Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида протестчыларга каршы төтен гранаталары кулланылды


Минскида кулга алулар
Минскида кулга алулар

Якшәмбе көнне Беларуста Александр Лукашенка режимына каршы чираттагы протестлар үтте.

Минскида, чараны оештыручылар, протестта катнашучыларга шәһәрнең теләсә кайсы почмагында төркемнәргә җыелырга, аннары берничә колонна белән үзәккә барырга тәкъдим итте. Хакимият традицион рәвештә шәһәргә хәрби техника чыгарды, үзәк мәйданнарны койма белән каплады, уннан артык метро станциясен япты һәм мобил интернетны тыйды.

Төш вакытында полиция һәм махсус көчләр профилактик кулга алуларны башлады, метро станцияләренең берсендә демонстрантларны төтен гранаталары белән каршы алды. Кич белән Беларусның "Весна" кеше хокуклары оешмасы ике йөздән артык кеше тоткарлануын белдерде.

Беларус Эчке эшләр министрлыгы протестчыларга каршы махсус җиһазлар куллануларын раслады, моны демонстрантларның "җәмәгать тәртибен тупас бозганнары, милиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтүләре, юлга чыгып хәрәкәтне тыюлары" белән аңлаттылар.

Департамент шулай ук "акцияләрдә катнашучылар саны әкренләп кими бара" дип билгеләп үтте. Nexta телеграм каналында бастырылган күп санлы видеолардан бу якшәмбе протестында элеккесенә караганда чыннан да азрак кеше катнашканы күренә. Шулай да аларның саны дистәләрчә мең кешегә җитә.

Якшәмбе көнне Мински шәһәрендә протестларның берсендә кулга алынган һәм 15 көн сак астында тотылган "МБХ Медиа" газетасы журналисты Роман Попков азат ителгән һәм илдән депортацияләнгән. Сак астында тотылган ике атна эчендә Попков белән бернинди бәйләнеш булмады, адвокатына да, Русия консулына да аны күрергә рөхсәт ителмәде.

"Мин үземне яхшы хис итәм," - диде журналист азат ителгәннән соң. - Ләкин РОВД (район эчке эшләр бүлеге) аша үткән кешеләргә күп нәрсә кичерергә туры килгән. Соңгы ике атна эчендә күргәннәрем мине Беларус системасы бөтенләй яраксыз булуына ышандырды. Кешеләрне акцияләрдән кыйналган килеш алып киләләр."

Мински һәм Беларусның башка шәһәрләрендә каршылык чаралары дүрт айга якын дәвам итә. Алар 9 августта, Үзәк сайлау комиссиясе Александр Лукашенканы президент сайлауда җиңүче дип таныганнан соң кабынып китте. Оппозиция сайлау нәтиҗәләрен танымый. Шулай ук Европа берлеге илләре һәм АКШ та Лукашенканың яңадан сайлануын танымый.

XS
SM
MD
LG