Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп һәм Байден кара-каршы бәхәс урынына сайлаучылар белән очрашты


Дональд Трамп һәм Джо Байден
Дональд Трамп һәм Джо Байден

Ике намзәт сайлаучылар сорауларына җавап бирде. Бу очрашулар бер үк вакытта аерым каналларда туры эфирда күрсәтелде.

АКШ президент сайлауларында намзәтләр Дональд Трамп һәм Джо Байден дебатлар урынына сайлаучылар белән очрашу уздырды. Очрашулар бер үк вакытта үтте. Трамп Филадельфиядә, Байден Майамида очрашты, бу чаралар ABC һәм NBC каналларында туры эфирда күрсәтелде.

Дональд Трамп күптән түгел коронавирус белән авырып алганга, оештыручылар намзәтләрнең бу очрашуын интернет аша уздырырга тәкъдим иткән иде. Ләкин Трамп ризалашмады.

Очрашу вакытында сайлаучылар Трамптан аның коронавирус йоктыруы турында сорадылар. Шулай ук салымнар, сәламәтлек саклау, медицина иминияте, Югары мәхкәмә хөкемдарын сайлау турында сораулар булды.

Трамп 3 ноябрьдә сайлауларда җиңелгән очракта хакимиятне тыныч юл белән тапшырачагын әйтте. Ләкин шулай да җиңүгә өметләнгәнен белдерде.
Демократлар фиркасе намзәте Трампның коронавирус пандемиясенә каршы гамәлләрен тәнкыйтьләде.

3 ноябрьгә кадәр Югары мәхкәмә хөкемдары итеп Трамп тәкъдим иткән Эми Кони Барретт расланса, Байден Югары мәхкәмәдә идеология тигезлеген тәэмин итү өчен хөкемдарлар санын арттыру ихтимал диде.

Байден АКШның уңышсыз тышкы сәясәтендә Трампны гаепләде. Иран хәзер атом-төш коралы булдыру максатына элеккедән дә якынрак тора, “Төньяк Кореяның бомба һәм ракеталары тагын да күбрәк, “безнең НАТО партнерларыбыз безгә ышана алмауларын ачыктан-ачык әйтә, Ерак Көнчыгышта һәм Тын океанның көнбатышында да без изоляциядә” диде Байден.

Трамп һәм Байден сайлау алдынан өч тапкыр очрашачак. Беренче дебатлар сайлаучыларда ризасызлык тудырды. Экспертлар намзәтләрнең бәхәс урынына аны кычкырышка әйләндереп калдырды диде. Киләсе очрашу 22 октябрьгә билгеләнгән.

Reuters/Ipsos уздырган сораштырулар күрсәткәнчә, сайлаучылар хуплавы ягыннан ил күләмендә Байден алда бара. Ләкин “икеләнүче” штатларда аерма алай ук сизелерлек түгел дип хәбәр итә “Америка тавышы”.

XS
SM
MD
LG