Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа технологияләр 2025 елга 85 млн эш урынын югалтуга китерәчәк


Мәскәү янында Mercedes Benz корылмасында
Мәскәү янында Mercedes Benz корылмасында

Коронавирус кризисы ширкәтләрнең эш процессларын дигиталлаштыру һәм хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерү теләген көчәйткән.

Киләсе биш елда дөньяның үсеш алган һәм үсеп килүче 26 илендә 85 миллион эш урыны юкка чыгачак. Моңа яңа технологияләр кертү, бизнеста автоматлаштыру куллану сәбәп булачак. Бу турыда Дөнья икътисад форумының The Future of Jobs 2020 хисабында әйтелә.

Шул ук вакытта 97 миллион яңа эш урыны да барлыкка килергә мөмкин диелә. Бу вазифаларда кешеләр, машиналар һәм алгоритмнар арасында рольләрнең яңача бүленеше исәпкә алыначак диелә.

Хисап өчен экспертлар икътисадның унбиш тармагында 300 эре ширкәт җитәкчеләре арасында сораштыру уздырган. Бу ширкәтләрдә сигез миллион чамасы кеше эшли.

Дөнья икътисад форумының идарәче мөдире Саадия Захиди коронавирус пандемиясенең эш урыннары кимүенә китерүен әйткән. Аның сүзләренчә, моңа автоматлаштыру үсүе дә тәэсир итә. “Болар эш базарында тигезсезлекне арттырды, 2007-2008 еллар кризисыннан соң үсә башлаган мәшгульлекне тагын юк дәрәҗәсенә калдырды” дигән Захиди.

Сораштыру күрсәткәнчә, ширкәтләрнең 84 процентында эш процессларын дигиталлаштыру ниятләнә. Шул исәптән, читтән торып эшләүләрне арттыру да күздә тотыла. Читтән торып эшләүче хезмәткәрләр өлеше 44 процентка җитәргә мөмкин. Сораштырылганнарның 78 проценты бу җитештерү дәрәҗәсенә начар тәэсир итәр дип уйлый.

Ширкәтләрнең яртысы бизнес-процессларны автоматлаштырырга җыенганнарын әйткән.

Русиядә ширкәтләрнең 80 проценты дигиталлаштыру, 47 проценты – автоматлаштыру турында планнар кора. Бу күрсәткечләр нисбәтеннән Русия дөнья илләреннән арттарак бара.

43 процент яңа технологияләр куллану аркасында хезмәткәрләр санын киметергә җыена. 41 процент аерым функцияләр өчен чит ширкәтләрне ялларга уйлый, 34 процент яңа технологияләр кертү аркасында хезмәткәрләрен арттырмакчы була.

2025 елда ширкәтләрдә кешеләр һәм машиналар арасында эш тигез бүленәчәк диелә хисапта.

Яңа эш урыннары матурлык, сәламәтлек өлкәләрендә, кеше тормышына хезмәт күрсәтүне дигиталлаштыру, шул исәптән ясалма интеллект, контент булдыру һәм башка өлкәләрдә барлыкка киләчәк диелә.

Киләсе биш елда эш урыннарын саклап калачак хезмәткәрләрнең 50 проценттан артыгына һөнәргә яңадан әзерлек үтү таләп ителер дип саный хисап авторлары.

Июньдә Русия икътисад министрлыгы китергән саннарга караганда, коронавирус карантины чорында Русиядә 680 мең кешене эшеннән кыскартканнар.

2020 елда Русиядә эшсезләр саны моңарчы күрелмәгәнчә артты. Августта ул 6,4 процент иде, һәм 2012 елдан соң беренче тапкыр шулай күтәрелде. Сентябрьдә эшесезлек 6,3 процент тәшкил итте. Хәзер илдә 4,77 млн кеше эшсез буларак рәсми теркәлгән.

XS
SM
MD
LG