Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дракула (Брэм Стокер) – өзек (отрывок)


А на этой неделе мы читаем отрывок из известного романа Брэма Стокера – Дракула. Этот роман положил начало всем мифам и сказкам про вампиров. Мы перевели отрывок простым языком, записали аудио, добавили перевод ключевых фраз и тест. Приятного чтения!

Дракула (Брэм Стокер) – өзек
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:48 0:00
йөкләү

Мина Мюррейның көндәлеге

11 август.
Төнге сәгат
ь өч.

Йоклый алмыйм. Язам. Безнең белән ниндидер гаҗәеп хәл булды. Төнлә мин кинәт уяндым. Куркып уяндым. Люси караватында юк иде.

Кунак бүлмәсе дә буш иде. Люси өйдә юк. Мин урамга чыктым. Ай яктысында ак гәүдә күренде. Аның янында ниндидер кара шәүлә тора иде кебек. Мин:

– Люси, Люси! – дип кычкырдым. Кара шәүлә башын күтәрде. Аның йөзе ак, күзләре ялтырый иделәр. Мин тизрәк йөгердем. Кара шәүлә инде юк иде.

Люси йоклый иде. Авызы ачык. Әмма ул бик авыр сулый иде. Ул, үзе дә аңламыйча, муенын каплаган яканы ертты. Мин аны шәлгә төрдем һәм энә белән каптырдым. Ялгыш муенын яралаганмын бугай. Люси һаман муенын тота һәм авыр сулый иде. Мин аны көчкә уяттым. Ул миннән булган хәлне беркемгә сөйләмәскә дигән сүз алды.

Шул ук көн.

Барысы да яхшы. Энә белән муенын каты яралаганмын. Хәтта ике тишек тә ясаганмын. Күлмәгендә кан тамчысы да бар иде. Ярый әле мондый яралардан эз калмый. Люси да мине ачуланмады..

12 август.

Люси да бу урыннарны яратты бугай. Аны өйгә кертүе авыр иде. Бүген ул бик сәер сүзләр әйтте. Мин аны аңламадым.

– Тагын аның кызыл күзләре. Алар гел шундыйлар, – диде ул

Люси Вестерн калдырган меморандум

17 сентябрь.

Төн. Бу төндә түбәндәге хәлләр булды. Көчсезлектән үләм. Язырга да көчем юк. Әмма мин боларны язырга тиеш.

Мине тәрәзәгә канатлар бәрелгән тавыш уятты. Башка йоклый алмадым. Ишекне ачтым. Беркем дә юк иде. Әнине уятырга курыктым һәм ишекне янә яптым. Аннары куаклар арасында эт улавына охшаган тавыш ишеттем. Тәрәзә янына килдем. Урамда ярканат кына оча иде. Мин яттым. Тиздән бүлмәгә әни керде. Ул минем сәламәтлегемне сорарга кергән.

Без бергә яттык. Тагын тәрәзәгә канат каккан тавышлар ишетелде. Бераздан куакларда тагын эт улавы ишетелде. Аннары тәрәзә ватылды һәм идәнгә пыяла коелды. Тәрәзәдә зур бүре башы күренде. Аннары нәрсә булганын аңламадым. Әни һәм мин егылдык. Күпмедер вакыт мин аңсыз яттым.

Ниһаять, аңыма килдем. Өстемдә әниемнең үле гәүдәсе ята иде. Хезмәтче кызлар үзләрен начар хис иттеләр. Мин аларны ашханәгә җибәрдем. Алар озак килмәделәр, шуңа мин карарга бардым. Күргәннәрем мине тетрәндерде. Дүрт кыз да идәндә яталар, авыр сулыйлар иде. Графинга опием салынган. Аларны кемдер йоклаткан иде. Мин үлем белән икәүдән-икәү калдым. Бүлмәгә дә керә алмыйм. Анда кабат бүре улаганы ишетелә.

Нишләргә миңа? Аллаһ үзе коткарсын мине! Әнием үлде. Миңа да вакыттыр. Сау бул, кадерле Артур! Барыгызны да Аллаһ сакласын!

Слова и выражения

  • ай яктысында ак гәүдә күренде – в свете луны виднелась фигура
  • кара шәүлә тора – стоит чёрная тень
  • күзләре ялтырый – глаза блестят
  • авыр сулый – тяжело дышит
  • муенын каплаган яканы ертты – порвала закрывавший шею воротник
  • шәлгә төрдем – накрыла шалью
  • энә белән каптырдым – прикрепил иголкой
  • беркемгә сөйләмәскә дигән сүз алды – взяла слово никому не рассказывать
  • каты яралаганмын – сильно ранила
  • кан тамчысы – капля крови
  • көчсезлектән үләм – умираю от бессилия
  • канатлар бәрелгән тавыш – звук ударов крыльев
  • ярканат – летучая мышь
  • пыяла коелды – посыпалось стекло
  • аңсыз яттым – лежала без сознания
  • аңыма килдем – пришла в себя
  • үле гәүдәсе – мёртвое тело
  • хезмәтче кызлар – девушки-служанки
  • тетрәндерде – потрясло
  • икәүдән-икәү калдым – остался один на один
  • бүре улаганы – как выл волк

Доктор Сьюард көндәлеге

18 сентябрь.

Мин Хиллингэмга иртә килдем. Люси һәм әнисен уятырга теләмәдем. Шуңа әкрен генә шакыдым. Җавап булмады. Башта мин хезмәтче кызны ялкаулыгы өчен әрләдем. Аннары мине курку хисе басты.

Кинәт тиз чапкан ат тавышы ишетелде. Мин Ван Хелзинкны күрдем.

– Бу сезме? – дип кычкырды ул. Тавышында курку бар иде. – Соңга калганбыздыр дип уйлыйм. Безгә тизрәк керергә кирәк.

Без тәрәзәне ватып ачтык. Ашханәдә идәндә дүрт хезмәтче кыз ята иде. Алар исән иделәр. Авыр сулыш һәм әче тавыш нәрсә булганын аңлата иде.

Аннары без Люси бүлмәсенә кердек.

Күргәнебезне ничек тасвирлыйм?! Урын җирендә ике хатын ята иде. Люси һәм аның әнисе.

Люсиның муенында ике кечкенә яра бар иде. Профессор аның янына килде һәм кинәт:

– Әле соң түгел! Тизрәк, тизрәк! Аракы алып килегез! – дип кычкырды.

Мин аракы китердем. Люсиның аяк-кулларын ышкыдык. Тәне бераз җылынды. Әмма аңына һаман килмәде. Без аны урынга яткырдык.

Ван Хелзинк миңа кәгазьләр алып килде.

– Бу Люсиның муеныннан төште, – диде ул. Мин укыдым.

– Нәрсә аңлата бу? Люси элек акылсыз булганмы, әллә хәзер акылдан язганмы? Әллә ул язганнар дөресме?

Кич яныма мистер Квинси килде.

Күптән түгел минем атымны үтерделәр. Аның каны агып беткән иде.

– Кая киткән соң аның каны?

– Белмим. Кешеләр ярканатлар эчә дип сөйлиләр...

Барысы да буталды. Без берни дә аңламадык.

Шөкер, кич Люси аңына килде..

Доктор Стюардның көндәлеге

20 сентябрь.

Бүген Люси янында мин калдым. Артур да Ван Хелзинк белән китте. Профессор бүлмәдә сарымсак чәчәкләре элде. Муенына да элде. Тәрәзәдәге тишек тә сарымсак чәчәкләре белән капланды.

Мин Люсины ашатырга тырыштым. Әмма ул теләмәде. Һаман да хәлсез иде.

Алтыда Ван Хелсинк килде. Биш минут ул Люсига карап торды. Аннары:

– Ул үлә. Артурны уятыгыз. Хушлашсын.

Артур Люсиның кулларыннан һәм маңгаеннан үпте. Алар шулай хушлаштылар.

Слова и выражения

  • ватып ачтык – выломали
  • Күргәнебезне ничек тасвирлыйм?! – Как описать увиденное?!
  • аракы – водка
  • аяк-кулларын ышкыдык – растёрли ноги и руки
  • акылдан язганмы – сошла с ума
  • ярканатлар эчә – пьют летучие мыши
  • сарымсак чәчәкләре элде – развесил цветы чеснока

*****

Ну и как вам текст? Если вам понравилось, советуем почитать также эти тексты:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Дракула

Тест: Дракула

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG