Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия язучылар берлеге рәисе татар язучыларына атап хат чыгарды


Татар язучылары
Татар язучылары

Николай Иванов Татарстан язучыларына Русия берлегенә керү никадәр файдалы булачагын яза.

Русия язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салиховка ачык хат язган. Фикерләрен татар язучыларына ишеттерер өчен Иванов хатны Татарстан берлеге сайтында да чыгаруны сораган.
Мөрәҗәгатендә Иванов Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керүенең уңай якларын саный. Милли республикалар әдәбиятлары тәрҗемә ителеп, Русиядә чыга торган әдәби журналларда басыла ди Иванов. Ул шулай ук Татарстан журналистлар берлегенең узган елда Русия берлегенә кушылганын да искәртә. “Моңа карап Татарстан журналистлары начаррак яши башлагандыр яки аларны һөнәри эшчәнлекләрендә чикләгәннәрдер дип уйламыйм” дигән Иванов.

30 ел мөстәкыйль оешма булып яшәгән Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керү ихтималы узган атнада билгеле булды.

Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Русия оешмасы белән кушылуга каршы чыкты, Данил Салиховның кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын белдерде.

Казанда Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп иткән пикет та узды.

XS
SM
MD
LG