Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данил Әхмәтшин: "Һәр мәдәни юнәлеш яңартылырга тиеш"


Данил Әхмәтшин
Данил Әхмәтшин

Шүрәле һәм Су анасын үзенчә сурәтләп җәнҗал чыгарган рәссам Данил Әхмәтшин, мәдәни юнәлешләр каткан хәлдә калса, ул яши алмаячак, кешенең игътибарын җәлеп итә алмый торган фон гына булып калачак ди.

Чаллыда яшәүче рәссам Данил Әхмәтшин инде берничә ел дәвамында Тукай әкиятләре персонажлары Шүрәле, Су аналарын заманчалаштырып сурәтли. Бер рәсемдә Шүрәле смартфон тоткан, икенчесендә скейтбордта, ә өченчесендә бөтенләй Су анасы белән кочаклашып тора. Интернет челтәрендә таралган шушы рәсемнәр халык арасында төрле хисләр уята. Кайберәүләр ошата, кайберәүләр татар мәдәниятен мыскыл итү, дип саный. Рәссам үзе исә, әгәр бу персонажларны традицион рәвештә сурәтләсәм, халык арасында артык игътибар җәлеп итмәс иде, дип әйтә.

Данил Әхмәтшин: "Шүрәлене кеше көткәнчә ясасам, беркемгә дә кызык булмас иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Данил балачактан ук рәсем ясарга яраткан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дизайнерлыкка укырга кергән, әмма рәсем ясауны ташламаган, үз юнәлешен эзләгән. Шүрәле, Су анасын төрле сюжетларда сурәтли башлагач үз юнәлешен “Шүрәлестан сәнгате”, дип атый башлаган.

Данил Әхмәтшин рәсеме
Данил Әхмәтшин рәсеме

Азатлык Данил Әхмәтшин белән күрешеп, рәсем төшерү процессын карады һәм үзенчәлекле рәсем юнәлеше хакында әңгәмә корды.

— Башкаларның рәсемнәренә карап артык сокланмый идем, барысы да бер шаблон нигезендә эш алып баралар иде төсле. Мин әле бер тематикага, әле икенчесенә кереп үз юнәлешемне эзләдем.

— Ә Шүрәлегә мәхәббәтегез кайчан уянды?

— Элек Чаллының Азатлык мәйданында ел саен Чәчәк бәйрәме уза иде. Чәчәкләрдән төрле әкият геройларын ясыйлар иде. Шүрәле, су аналарыннан башка бер бәйрәм дә узмый иде. Алар анда нинди генә образларда юк иде, хәтта чит ил киноларындагы персонажларга охшата идем кайберләрен. Исемдә, бер елны өч метр озынлыкта булган Шүрәлене ясаганнар иде. Мин ул төрле образларны үземчә күрергә тырыша идем. Шулай илһамланып бу тема белән кызыксынып киттем. Эзләнә башладым, эскизлар ясадым, шулай итеп акрынлап бу күзәтүләр шушындый рәсемнәр төшерергә этәргеч бирде. Аннан соң халык арасында да кызыксыну барлыгын күрдем.

Чаллыда Чәчәк бәйрәме, 2011 ел
Чаллыда Чәчәк бәйрәме, 2011 ел

— Ни сәбәпле традицион юнәлешләрдә иҗат итмәдегез, әйтик, пейзаж, натюрморт, портрет?

— Аудитория арасында стереотиплар бар. Алар, әгәр рәссам икән, димәк табигатьне сурәтли, портрет ясый дип уйлый һәм рәсемнәреңне инде булган рәсемнәр кысаларына салып кабул итә, шул бер күргән агач, елгалар белән артык кызыксынмый да, сокланмый да. Ә бит рәссам, халык күзләрендә ут, кызыксындыра алуын күрергә тели, ә традицион темалар халык күңелен бик җәлеп итми.

— Ә рәсемнәрнең сюжетларын каян уйлап табасыз?

— Барлык сюжетлар үз тормышымнан алынган. Танышларым белән аралашкан вакытта, кайбер детальләргә игътибар бирәм. Шулай итеп, скейтта йөрүче, смартфон тоткан шүрәлеләр килеп чыкты да.

Җәнҗал чыгарган рәсем
Җәнҗал чыгарган рәсем

— Бер-ике ел элек сез ясаган бер рәсем халык арасында гауга уятты. Ул рәсемдә Шүрәле белән Су анасы кочаклашкан рәвешле сурәтләнгән иде. Шул сюжет та үз тормышыгыздан алынганмы?

— Мин бер дә көтмәгәндә килеп чыкты ул җәнҗал. Әйе, ул рәсемне ясаганда мин бер кызга гашыйк идем һәм шул рәвешле Шүрәле белән Су анасын кочаклашкан итеп сурәтләдем. Әкиятләрдә ул персонажлар шәрә бит инде, шуңа күрә бу рәсемдә дә Шүрәле белән Су анасы шәрә килеш. Ул рәсемне ясаганнан соң байтак вакыт узган иде, мәхәббәт тарихларым да үтеп киткән иде инде. Таныш дустым шул рәсемне ошатып сорап алды, тәбрикнамәләргә, футболкаларга бастырып чыгарам диде. Мин ризалаштым. Анан соң ул сурәт интернет буйлап таралды. Кешеләр инде, шәрә килеш кочаклашып торган персонажларны үзенчә аңлап, үз көенә борып гауга чыгарды. Минем өчен ул гап-гади, башка рәсемнәремнән бер нәрсәсе белән аерылып тормый торган рәсем иде. Әмма әйтергә кирәк, шул җәнҗал чыккач, бу тема халык арасында икеле хисләр уята алганын сиздем. Инде күп вакыт узса да, күңелемдә әле дә аптыраш хисе бар.

Данил Әхмәтшин рәсемнәре
Данил Әхмәтшин рәсемнәре

— Иҗатка карата ошый-ошамый дип кенә бәяләүгә ничек карыйсыз? Дөресме алай итеп кенә бәя бирү?

— Кеше иҗатын бәяләү алдыннан уйланырга һәм аңларга тырышырга кирәк, ни сәбәпле рәссам моны шулай сурәтләгән, бу деталь нәрсә аңлата. Кеше, бу рәсем миңа ошамый, дигән очракта да, ә ни өчен ошамый, дип анализларга тиеш. Шул анализдан соң гына, дөрестән дә ошыймы, ошамыймы икәнен аңлап була.

— Яшь рәссам буларак, яшьләргә бу өлкәдә хәзерге вакытта нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

— Мин алай катлаулы проблемнарны барлый алмыйм, чөнки бик тирәнтен белеп бетермим бу өлкәне. Яшьләргә килгәндә, илһам чыганакларын булган әйбердән күрергә өйрәнергә кирәк, шул бер үк шаблонлы рәсемнәрне ясау юлыннан бармыйча. Әйткәнемчә, татар әкиятләрен укып та үз юнәлешеңне табып була, тырышып карау гына кирәк. Ә без илһам чыганагы булырдай шул мәдәни байлыгыбызның кадерен белә белмибез.

Данил Әхмәтшин рәсемнәре
Данил Әхмәтшин рәсемнәре

— Сез ясаган рәсемнәрнең халыкка нинди файдасы бар дип саныйсыз?

— Мин һәрвакыт эзләнүдә, уйлануда. Рәсемнәремне ясаганда да образларны тирән уйланып сурәтлим, һәр детальнең нәрсә күрсәтүен аңларга тырышам. Шул эзләнүләрдә, әлбәттә мәдәният, рәсем сәнгате турында да уйлыйсың. Нәрсә өчен кирәк ул, аның кануннары, халык өчен яхшылыгы нидә? Һәм шундый фикердә тукталдым: минемчә, һәр мәдәни юнәлеш яңартылырга тиеш. Каткан хәлдә калса, ул яши алмый. Бер-берсен кабатлаган рәсемнәр тора бара, кеше күрмичә үтеп китә торган бер фонга әверелә. Шүрәле, Су аналары да бер үк рәвештә ясалса, халык өчен кызыгы калмаячак. Төрле интерпретациядә сурәтләү кирәк, шул вакытта алар яңа сулыш алачак. Кайбер кеше бу дөрес түгел, традицияләрне бозу, дисә дә, минем уйлавымча барыбер бу булырга тиеш, чөнки персонажларым кызыксыну уята.

XS
SM
MD
LG