Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ клиникасында covid-һоспиталь ачыла


Татарстанда узган тәүлектә 48 кешедә коронавирус расланган, бу соңгы дүрт айда иң зур күрсәткеч.

Казан федераль университетының Шмидт урамында урнашкан клиникасында вакытлы covid-һоспиталь эшләячәк. Хәзерге вакытта клиниканы коронавируслы авыруларны кабул итү өчен җиһазлау тәмамланган. Бу турыда университет җитәкчелеге киңәшмәсендә әйтелгән.

"Бүгенге көнгә бина коронавирус инфекциясе булуы шикләнелгән пациентларны кабул итү өчен тулысынча җиһазланган. Кызганычка каршы, авыру очраклары арта, без хезмәткәрләребез һәм гомумән казаннарны кайгыртырга әзер булырга тиеш" ди КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Октябрь башында Казанда элек ябылган ике вакытлы covid-һоспиталь кире ачылды. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков моны "йогышлы чирләр хастаханәсен бераз бушатырга карар кылдык" дип аңлатты. РКБда һәм 12нче хастаханәдә вакытлы covid-бүлекләр ачылды. Шулай итеп, Казанда коронавируслы авыруларны кабул итүче барлыгы җиде хастаханә эшли иде.

Моннан тыш, Чаллының 5нче хастаханәсендә 300 урынлык яңа covid -һоспиталь ачылды. Кайбычта да вакытлы covid-һоспиталь оештырылуы билгеле булды.

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы 48 кешегә куелган. Шулай итеп, рәсми күрсәткеч дүрт ай элек булган дәрәҗәгә менде. Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына күрә, пандемия чорында республикада 7 991 кеше вирус йоктырган, 6 848 кеше савыккан, 105 кеше үлгән.

Башкортстанда коронавирус эләктерүчеләр саны 10 меңнән артып китте. Узган тәүлектә тагын 73 кешедә вирус рәсман теркәлгән. Моннан тыш, узган тәүлектә 232 кешегә пневмония диагнозы куелган. 48 кешенең коронавирустан үлүе рәсми статистикага кертелде.

Рәсми саннар. 22 октябрь 10:40

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 10 015 (+73) 9 062 (+167) 48 (+0)
Татарстан7 991 (+48) 6 848 (+45) 104 (+0)
Русия1 463 306 (+15 971) 1 107 988 (+11 428) 25 242 (+290)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG