әфәнде белән аның эзләнүләре, төрки халыклар факторы, хәзерге Татарстан һәм татар халкы турында фикерләре турында сөйләштек.

— Али әфәнде, башта укучыларыбызны үзегез белән таныштырыгызчы?

— Тумышым белән Төркиянең Агры шәһәреннән. 1986 елда Әнкара университетының яңа ачылган япон теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Шуны тәмамлаганнан соң Төркиядәге Тойота ширкәтенә эшкә кердем, Япониягә 300ләп эшчене алып бардым, үзем Япониядә ел ярым яшәдем.

Шуннан соң Әнкарадагы Хаҗәттәпә университетында төрки халыкларының гомуми тарих белгечлеге юнәлешендә магистрга укыдым. Шунда ук докторлык диссертациясен дә яздым. Фәнни эшне язган вакытта Япония фонды стипендиясе програмы белән бер ел Токио университетында булдым, Япония дипломатик архивында, Ассамблея китапханәсендә, Токио һәм Кэйо университетлары архивларында тикшеренүләр үткәрдем.

2000 елда Әнкара университетының Япон теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта башладым, хәзерге вакытта да әлеге бүлектә профессор булып эшлим. Шулай ук Әнкара университетының Азия һәм Тын океан илләрен өйрәнү үзәге мөдире булып торам.

Кэмбридж, Цюрих, Бакы, Казан университетларында күпсанлы лекцияләр укыдым, төрки-татар дөньясын таныттым. Габдерәшит Ибраһимка багышланган дүрт халыкара симпозиум оештырдым.

— Архивларда нинди мөһим документларга тап булдыгыз?

— Эзләнүләр бик нәтиҗәле булды. Токио мәчете каршындагы Идел-Урал татарларының Исламият басмаханәсе архивын таптым. Меңләгән китапны карап чыктым, исемлек төзедем, әлеге исемлекне Япония татар җәмгыяте җитәкчесе, мәрхүм Тәмимдар Мөхиткә тапшырдым.

Токио мәчетендә басмаханәнең барлык документларын, хатларын таптым

Китап-журналлар бастырган, татар хәрефләре булган машинаны да таптым, ул депода торган, тик аның әһәмиятен берсе дә белмәгән. Хәзер ул Япониядә саклана. Моннан тыш Токио мәчетендә басмаханәнең барлык документларын, хатларын таптым, хәзер миндә аларның күчермәләре бар.

Мин шулай ук Япониядә татар телендә басылган "Япон мөхбире" журналының барлык диярлек саннарын таптым (алты сан гына табылмады), аларны күчереп алдым. Бу журналның күчермәләрен хәзерге вакытта ачык куллануга чыгардым.

Архивларга килгәндә, шулай ук Стэнфорд университетында өч ай дәвамында татарларны, уйгырларны һәм Японияне тикшердем. Һувер институты һәм Стэнфорд китапханәләре һәм архивларында эшләдем. Шунда ук Калифорниядәге кайбер татарлар белән аралашып, алардан интервьюлар алдым.

— Эзләнүләрегезне ни рәвештә бастырдыгыз, нинди фәнни хезмәтләр яздыгыз?

— Хәзерге вакытта минем 17 китабым бар. Инглиз, төрек һәм япон телләрендә 50дән артык мәкаләм басылды. Минем "Япон җирендә төрки эзләр" дигән китабым урыс теленә тәрҗемә ителде һәм басылды, ул шулай ук япон һәм инглиз телләрендә басылып чыгар дип ышанам. Быел тагын өч китабым басылып чыгарга тиеш.

"Япон җирендә төрки эзләр" китабының 3 телдәге тышлыгы
"Япон җирендә төрки эзләр" китабының 3 телдәге тышлыгы

Ерак Көнчыгыш һәм Азия илләрендә төркиләрнең тарихы темасы турында эзләнүләрне инде 20 ел чамасы алып барам. Бу темага Япониянең төрки дөнья белән мөнәсәбәтләрен тикшергәндә тап булдым. Әлеге тема гомумән өйрәнелмәгән иде, күп тикшеренүләр алып барып, мәкаләләр һәм китаплар язып, бу тема белән дөньяда танылдым һәм шул юнәлештә эшләвемне дәвам иттем.

— Төрки халыкларның Кытай һәм Япониядә яшәү темасы фән ягыннан никадәр мөһим? Гомумән, бу фактор төрки халыклар тарихында нинди урын били?

—​ Дөньяда цивилизация туып таралган өч кыйтга бар: Азия, Африка һәм Европа. Төрки халыклар өч кыйтгада да идарә иткән һәм яшәгән: Кытай, Һиндстан, Мисыр, Иран, Месопотамия, Анатолия, Рим (Көнчыгыш Рим, Византия).

Боларны барлык төрки халыкларының уртак мирасы дип кабул итәргә кирәк

ХХ гасырга кадәр үк төрки халыклар әле өйрәнелмәгән, кайчак кешеләр күпләп яшәмәгән җирләргә кечкенә төркемләп таралган. Япония, Корея кебек илләр дә шулар арасында. Соңрак алар төрки дөнья һәм яшәгән илләр арасында сәүдә, икътисади һәм кайвакыт сәяси күперләр урнаштырган. Бу яктан бу бик мөһим тема. Моннан тыш, бу кешеләр калдырган мирас, мәчет булсын, матбугат булсын –​ барысы да төрки мәдәниятнең конкрет дәлиле буларак мөһим. Боларны барысын да барлык төрки халыкларының уртак мирасы дип аңларга һәм кабул итәргә кирәк.

— "Япон җирендә төрки эзләр" китабын әзерләүгә сезнең күпме вакыт китте?

Али Мәртхан Дүндар
Али Мәртхан Дүндар

— Бу китапны мин җиде ел дәвамында әзерләдем дип әйтә алам. Британия, АКШ, Япония, Русиядә сакланган күпсанлы төрки-татар чыганакларын өйрәндем. Бу хезмәтне башкарыр өчен АКШ, Русия, Кытай, Япония һәм Кореягә сәфәр кылдым. Шул илләрнең архивларында тикшеренүләр үткәрдем. Идел-Урал төбәгеннән бу илләргә, ә аннары соң шулай ук Төркия, Канада һәм Австралия илләренә күченгән татарлар белән языштым, аралаштым.

Япония, Кытай һәм Кореяда яшәгән төрки-татарларның фото архивым бар

Хәзерге вакытта минем Япония, Кытай һәм Кореяда яшәгән төрки-татарларның ким дигәндә 1500-2000 фотосурәт архивым бар. Мондый мирас хәтта Татарстанда да юк дип уйлыйм.

— Кыскача аңлатканда, Япониядә татарларның һәм төрки халыкларының тарихы нинди? Хәзерге вазгыять нинди, бүген Япониядә күпме төрки халыклар яши?

— 1917 елгы Русия инкыйлабыннан соң татарларның бер өлеше 1919 елда Япония, Корея һәм Кытайның Манчжурия төбәгенә күченеп китә башлый. Япония моны үз файдасына кулланган. Русиядән Япониягә кешеләрне акчасыз кертмәсәләр дә, татарларның үз иленә күченүенә күз йомган. Чөнки татарлар белемле булган, бөтен төркиләр яшәгән география буйлап сәүдә белән шөгыльләнүчеләр бик күп, хәтта Аляскада да сәүдә иткән татарлар булган. Татар сәүдәгәрләренең Госманлы имериясе белән бәйләнешләре дә зур булган.

Японнар үзенең геополитик максатларын татарлар ярдәмендә чишәргә уйлаган

Татарларга сыену бирү Япониягә төрки, мөселман дөньясында танылу һәм симпатия тудырачак дигән фикер булган, шуңа татарларны илгә авырлыксыз керткәннәр. Японнар үзенең геополитик максатларын татарлар ярдәмендә чишәргә уйлаган. Бөек татар шәхесе, зыялы Габдерәшит Ибраһим да Япониягә баргач, шактый югары затлар белән очрашкан, Токиода мәчет салдыру теләген белдергән.

Япония дәүләте татарларга Токио, Йокохама, Кобе, Нагоя кебек шәһәрләрдә урнашырга рөхсәт биргән. Илнең үзендә һәм аның идарәсендә булган Кытай, Манчжурия төбәкләрендә якынча өч меңгә якын татар яшәгән.

Япониядәге беренче татар мәчете әсирлеккә төшкән татарлар тарафыннан төзелгән

Япониядәге беренче татар мәчете 1904-1905 еллардагы урыс-япон сугышында японнар тарафыннан әсир булып алынган татарлар тарафыннан төзелгән. Ләкин әсирләр өйләренә кайткач, агач мәчет җимерелгән булган. Шуннан соң 1935 елда татарлар һинд мөселманнары белән бергә Кобе шәһәрендә мәчетне төзегәннәр, бу эштә японнар да ярдәм иткән.

1937 елда Токио мәчете дә төзелә, ул 1938дә ачыла. Бу мәчет төзелеше өчен 11 япон ширкәте акчаны биргән. Ягъни ул татарлар яки башка мөселманнар акчасына төзелмәгән. 1986 елны көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә мәчет җимерелгән, 2000 елда Төркиянең дини фонды ярдәмендә Токиода яңа мәчет төзелә. Мәчет янындагы татарлардан калган иске агач йорт та җимерелгән, анда булган истәлекләр һәм кайбер мөһим материаллар яңа бинадагы музейга урнаштырылды, Инвентаризацияне мин башкардым. Татарларга очрашу һәм иҗтимагый чаралар өчен шул бинада бүлмәләр бирелде.

1950нче еллардан соң татарлар Төркиягә күченеп, төрек ватандашлыгын ала башлаган. Соңыннан кайберләүләр Америка, Финляндия, Канада һәм Австралиягә күченгән, кайберләүләр Төркиядә калган. Япониядә бик аз гаилә калган.

Хәзер Япониядә 15-20 татар бардыр дип уйлыйм. Шул ук вакытта 5 меңләп төрек яши. Уйгырлар, азәриләр, казакълар, кыргызлар һәм үзбәкләр дә Япониядә аз.

— Ничек саныйсыз, XX гасыр башында татарлар белән төрекләрне аерым күрсәтү дөресме, әллә инде чит илләрдә милләттәшләребез бер бөтен булганмы?

Беренче чиратта, мин – төрки

— Бер зур агачны күз алдыгызга китерегез. Аның зур һәм кечкенә ботаклары бар. Кәүсәсе – төркилек, ә ботаклары – төрекләр, татарлар, казакълар, кыргызлар, уйгырлар һәм башка төрки халыклар. Мәсәлән, минем әниемнең әнисе ягыннан бабаларым Анатолиягә Бохарадан, Үзбәкстаннан 300 ел элек килгән. Әниемнең башка бабалары – Кавказ төркиләре. Ә әтием ягы – 150ләп ел элек Болгарстаннан Анатолиягә килгән төрек гаиләсе. Хәзер мин үземне ничек атарга тиеш? Мин үзбәкме, кавказмы әллә болгармы? Беренче чиратта, мин – төрки.

ХХ гасыр башында безнең халыклар үзләрен аерым яки бергә санаганмы дип әйтү кыен. Көнчыгыш Азиядәге төрки-татарлар нигез салган җәмгыятьне "Идел-Урал төрки-татарлары җәмгыяте" дип атаганнар. Нигә? Төрки атамасын саклап калу өчен. Чит илләрдә безнең халыклар гел берләшеп торган, бер-берсен аермаган. Бер агачның ботаклары без.

Токиода басылган төрки-татар басмалары турында хезмәт
Токиода басылган төрки-татар басмалары турында хезмәт

— Дөньяда танылган өч төрки шәхес дип кемнәрне атар идегез?

— Бу катлаулы сорау. Мондый киң географиядә яшәгән һәм бик борынгы тарихы булган төрки халыклардан өч кенә исемне аерып бирү карарын кабул итү җиңел түгел. Мин шуларны атар идем: Билге Каһан, Фатыйх Солтан Мәхмәт һәм Мостафа Кәмәл Ататөрк турында уйлыйм. Шул ук вакытта, Атилла, Тимур һәм Әхмәт Ясәвине дә әйтмичә булдыра алмыйм.

Төрки каһанлык белән идарә иткән Билге Каһан безнең төрки атамасын тарихка теркәп куйган, ташъязмалар булдырган. Фатыйх Солтан Мәхмәт пәйгамбәребез фараз кылганны тормышка ашырган: Истанбулны төрки җирләренә өстәгән. Ататөрк исә ХХ гасырның Билге Каһаны да, Фатыйх Солтан Мәхмәте дә булды.

— Сез хәзерге Татарстанны күзәтәсезме? Читтән караганда нинди фикерләрегез туа, хәзерге Татарстанны ничек бәяләр идегез?

— Татарстанны мин академик эзләнүләрем күзлегеннән күзәтеп торам. Казанда биш тапкыр булганмын дип уйлыйм. 2005тә мине Казандагы Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасына чакырдылар, 2015тә Болгардагы Ак мәчет ачылышында катнаштым. 2013 елда Казан университетында лекцияләр укыдым.

2005-2018 еллар дәвамында Казанда берничә тапкыр булуым миңа Татарстанның үсеш-үзгәрешен күзәтергә мөмкинлек бирде, һәм ул сокландыра. Үзем 50ләп илгә сәяхәт иттем, Япониядә яшәдем, йөздән артык чит шәһәрдә булдым. Казан минем өчен бик гүзәл шәһәр. Тарихи һәм романтик шәһәр дип тә әйтер идем. Үзем Казанда яшәргә теләр идем.

— Ә татар теленең хәзерге хәле турында ни әйтер идегез?

Тел сакланып калырга тиеш

— Татар теле өчен бик борчылам. Татар телендә сөйләшмәгән татар дусларымны күргәндә бик күңелсезләнәм. Безне без иткән нәрсә – тел. Йөзләребез үзгәрергә мөмкин, мәдәниятебез үзгәрергә мөмкин, яшәгән урыныбыз үзгәрергә мөмкин, ләкин тел сакланып калырга тиеш.

Туган тел – бер шигырь яки гимн, җыр буларак кына калырга тиеш түгел. Халык татарча күбрәк сөйләшергә, галимнәр телне күбрәк өйрәнергә, татар телендә күбрәк язарга тиеш дип саныйм.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG