Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тәре йөреше коронавирус сәбәпле уздырылмаячак


Тәре йөреше, 2019 елның 4 ноябре.
Тәре йөреше, 2019 елның 4 ноябре.

Татарстан православ чиркәвенең ел саен 4 ноябрьдә уздыра торган дини чарасы быел булмый.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казанда 4 ноябрьдә узарга тиешле тәре йөрешен коронавирус сәбәпле үткәрмәскә карар кылган. Бу турыда Казан мэриясе киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

“Без дә бу кайгыртучанлыкка кушылабыз һәм саклану чараларын, социаль ара калдыруны, Роспотребнадзор таләпләрен үтәүгә чакырабыз” диде Метшин.

Русиядә 28 октябрьдән битлек киеп йөрү таләбе кертелде, Татарстанда 31 октябрьдән күңел ачу чаралары һәм кафе-рестораннар хезмәт күрсәтү төнге 11 сәгатьтән иртәнге алтыга кадәр тыелды.

Казанда тәре йөреше елына ике тапкыр уза иде. Коронавирус сәбәпле быел 21 июльдә үтәргә тиешле чара да узмый калды.

Элек Казан мэриясе тәре йөреше узсын өчен 4 ноябрьдә шәһәр үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылачак дип хәбәр иткән иде.

10 октябрьдә Казансудагы чиркәүдә 1552 елда Казанны яулап алу сугышында һәлак булган урыслар рухына атап дога кылынды.

XS
SM
MD
LG