Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Рост" пирамидасы оештыручылар 13 елга кадәр колония хөкеме алды


Оештыручылар арасында "Рубин" футбол такымының элекке капитаны Сергей Харламов та бар.

13 ноябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкмәсе "Рост" пирамидасы оештыручыларга хөкем карарлары чыгарды. Әлеге пирамида аша 3,5 мең кеше алданган дип белдерелде. Мәхкәмә каршына җиде кеше басты, алар арасында танылган футболчы, "Рубин" такымының элекке капитаны Сергей Харламов та бар.

Мәхкәмә әлеге кешеләрне мошенниклык кылуда гаепле дип таныды. "Рост"ка нигез салучы Андрей Макаров 13,5 ел махсус тәртипле колония, аның сеңлесе Наталья Макарова 12,5 ел алды.

Сергей Харламов, Александр Бурнаев 12 ел гомум тәртипле колония, Роберт Гарипов - 10 ел, Вадим Еникеев һәм Алексей Гречко тугызар ел колония алды.

Хөкем карарын тыңларга "Рост"ка акчаларын кертеп алданган дистәләгән кеше килде. Алар югалткан акчаларын кире алып булыр дип өметләнә.

"Рост" 2015 елда оеша һәм берничә ел эчендә 3,5 мең кешене алдый ала. Зыян күләме 1,5 млрд дип бәяләнә.

XS
SM
MD
LG