Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру корылмасына каршы пикет үтте


Пикетка чыгучылар

Пикетка 15 кеше чыкты.

31 октябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында Казанның Осиново бистәсе янында төзеләчәк чүп яндыру корылмасына каршы ризасызлык белдереп пикет узды. Чараны Татарстанның атомга каршы оешмасы оештырды.

Оешма җитәкчесе Альберт Гарапов әйтүенчә, алар инде дүрт елдан бирле Осиново бистәсе янында төзеләчәк чүп яндыру корылмасына каршы көрәш алып бара.

"Күп санда конференцияләр, җыелышлар, экологик экспертизалар уздырдык. Галимнәр дә бу корылманың кешелеккә зыянлы булуын җиткерде. Чүпне яндыру технологиясеннән ваз кичергә кирәк дигән нәтиҗә чыгардык", диде ул.


Гарапов сүзләренчә, чүп яныру корылмасы төзелешенең зыянлы булуы ачыклануына карамастан Татарстан хакимияте һаман да бу корылманы төзүдән баш тартмый.

"Бу корылманы төзү өчен бик көчле лобби эшчәнлек алып бара, зур акчалар тоту планлаштырыла. Корылманың төзелеше өчен генә дә 30 миллиард сум акча тотылачак", диде ул.

Гарапов иң беренче чиратта халыкка бу төзелеш турында күбрәк мәгълүмат җиткерергә кирәк дип саный һәм пикетларны шул сәбәпле уздыруларын әйтә.

"Халык бу корылманың нинди зур афәт китерергә мөмкинлеген әле аңламый. Чүп яндыру корылмасын төзүне Казан белән генә чикләп калмаячаклар, Чаллы, Әлмәт, Түбән Каманы да шушындый корылмалар белән тутырачаклар.

Без Татарстан һәм Башкортстан республикалары болай да Русиядә диоксин белән агулану ягыннан беренче урыннарда торабыз.

Без чүпләр, калдыкларны энергия ресурслары дип бәялибез. Бу ресурсларны яндырырга түгел яңадан эшкәртергә кирәк. Чөнки чүпне яндыргач башта атмосфера пычраначак аннан чүп яндырудан соң бүленеп чыккан төрле диоксиннар туфракка утырачак һәм туфрак аша безнең организмнарны агулаячак. Халык менә шушы куркынычны аңласын иде. Диоксиннан беркем дә котылып кала алмаячак", дип белдерде Гарапов.

15ләп кеше катнашкан пикетта "Чүп яндыру корылмасы=казаннар өчен генодцид", "Татарстан хөкүмәте, супертоксиннарны даими контрольгә алуны таләп итәбез", "Казанда чүп яндыру корылмасы төзелмәсен, чүпләр аерып җыелсын", дигән шигарләр күтәрелде.

Шулай ук пикетка чыгучылар атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны күзәтү өчен иҗтимагый челтәр булдыруны тәкъдим итте.

Бер атна элек Русия дәүләт үсеш корпорациясе Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасы төзелешенә кредитның беренче өлешен бирде. Кредит күләме 2,5 миллиард сумга кадәр тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG