Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан башлыгы вазифаларын генерал Меликов башкарачак


Сергей Меликов
Сергей Меликов

Русия президенты Владимир Путин Владимир Васильевны үзенең киңәшчесе итеп билгеләгән.

Дагыстан башлыгы Владимир Васильев вазифасыннан китә. Русия президенты Владимир Путин аның үз теләге белән вазифасыннан китүе турында гаризасын имзалаган. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. Дагыстан җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Сергей Меликов билгеләнә диелә. Васильевны Путин үзенең киңәшчесе итеп куйган.

Сергей Меликов - Ставрополь краеннан сенатор, элек Росгвардия җитәкчесе урынбасары булды, ә аңа кадәр Төньяк Кавказ федераль бүлгесендә президентның вәкаләтле вәкиле иде.

Владимир Васильев Дагыстан белән 2017 елның 3 октябреннән җитәкчелек итте. 2018 елда республика хөкүмәте башлыгы итеп элек Татарстан икътисад министры булган Артем Здунов билгеләнде.

2020 ел мартында Дагыстан вице-премьеры итеп элек Татарстанның икътисад һәм транспорт министрлыкларында эшләгән Инсаф Хәйруллин билгеләнде, ул Дагыстанда төзелеш өлкәсе өчен җавап бирә.

XS
SM
MD
LG