Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 65тән узганнар өчен өйдә калу таләбе 31 декабрьгә кадәр озайтылды


Өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулары булганнарга өйләреннән кирәксезгә чыгып йөрү тыела.

Башкортстанда 65 яшьтән узучыларга изоляциядә тору таләбе тагын бер айга озайтылды. Бу чикләү 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров "Югары дәрәҗәдәге әзерлек турында" боерыгына чираттагы үзгәрешләр керткән.

Өлкәннәрдән тыш, хроник авырулары булган кешеләргә карата да шушы чикләүләр саклана. Социаль оешмаларда яшәүчеләр дә 31 декабрьгә кадәр изоляциядә торырга тиеш булачак.

Республиканың кайбер шәһәр һәм районнарында санитария-эпидемиологик хәл торышы мәктәпләргә балалар йөреп укырга мөмкинлек бирә, андый шәһәр һәм районнарның исемлеген Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы төзиячәк диелә.

Рәсми мәгълүматка карый, Башкортстанда узган тәүлектә 142 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. 542 пациент хастаханәләрдә дәвалана диелә. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хастаханәләрдә табиблар җитми дип белдерде. Ул социаль челтәрләр аша хосусый клиникалар табибларына мөрәҗәгать итеп, аларны дәүләт хастаханәләренә COVID-19 белән көрәштә ярдәм итәргә чакырды.

Коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны шартларында чикләүләр Башкортстанда 20 октябрьдә кертелгән иде. "Югары дәрәҗә әзерлек турында" боерыгында үзгәрешләргә ярашлы, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, йөкле хатыннар, хроник авырлары булган кешеләргә өйләрендә калу таләбе куелды. Аларга ризык, дару алырга, элемтә салоннарына, бакчага, зиратларга бару өчен генә өйләреннән чыгу киңәш ителде.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Башкортстанда мәктәп каникуллары 17 октябрьдә башланып, өч атна дәвам итте. 6-10 сыйныф укучылары каникуллардан соң да өйдән торып укуга калдырылды. Соңрак "дистант" 9 декабрьгә кадәр озайтылды.

XS
SM
MD
LG