Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саха конгрессы республикаларның Конституция мәхкәмәләрен сакларга чакырды


Татарстанның Конституция мәхкәмәсе бинасы
Татарстанның Конституция мәхкәмәсе бинасы

Конституция мәхкәмәләрен юкка чыгару Русиянең федератив төзелешенә зыян сала, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра, дип саный Саха конгрессы.

Саха (якут) халкы конгрессы республикаларның конституция мәхкәмәләрен сакларга өндәп, Русия Федерация шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенкога мөрәҗәгать юлларды. Ачык хат Русия халыклары конгрессы сәхифәсендә бастырылган.

Мөрәҗәгатьтә Русия думасы кабул иткән канун нигезендә республикаларның конституция мәхкәмәләре бетерелергә тиешлеге искәртелә, бу гамәл "илнең федератив төзелешен боза", диелә. Төбәкләрнең конституция мәхкәмәләре төбәк канун чыгару системын контрольдә тота, федерация белән төбәкләр арасында хокукый каршылыкларны хәл итә, диелә.

"Төбәкләрнең конституцион мәхкәмәләре безнең илнең федератив төзелешенең баганаларының берсе булып тора, алар федератив төзелеш нигезләрен ныгыта", дип саный саха конгрессы. Аларны юкка чыгару Русиянең федератив төзелешенә зыян сала, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра, ди алар.

Шулай ук мөрәҗәгатьтә Русия президентының конституция мәхкәмәләрен яклавы да телгә алына, 26 февраль көнне ул "мәхкәмәләр кирәк булган җирдә алар, әлбәттә, эшләргә тиеш" дип белдергән.

Саха конгрессы Валентина Матвиенкодан әлеге канун өлгесе Федерация шурасында каралганда, аннан 3-6 маддәләрен алып куярга, республикаларның конституция мәхкәмәләрен саклап калырга чакыра.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә) мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли.

26 ноябрьдә Дәүләт шурасы утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ясаган чыгышда, чигенүнең дә чиге булырга тиеш, дип әйткән иде. Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, Конституция мәхкәмәсе бетерелсә, Татарстанның дәүләт буларак хакимият бүленеше бозылачак.

XS
SM
MD
LG