Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астрофизиклар Җиһаннан килгән серле сигналларның чыганагын ачыклаган


Бик зур энергияле FRB-чәчрәүләр тудырган сигналлар Җирдән берничә миллиард яктылык елы ераклыгыннан килә.

Галактика төпкеленнән моңарчы аңлашылмаган серле радиосигналларның чыганагы ачыкланган. Бу ачышны Канада, Кытай һәм АКШ астрофизиклары бергәләп ясаган. Бу кыска радиосигналлар таралу периоды үзенчәлекле, алар чәчрәү рәвешендә барлыкка килә һәм тарала, һәм Fast radio bursts (FRB-чәчрәү) дип атала. Галимнәр бу чәчрәүләр магнетар — магнитланган нейтрон йолдыздан барлыкка килә дип саный. Әлеге магнетар Киек каз юлының аргы ягында урнашкан дип яза Nature журналы.

Сигнал берничә миллисекунд кына дәвам итә, һәм аның белән бергә галәмгә бик зур күләмдә энергия бүленеп чыга, ул Кояштан 100 миллион тапкыр көчлерәк диелә. Галимнәр бу күренеш, аерым алганда, нейтрон йолдызлар бәрелешүдән килеп чыгарга мөмкин дип уйлый.

Сентябрьдә Кытай астрономнары бу радиосигналлар чыганагы Җирдән өч миллиард яктылык елы ераклыгында урнашкан дип белдергән иде.

Һәвәскәр астрономнар кайчак FRB-чәчрәүләрне башка цивилизацияләр белән бәйли.

FRB-чәчрәүләр 2007 елда Австралиядәге обсерватория тарафыннан очраклы рәвештә ачылган булган.

XS
SM
MD
LG