2020 елның беренче яртысында Русиядә халык санының табигый кимүе күрсәткече узган елның шул ук вакыт аралыгына караганда 30 процентка югары булган. Быелның алты аенда бу күрсәткеч 316 300 кеше тәшкил иткән. Әлеге сан Хисап пулаты мәгълүматында китерелә. Хисап пулаты илдә демография торышын гомумән алганда начар дип бәяләгән.
78 төбәктә туучылар кимегән, 62 төбәктә үлүчеләр саны арткан. Ил күләмендә гыйнвардан июльгә кадәр аралыкта үлүчеләр саны туучылар саныннан 1,4 тапкыр күбрәк булган (2019 елда – 1,2 тапкыр). Төбәкләрнең яртысында диярлек бу күрсәткеч 1,5 – 2 тәшкил итә.
Коронавирус карантины шартларында мигрантлар килүе нык кимегән, читтән килүчеләр халык саны кимүенең 20,2 процентын гына каплый алган.
Икътисад өлкәсендә мәшгульләрнең саны 1,5 миллион кешегә кимеп, 70 миллион булган. Сентябрьдә эшсезлек күләме 2012 елдан соң иң зур күрсәткечкә җитеп, 6,3 процент тәшкил иткән. Хәзер Русиядә эшсезләр дүрт миллион ике йөз мең кеше дип исәпләп чыгарган белгечләр.
Моңа кадәр рәсмиләр пандемия шартларында илдә халык саны 352,5 мең кешегә кимиячәк дигән фараз китерде. Бу узган елга караганда 10 тапкыр артык. Бу турыда Русиянең 2030 елга илкүләм үсеш максатлары өлгесендә әйтелә.
Хөкүмәт 2020 елда халык саны кимү ике тапкыр артык булыр дип көтә. 2020 -2024 елларда халык саны 1 миллион 200 мең кешегә кимер дип фаразлана. Халык саны 2030 елда гына арта башлаячак.
Быел үлемнәр уртача еллык күрсәткечтән 128 меңгә артык булган. Экспертлар моны яңа төр коронавирус таралу белән бәйли.
Рәсми статистикага карый, Русиядә COVID-19 сәбәпле 30 меңнән артык кеше үлгән. Бу үлемгә вирус китергән очраклар гына. Вирус сәбәпле башка чирләре көчәеп үлүчеләр коронавирус корбаннары стаитистикасына кертелми. Алар да кушылса, саннар сизелерлек зуррак булачак, бу Росстат мәгълүматы тарафыннан да раслана.
Рәсми саннарга карый, сентябрьдә илдә коронавируслы 9798 пациент үлгән.