Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казан мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Илнар Һидиятовны 24 декабрьгә кадәр өй сагында калдырды


Илнар Хидиятов
Илнар Хидиятов

Тикшерү комитеты Һидиятовка 3,5 миллион сум ришвәт алуда гаепләү белдерде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Илнар Һидиятовны өй сагында тоту вакытын тагын өч айга озайтты. Тикшерү эшләре 24 декабрьгә хәтле барачак. Бу турыда Татарстан медиалары яза.

Һидиятовка 3,5 млн сумлык биш ришвәт алуда гаепләү белдерелгән. Моннан тыш, эшмәкәр Әнвәр Мурсюкаев өч тапкыр ришвәт бирүдә һәм ике тапкыр алдашу юлы белән акчалар үзләштерүдә гаепләнә. Икесе дә гаепләрен танымый диелә.

Бу эштә өченче фигурант эшмәкәр Фәнис Йосыпов гаебен танып, тикшерүгә ярдәм күрсәтүе аркасында, аңа карата коррупциядә гаепләү эше туктатылган, ләкин дүрт мәртәбә караклык кылуы очраклары тикшерелә.

Казан мәгариф идарәсенең план-икътисад бүлеге хезмәткәре Лилия Гозәерова ришвәт бирүдә арадашчы булуын таныган иде, ул шаһит статусына күчерелгән.

Илнар Һидиятов узган елның 7 октябрендә тоткарланды. Ул Казан мәктәпләренә металл детекторлары сатучыдан 800 мең сум ришвәт алуда шикләнелде. 20 ноябрьдә мәхкәмә Һидиятовка 1,5 миллион сумлык ике ришвәт алуда гаепләү белдерде һәм аны йорт сагына озатты. Бу җинаятьләрне ул Казанның баш мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булган чорда, 2016 ел ахырында - 2017 ел башында кылган диелде. Шул ук мәхкәмәдә Лилия Гозәерова ришвәт буларак алган акчаны Илнар Һидиятовка тапшырганын, ә ул, үз чиратында, идарә башлыгы Илсур Һадиуллинга бирәчәге турында әйткәнен сөйләгән. Һадиуллин хәзер Татарстан мәгариф министры вазифаларын башкара.

XS
SM
MD
LG