Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад начараю сәбәпле Русиядә интернет кыйбатланачак 


Яровая кануны, дәүләтнең кайбер сайтларга керүне бушлай итү таләбе дә операторлар кесәсенә сугачак.

Русиядә интернет 2021 елда ким дигәндә 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу рубльнең башка валюталарга караганда очсызлануы, дәүләтнең интернет өлкәсендә контроле көчәю аркасында булачак. Бу турыда TelecomDaily элемтә операторлары арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә әйтелә.

Сораштыруда илдәге иң зур челтәрләр вәкилләре катнашкан. Аларның 86 проценты интернет өчен түләү артачагын әйткән. Өчтән икесе бәяләр 10 процентка, һәр унынчы респондент бәяләр 20 проценттан да артыграк күләмдә кыйммәтләнер дип саный. Ун процентлык бәя күтәрелүгә узган елда 62 процент респондент әзер булса, быел андыйлар 74 процент тәшкил иткән.

Бәяләр күтәрелү сәбәпләрен атап, сораштыруда катнашкан ширкәтләрнең 70 проценты халыкның акча түләү мөмкинлекләре кискен түбәнәюен, гомумән икътисад торышының начараюын әйткән. 56 проценты рубльнең кискен очсызлануын белдергән. 30 проценты элемтә операторлары дәүләтнең төрле програмнары, кануннарын үтәү өчен күп чыгымнар тотуын билгеләп үткән. Мисал өчен, Яровая кануны кулланучыларның мәгълүматын саклауны таләп итә, бик зур күләмдәге мәгълүматны саклау кыйммәткә төшә. Шулай ук дәүләтнең кайбер сайтларга керүне бушлай итү таләбе дә операторлар кесәсенә суга диелә.

XS
SM
MD
LG