Төркиянең Измир төбәгендә 30 октябрьдәге җир тетрәү 79 кешенең гомерен өзгән. Бу санны Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итте. 962 кеше яраланган.
“Җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 79 кешегә кадәр артты. Хастаханәләрдә 219 кеше дәвалана, барлыгы 962 кеше зыян күрде” дип китерде идарәнең бу мәгълүматын NTV телеканалы.
Эгей диңгезендә җир тетрәү булганнан соң, Төркиянең Измир шәһәрендә егермедән артык йорт ишелеп төште. Зилзиләдән су ташкыны күтәрелеп, Сәфәрехисар шәһәрендә урамнарны су басты.
Моннан тыш, Грециядә дә җир тирбәлүләр булып, ике кеше үлде, 20 кеше яраланды.
Төркиядә яшәүче татарлар Азатлыкка “Измирда җир тетрәү еш була, әмма болай курыкканыбыз юк иде” дип сөйләде. Җир тетрәү кабатлану ихтималы сәбәпле күп кенә кешеләр төннәрен өйләрендә йокламыйча, урамда, машинада уздырды.