Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда бюджетлары зыян күрәчәк төбәкләр арасында Татарстан да бар


Нефть, металлургия ширкәтләренә салым арту төбәкләрнең керемен 47 миллиард сумга киметәчәк

Нефть һәм металлургия өлкәләрендә салымнар артуы Русиянең кайбер төбәкләре бюджетына акча керүен киметәчәк, дип сөйләгән Известиягә Русия финанс минитсрының беренче урынбасары Леонид Горнин. Иң зур зыян күрәчәк төбәкләр буларак ул Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Татарстан, Коми республикалары, Иркутски өлкәләрен атый. “Ләкин бу төбәкләр нигездә бай субъектлар” дип өсти Горнин.

Үзле нефть чыгаручы һәм металл эшкәртүче ширкәтләргә файдалы казылмаларга салым (НДПИ) ташламасы гамәлдән чыгарыла. Бу төбәкләрнең бюджетларына 47 миллиард сумлык зыян салачак диде минитр урынбасары. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес ширкәтләренә иминият кертемнәре күләмен киметү төбәкләргә 40 миллиард сумны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк ди ул.

Моннан тыш, 2021 елда финанс министрлыгы төбәкләргә 100 миллиард сум күләмендә ярдәм күрсәтергә дә җыена. Кайсы төбәк күпме алачагы киләсе елның беренче ике кварталы нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнәчәк. Төбкәләрнең алынмый калган керемнәре дә исәпкә алыначак.

Октябрьдә Татарстан дәүләт шурасында тәкъдим ителгән бюджет өлгесендә республиканың киләсе елга бюджет кереме 7 млрд сумга азрак булачак диелде. Бу икътисад торышы начараю, нефть салымнары арту белән аңлатылды.

2020 елга республиканың бюджет кытлыгы 3,1 млрд сум күләмендә салынган иде. Ләкин пандемия башлангач ул 36 млрд сумга җитте. Дәүләт шурасы матбугат хезмәте белдергәнчә, 2021 елда 2,9 млрд сум тәшкил итәчәк бюджет кытлыгын Татарстанның үзенә ябарга туры киләчәк. Чыгымны Русия финанс министрлыгы үз карамагына алмый, диелә.

Русия хөкүмәте коронавирус кризисы аркасында килеп туган бюджет кытлыгын эре ширкәтләргә салым арттыру хисабына капларга тели. Шул рәвешле Мәскәү 300 миллиард сумга кадәр керем алырга җыена. Салымнар арттыру аркасында Татнефть кына да 40 миллиард сум югалтачак дип бәяләнә.

XS
SM
MD
LG