Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә прокуратураның Хәтер көненә каршы шикаятен кире какты


Вахитов районы мәхкәмәсе Казан мэриясенең Хәтер көнен тыю карарын гамәлдән чыгаргач, прокуратура аны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

16 октябрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Казан прокуратурасының Хәтер көненә каршы шикаятен кире какты. Атнакич Вахитов районы мәхкәмәсе Казан мэриясенең Хәтер көнен тыю карарын гамәлдән чыгаргач, прокуратура моны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

Хөтер көнен уздыру турында белдерү хаты тапшыручы Бөтентатар иҗтимагый үзәге активисты Фәрит Зәкиев Азатлыкка сөйләвенчә, утырышта катнашкан прокурор бу митингны уздыру экстремизм турында канун бозуга китерергә мөмкин дип белдергән. 2019 елгы Хәтер көнендә берничә активистка штрафлар салынуын искә төшереп узган.

"Әмма хөкемдар безнең дәлилләргә колак салды. Бу безнең милли традициябез, әлеге чараны 32нче тапкыр уздырырга җыенабыз, моны бозарга ярамый дидек", дип сөйләде Зәкиев.

Адвокат Алексей Златкин Азатлыкка "бер яктан мәхкәмә безнең яклы булды, ләкин прокуратураның шундый каршы кампания алып баруы шаккатырды" дип сөйләде. Казан прокуроры бу митингны уздырмас өчен ниләр генә эшләмәде, без әлегә җиңдек, ләкин аның киләсе адымнарын белеп булмый, дип шикләнә адвокат. Прокуратура мондый милли чараларны бөтенләй кысарга теләве күренә, диде Златкин.

  • 15 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең Казан башкарма комитетының 18 октябрьдә Хәтер көнен уздыру рөхсәтен кире алуына карата биргән шикаятен канәгатьләндерде.
  • 9 октябрьдә Казан мэриясе ТИҮгә Хәтер көнен 18 октябрьдә Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иткән иде.
  • 10 октябрьдә Казан мэриясе Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды. Бу прокуратура таләбе белән аңлатылды.
  • Бу атнада Казанда полиция һәм прокуратура татар активистларына Хәтер көне уңаеннан кисәтүләр тапшырды.
  • Хәтер көнен 18 октябрь Казанның Тинчурин паркында уздыру ниятләнә.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG