Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халыклары телләрендә мультфильмнар һәм санак уеннарына грантлар биреләчәк


Смартфоннарда башкорт теле өйрәнү өчен әсбаб. Татарстанның "Теория" оешмасы җитештергән
Смартфоннарда башкорт теле өйрәнү өчен әсбаб. Татарстанның "Теория" оешмасы җитештергән

Башкортстан җитәкчесенең төбәктәге телләргә ярдәм грантларына бәйге башлана.

Башкорстанда республикада яшәүче халыкларның телләренә ярдәм йөзеннән кертелгән грантлар програмы кысаларында конкурс башлана. Быел грантларның гомуми күләме 50 миллион сум булачак. Грантлар програмы Башкортстан җитәкчесе каршында булдырылган, конкурска килгән эшләрне җыю һәм бәяләү белән республиканың Ватандашлык җәмгыятенә булышлык күрсәтү фонды шөгыльләнә.

Фонд җитәкчесе Люция Юлыева соңгы елларда телләрне дигитал яссылыкта куллану проектлары артуын әйтә.

"Һәр конкурс саен проектлар билгеле бер аудиториягә юнәлтелгән була бара. Туган телне өйрәнүнең яңа форматлары тәкъдим ителә. 2020 елдагы бәйгедә телне дигиталлаштыру, балалар өчен тел мохиты тудыру, туган телләргә ярдәмгә яңа мәдәни, белем бирү һәм фәнни технологияләр тренд булды. Быел без туган телләрне милли анимация студияләре үсеше аша алга этәрү, милли телләрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен санак уеннары булдыру, яшьләр һәм яшүсмерләр өчен милли контентлы социаль челтәрләр ясау проектлары көтәбез. Халыкның мәдәниятен ачып сала торган туристик проектлар турында аерым әйтергә кирәк" дип сөйләгән Юлыева, аның сүзләрен Башинформ китерә.

Бу грантларга сату белән шөгыльләнмәүче оешмалар, шулай ук дәүләти һәм муниципаль бюджет оешмалары дәгъва итә ала. Башкорт телен башка төбәкләрдә пропагандалаучы оешмалар да проектларын тәкъдим итәргә хокуклы. Конкурска Башкортстанның дәүләт телләре – рус һәм башкорт телләре, һәм республикада яшәүче бүтән халыклар телләрен саклау, үстерү, популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар кабул ителә.

2019 елда Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү өчен республика башлыгы грантларын бүлү җәнҗаллы булды. Республикада сан ягыннан икенче урында булган татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә сукыр бер тиен дә бүленмичә, 74.5 миллион сумнан артык күләмдәге грантның абсолют күпчелеге (98 процент) башкорт милли оешмаларына, башкорт мәдәниятен, телен үстерүгә бирелде.

2020 елда да 50 меңлек грантлар арасыннан иң зурысы - 2 996 мең сумлыгы - "Яңарыш" башкорт халкына ярдәм фондының "Башкорт теле елы 2020" проектына бирелде. Грантларның күпчелеге узган елдагыча башкорт теленә һәм башкорт үзаңына ярдәм итүче проектларга өләшенде.

XS
SM
MD
LG