Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда авыл җирләрен хөкүмәткә тапшыручы канун йомшартыла


Башкортстанда Бик Карамалы авылы
Башкортстанда Бик Карамалы авылы

Башкортстан корылтаенда икенче укылышта каралыр алдыннан канунга төзәтмәләр кертелгән. Беренче өлгегә халык кискен каршы чыккан иде.

Башкортстан корылтае республиканың җир турындагы канунын икенче укылышта карарга җыена. Канунга үзгәрешләрнең беренче өлгесе халыкта кискен ризасызлык тудырган иде. Бу үзгәрешләргә ярашлы, хөкүмәтнеке дә, муниципаль берәмлекләрнеке дә булмаган җирләр Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагына күчә. Халык авыл һәм район җирләрен хөкүмәт үзе теләгәнчә кулланыр, кешеләр фикере исәпкә алынмас дип борчылды.

Бу ризасызлыкны исәпкә алып, икенче укылышка канунга тагын берничә үзгәреш кертелгән дип яза Башинформ.

Яңа вариантта муниципалитетларның муниципаль контроль хокукы сакланачак диелә.

Җир министрлыкка күчә, әмма аны кемгәдер файдалануга тапшырганда муниципалитет фикере исәпкә алыначак диелә. Шул җирдә яшәүчеләр ризалыгы булмаса, карар кабул ителмәячәк дип аңлатыла.

Канунның гамәлдә булу вакыты да чикләнгән – ул биш елга кабул ителә. Бу вакыт эчендә канун сыналырга тиеш, җир кишәрлекләрен алу кешеләр өчен тизрәк һәм уңайлырак була башласа, канунны озайтырга була диелә.

Башкортстанның “Җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” канунына үзгәрешләргә каршы Уфада халык җыены узган иде. Җыенда катнашучылар “җир безнеке булып калырга тиеш” дип белдерде. Телеграм-каналлар 12 мең имза җыелып, Корылтайга тапшырылды дип язды.

Җир белән идарә итүне муниципалитетлардан алып, республика хакимият оешмаларына тапшыручы төзәтмәләрне Корылтай 17 сентябрьдә беренче укылышта хуплады. 68 депутат төзәтмәләрне яклап тавыш бирде, 14 депутат моңа каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG