Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшен бәйгеләр игълан итүдән башлый


Комиссиянең эш планына шулай ук республика районнарында вакытлы матбугатка язылу кампаниясен оештыру да кергән.

6 октябрь, сишәмбе көнне Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы узачак.

Утырышта 15 мәсьәләне карарга җыеналар. Аларның күпчелеге теге яки бу өлкәдә конкурслар игълан итүдән гыйбарәт. Аерым алганда, әдәби бәйге, "Үз юлым" республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе, нәфис сүз осталары арасында "TATAR сүзе" бәйгесе, "Татарстан республикасы белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мукшы һәм эрзя) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре" республика конкурсы һәм "Туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мукшы һәм эрзя) белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы" республика конкурсы, "Шаян ТВ" телеканалында "Балачак җыры" бәйгесе һәм "Милли мультfest" республика балалар кинофестивале турында сүз барачак.

“Шаян ТВ” балалар каналында “Балачак җыры” бәйгесе турында ТНВ каналы баш мөдире Илшат Әминов чыгыш ясаячак диелә. Әйтергә кирәк, әлеге бәйге августта узды, һәм аның җиңүчеләре дә игълан ителде.

Моннан тыш, комиссия Википедиядә татар сегментын үстерү, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен мәңгеләштерү, татар милләтенең күренекле шәхесләре портрет-плакатларын әзерләү, интернет челтәрендә татар контенты булдыру һәм республика район үзәкләре һәм зур авыллары урамнарында татар радиолары тапшыруларын ишеттерү мөмкинлекләре булдыру мәсьәләләрен дә карарга җыена.

Комиссия шулай ук республика районнарында вакытлы матбугатка язылу кампаниясен оештыру белән дә шөгыльләнәчәк.

Шул ук вакытта комиссиянең эш планында татар телендә белем алу мөмкинлекләре тудыруга юнәлтелгән бер генә бүлек тә юк.

6 июльдә Татарстан президенты татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзеде. Аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Комиссиягә 35 кеше керде. 15 июльдә аның беренче утырышы узды. Анда комиссия әгъзалары дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләячәкләрен белдерделәр.

XS
SM
MD
LG