Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елда Татарстан бюджет кытлыгы 2,9 млрд сум булачак


Бюджет кереме 7 млрд сумга азрак булачак дип фаразлана. Дәүләт шурасы моны икътисадның төшүе, нефть салымын югалту белән аңлата.

Татарстан Дәүләт шурасына республика бюджеты өлгесе тәкъдим ителде. Анда республика кеременең кытлыгы 2,9 млрд сум дип карала. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Татарстан бюджеты үзгәрешләр кичерәчәк дип саный.

“Быел коронавирус сәбәпле икътисади күрсәткечләр төште: нефть бәясе төште, рубль көчсезләнде. Якын киләчәктә безгә бу югалтуларны кайтарырга кирәк булачак. Федераль һәм республика бюджетының киләсе өч еллыгында бу исәпкә алынган. Быел федераль канун нигезендә салым сәясәтенә үзгәрешләр кертелде. Сүз нефть тармагы, физик затлар кеременә салым турында бара. Бу үзгәрешләр республика бюджетына тәэсир итәчәк. Аларның барысы да исәпкә алыначак”, ди Якунин.

Татарстан бюджетының төп күрсәткечләре әлегә әйтелми. Сентябрь башында хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин 2021 елда республиканың берләштерелгән бюджеты кереме 271,9 млрд сум, чыгымы – 274,8 млрд сум күләмендә салыначак дип белдергән иде. Бу узган елгы күрсәткечтән 7 млрд сумга азрак дигән сүз.

Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетының хәлен 1990нчы еллардагы кризис белән чагыштырган иде. "Киләсе ел җиңел булмаячак. Шундук кисәтеп куясым килә ТАССРның 100 еллыгындагы кебек эшләрне башкарырга мөмкинлекләр булмаячак. Бар да яхшы барса, безгә ике ел вакыт кирәк. Нефть тармагына салым арттыру мәсьәләсе дә бар. Бу бик киеренке эш булачак", диде ул.

2020 елга бюджет кытлыгы 3,1 млрд сум күләмендә салынган иде. Ләкин пандемия башлангач ул 36 млрд сумга җитте. Дәүләт шурасы матбугат хезмәте белдергәнчә, 2021 елда 2,9 млрд сум тәшкил итәчәк бюджет кытлыгын Татарстанның үзенә ябарга туры киләчәк. Чыгымны Русия финанс министрлыгы үз карамагына алмый, диелә.

XS
SM
MD
LG