Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Коррупциягә каршы көрәш фонды офисында тентү үтте


Отряд спецназа на летучке Навального
Отряд спецназа на летучке Навального

"Навальный LIVE" студиясендә туры эфирларны алып барырга мөмкинлек бирә торган серверларны хокук саклау органнары хезмәткәрләре алган.

Мәскәүдә оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) офисына хокук саклау органнары тентү белән килгән. Бу турыда ФБК мөдире Иван Жданов твиттерда хәбәр итте.

Фонд хезмәткәре Любовь Соболь хәбәренчә, куәт хезмәткәрләре "Навальный LIVE" студиясендә дә тентү уздырган, алар туры эфирларны алып барырга мөмкинлек бирә торган серверларны алган.

Тентүләрнең нинди эш кысаларында булуы төгәл билгеле түгел. Жданов алар 29 миллион сумлык шикаять кысаларында булырга мөмкин дип саный.

Аңа кадәр ФБК мәхкәмә карары нигезендә “Московский школьник” оешмасына бурычлы булып калган иде. Бу бурычны “Путин пешекчесе” дип йөртелүче эшмәкәр Евгений Пригожин сатып алды, һәм хәзер ФБК Пригожинга бурычлы санала. Элегрәк әлеге эш кысаларында Навальныйның фатирын һәм банк хисапларын кулга алган иделәр.

Навальный ФБКга басымның арттырылуы үзен “Новичок” белән агулауның “бердәнбер хокукый нәтиҗәсе” дип белдерде. Навальный интернетта чыгарган фотоларда МЧС кешеләренең ФБК офисында кулларына кувалда тотып, ишекләрне җимерергә әзерләнеп торганы күренә.

2019 елда акчалар юу эше кысаларында ФБК офисларында тентүләр узган иде.

XS
SM
MD
LG