Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адвокат өчен иң кыены — гаепсез кешене яклау"


Чарада катнашучылар

1 октябрь Русиядә террорчы дип танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Уфа бүлекчәсе саналган төркемнең апелляция утырышлары тәмамлану уңаеннан түгәрәк өстәл узды. "Уфа егермелеге"н яклаган адвокатлар, хокук яклаучылар, тоткыннарның туганнары Мәскәүдәге Сахаров үзәгенә җыелды.

Русия Югары мәхкәмәсенең хәрби хезмәткәрләр эше коллегиясе "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегендә катнашу (террорчы оешмада катнашу, хакимиятне көч белән басып алуга әзерлек — ред.) гаепләве белән хөкем ителгән 20 тоткынга карата хөкем карарын (8 елдан 24 елга кадәр иректән мәүрүм итү) үзгәрешсез калдырды.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Адвокатлар — Светлана Заводцова, Каринна Москаленко, Рөстәм Чернов, Тимур Идалов мәхкәмә барышындагы хилафлыкларны, тикшерүчеләр һәм хөкемдарлар тарафыннан хокук бозу очраклары турында сөйләде.

Каринна Москаленко — халыкара хокук адвокаты, коронавирус аркасында чикләр ябылган чорда ул "Уфа егермелеге" апелляциясе утырышларында видеоконференция аша катнашты. Русиягә кайтуына бер генә көн.

Каринна Москаленко
Каринна Москаленко

"Безнең егетләр белән горурланам, аларның бу эшне ачык утырышларда карауга риза булулары, утырышларда төпле чыгышлар ясаулары өчен рәхмәт" - диде Москаленко. Үзе яклаган сәяси тоткыннарны ул "безнең балаларыбыз" дип атый. "Безнең ихлас тырышлыгыбыз, җентекләп өйрәнүебез, рухи күтәрелешебез әлегә җиңү белән тәмамланмады. Әлегә дип әйтәм, әмма бу җиңү килергә тиеш. Без үзебезнең юридик һәм мораль позицияләребезнең хаклыгына ышанабыз, без бу җиңүне тартып алырга тиешбез. Мине терроризмны аклый дип әйтеп кенә карасыннар! Мин бернинди гаепсез, бернинди дәлилләрсез коточкыч озын мөддәтләргә хөкем ителгән аерым кешеләрне яклыйм!" - диде ул.

Хокук яклаучы Александр Верховский (Русия Федерациясе президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы) ике мәсьәләне хәл итү кирәк дип саный: дәүләтнең "Хизб ут-Тәхрир"гә карата мөнәсәбәтен һәм мондый эшләрдә кулланылучы хокукый нормаларны.

"Террорчы оешма әгъзасы яки оештыручы дип тану өчен билгеләр мәхкәмәләргә билгеле, ә әгъза түгеллеген билгеләү турында мәгълүмат юк. Террорчы оешманың канундагы билгеләмәсе дә төгәл түгел, аны Конституция мәхкәмәсе аша үзгәртергә кирәк", диде ул.

Икенче адвокат Светлана Заводцова үзенең мондый сәяси эштә беренче тапкыр катнашуын әйтте.

Светлана Заводцова
Светлана Заводцова

"21 сентябрь көнне Югары мәхкәмә карарын ишеткәч, без барыбыз да еладык. Ирләрнең күзендә яшь иде. Без бит мәхкәмә безне тыңлый, ишетә дип ышандык, бердәнбер мөһим карарны кабул итәр, гадел хөкем булыр дип уйладык. Без яклаган егетләр бик белемле, акыллы егетләр, чиста күңелле, гаиләләрен кадерләүче, ирек сөюче егетләр. Алар эшләрне җентекләп өйрәнделәр, алар үз эшләрен яттан беләләр иде. Иң соңгы том 375 том иде, күз алдыгызга китерегез, нинди күләм бу! 6 февраль көнне без бу эшкә тотынганда безгә бик аз вакыт бирделәр, икенче утырыш 2 мартка билгеләнде. Вакыт җитәрлек түгел иде. Егетләр видеоэлемтә вакытында безгә кайсы эштә нинди документлар ятуын аңлатты, бу адвокатларга эш белән тизрәк танышырга ярдәм итте. Бик зур хилафлыклар белән кабул ителгән мәхкәмә карарының гамәлдән чыгарылачагына иманыбыз камил иде", ди Заводцова. Ул экспертлар "экстремистик" дип таныган материаллар арасына Коръән сүрәләре эләгүен искә алды.

Адвокат Тимур Идалов кырык битлек мәхкәмә карары нигезендә Коръәндәге сүрә һәм хәдисләрне экстремистик дип тапкан экспертиза нәтиҗәсе ятуын үзе өчен шок дип атады.

Тимур Идалов
Тимур Идалов

"Эксперт үз вәкаләтләреннән читкә чыккан, ул миллионнарча мөселманнарның намусын таптаган, хисләрен рәнҗеткән. Беренчел мәхкәмәләр шушы экспертизага нигезләнгән", — дип аңлатты Идалов. — Шулай да кулларны төшерергә ярамый, алга барырга кирәк. Мәхкәмәләрдәге хокук бозуларны җавапсыз калдырырга ярамый."

Адвокат Рөстәм Чернов ФСБның "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп кулга алынган егерме алты кешедән террорчы ясауда нинди алым куллануын да сөйләде.

"Егерме алты кешенең бишесе аерым төркемгә бүлеп алына, аларга тикшерү белән килешеп, гаепләрен танып, мөддәтләрен киметергә вәгъдә ителә. Калганнарга карата инде шушы гаеп танучы күрсәтмәләр кулланыла. Этаплар арасында калганнарны теге беренче бишлек янына утырту практикасы кулланыла, ә тегеләр террорчы оешмада катнашу гаебен танырга, тикшерү белән килешергә чакыра. Ләкин калганнар кабат ризалашмый. Шуны әйтәсем килә: адвокат өчен иң кыены — гаепсезлеге алдан ук билгеле булган кешене яклау" диде ул.

Түгәрәк өстәлгә Казан, Төмән шәһәрләреннән "Хизб ут-Тәхрир" эше тоткыннарының әти-әниләре, хатыннары килгән. Алар үз вакытында улларының, ирләренең тиешле хокукый ярдәм ала алмавына зарланды.

"Уфа егермелеге" эше безнең өчен күрсәткеч һәм өмет билгесе", диде Казаннан килгән Гөлсинә Вәлиуллина. Ул бүген беренче тапкыр күргән хокук яклаучыларга һәм чит адвокатларга рәхмәт укый: "Теләгем татарча "Көтмәгәндә шатлыкка күмсен" дип яңгырый".

Төмәннән килгән Җәмилә Мөхәммәтова өченче баласын тапкан көнне ирен сак астына алуларын сөйли, сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый. "Аңын югалткан саен аны кабат-кабат ушына китереп, янәдән җәзалый-җәзалый гаебен тануын таләп иткәннәр”, дип дулкынланып сөйли ул.

Лев Пономарев
Лев Пономарев

Нәтиҗәдә, түгәрәк өстәл җыелыш яки киңәшмәгә әйләнә — хокук яклаучы Лев Пономарев белән адвокат Каринна Москаленко башка төбәкләрдән килгән аналарның зарларын язып, аларның эше белән кызыксына башлый, юридик киңәшләр бирә, шул төбәкләрдәге ышанычлы адвокатларны эзли башлый. Ахырда барысы да хокук яклаучылар белән аралашыр өчен төбәкләрдә ата-аналардан бер вәкил сайларга, ата-аналар берлеге лидеры Миләүшә Нурлыгаянова аша хәбәрләшергә дип килешәләр.

Барлык килүчеләрне каршылап торган Миләүшә Нурлыгаянова егерме дүрт елга хөкем ителгән улы Ренат Нурлыгаяновның мөрәҗәгатен укый.

"Безгә хатлар языгыз, безнең яшәү шартларын сорап, без утырган изоляторлар исеменә языгыз. Бу безнең тормышны бераз җиңеләйтер дип ышанабыз. Безгә ярдәм иткән чакта сез бөтен җәмгыятькә ярдәм итәсез, киләчәктә башкалар безнең хәлдә калмасын өчен, дип яза Ренат. Безнең хәлгә кергән, безнең эшләрне күзәтеп барган җәмгыятькә шуны әйтәсем килә — безнең балалар террорчы түгел икәнен аңлагыз, алар урынында теләсә кем була ала" диде Миләүшә Нурлыгаянова.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG