Accessibility links

Кайнар хәбәр

Москалькова Кырымда кеше хокуклары саклана дип саный


Татьяна Москалькова
Татьяна Москалькова

Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова Кырымда милләтара татулык хөкем сөрә дип белдерде. Моңа кадәр БМО ярымутрауда кеше хокуклары бозылу турында хисап чыгарган иде.

Русия кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова аннексияләнгән Кырым һәм Акъяр омбудсменнары, Русия контролендәге Кырым мөфтияте, Кырым хөкүмәте вәкилләре белән онлайн очрашу уздырган. Очрашу нәтиҗәләренә нигезләнеп ул Кырымда “милләтләр арасында татулык” хөкем сөрә дигән нәтиҗә ясады.

“Төбәктә хокук яклауга кагылышлы сорауларны карадык, шул исәптән кырымтатарлар хокукларын гарантияләүгә дә игътибар юнәлттек. Сөйләшү вакытында соңгы елларда ярымутрау кешеләре тормышын яхшырту өчен искиткеч зур эш башкарылган дип билгеләп үтелде” дип язган Москалькова Instagram сәхифәсендә.

Аның сүзләренчә, Кырымда фатирга чират торучы гаиләләрнең торак шартлары яхшыра, халыкка социаль гарантияләр арта.

“Кырым республикасы – милләтара татулык территориясе” төбәк дәүләт програмы уңышлы рәвештә тормышка ашырыла” дигән Москалькова.

Элегрәк БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш Кырымда һәм Акъярда кеше хокуклары торышы турында өченче хисапны чыгарган иде.

Хисапта Кырым кешеләренең хокуклары бозылуы очраклары санап кителә. Аерым алганда, Русия ФСБ һәм башка хокук саклау оешмаларының кешеләрне газаплавы, рәхимсез мөнәсәбәте, бу гамәлләрне кылучыларның җавапка тартылмавы әйтелә. 43 кеше көч куллану нәтиҗәсендә юкка чыккан, әмма моңа катнашы булган затлар җавапка тартылмаган диелә.

Моннан тыш, хисапта җинаять эшләре нигезендә гаепләнүчеләргә түләүсез хокукый ярдәмнең файдасыз булуы да әйтелә. Сак астында тотылу шартлары начар, табиб ярдәме чикле диелә. Ярымутрауда журналистларның һөнәри эшчәнлегенә тыкшыну барлыгы, җирле хакимиятнең Кырымда тыныч җыелулар хокукына тыкшынуы, кырымтатарларның йортларын канунсыз җимерү, Кырымнан мәҗбүриләп күчерү, сөреп чыгару, Кырымга Русиядән ватандашлар күчендерү кебек гамәлләр булуы да әйтелә БМО хисабында.

Июль башында БМОның кеше хокуклары Югары комиссары да Кырымда кеше хокуклары турында хисап бирде. Ул ярымутрауда газаплаулар куллану дәвам итә, сүз иреген кысу бара диде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кырымда кеше хокуклары бозылу турында сүзләр – уйдырма дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG