Accessibility links

SSJ-100 казасы корбаннары гаиләләре очкыч җитештерүчеләргә каршы шикаять бирде


Sukhoi Superjet 100 (SSJ-100) казасы
Sukhoi Superjet 100 (SSJ-100) казасы

2019 елның маенда Шереметьево һава аланында янган “Сухой Суперджет-100” очкычында һәлак булганнарның туганнары Париж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

2019 елның 5 маенда Шереметьево һава аланында очкыч казасында һәлак булган юлчыларның туганнары очкычны җитештергән ширкәтләрдән мораль һәм матди зыянны каплауны таләп итә. Бу турыда шикаять Париж мәкәмәсенә бирелгән дип хәбәр итә Коммерсант.

Шикаять казада үлгән 15 кешенең туганнары исеменнән бирелгән. Алар "Аэрофлот" ширкәтен һәм очкычны җитештерүдә җиһазлары кулланылган җиде чит ил ширкәтен җавапка тартырга тели. Русиядә эшләнгән SSJ-100 очкычында Франциядәге биш ширкәт, шулай ук Германия һәм АКШ ширкәтләре эшләп чыгарган җиһазлар куелган булган.

Шикаять бер елдан артык әзерләнгән диелә. Шикаять бирүчеләр фикеренчә, очкыч яшеннән саклану буенча очышка яраклылык нормаларына туры килмәгән, шул сәбәпле күп системнары эшләми башлаган һәм нәтиҗәдә каза чыккан.

Адвокат Давид Кухалашвили SSJ-100 очкыч "күп санлы җиһазларның сафтан чыгуы сәбәпле" төшкән дип белдергән. Шикаять бирүчеләр әлеге системнарны җитештергән ширкәтләрне җавапка тартырга булган, чөнки алар, канун нигезендә, үзләре чыгарган продукция сыйфаты өчен җавап бирә. Шикаятьнең нинди суммага булуын юристлар хәбәр итмәгән. Ләкин адвокатларның берсе бу сумма "Русиядә шуңа охшаш шикаятьләр белән Русия мәхкәмәләре ярдәмендә алырга мөмкин булган акчалардан берничә тапкыр күбрәк" булачак дип белдергән диелә.

2019 елның 5 маенда "Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче SSJ-100 очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң техник сәбәпләр аркасында бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. "Шереметьево" һава аланына төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычтагы 78 кешенең 41-е һәлак булды, 37 кеше исән калды.

Очкычны яшен суккан – очкыч пилотлар тарафыннан турыдан-туры идарә итү режимына күчкән. Очкыч җиргә бәрелеп кире сикерә башлавына карамастан, экипаж очкычны утыртуны дәвам иткән диелә. Нәтиҗәдә аның шасси тоткычы җимерелеп, ягулык мичкәсе тишелгән, янгын чыккан, ут очкычның койрык өлешен ялмап калган.

Тикшерү комитеты каза пилот Денис Евдокимов хатасы аркасында чыккан дигән нәтиҗәгә килгән һәм аңа гаепләү белдергән. Евдокимов гаебен танымый һәм монда лайнерның очышка яраклы булмавы сәбәп булды дип белдерә.

Гыйнварда "ИрАэро" һава ширкәте SSJ-100 очкычларын җитештерүчегә каршы 1,9 млрд сумлык шикаять биргән дип хәбәр ителгән иде.

"Сухой Суперджет 100" – Русиядә яңабаштан эшләп чыгарылган беренче лайнер. 2011 - 2018 елларда 183 данә SSJ-100 очкычы җитештерелгән. Бу очкычларны кулланучы һава ширкәтләре аның кимчелекләренә зарлана: очыш вакыты аз (чагыштыру өчен, 2018 елда SSJ-100 очкычлары тәүлегенә уртача 3,6 сәгать очкан, Airbus A320 һәм Boeing-737-800 – 10 һәм 11 сәгать), моторы озакка чыдамый, детальләре килүен озак көтәргә туры килә. Бу сәбәпләр аркасында чит ил һава шикрәтләрнеңең барысы да SSJ-100 очкычларыннан баш тарткан.

Superjet очкычлары белән казалар шактый еш булып тора. 2012 елда Индонезиядә сатып алырга теләүчеләргә таныту очышы вакытында һәлакәткә юлыгып, 50 кешенең гомере өзелде. 2016 елда Бигеш һава аланында да Superjet очкычы җитешсезлек сәбәпле кире төшеп утырды. 2019 елның июлендә Sukhoi Superjet-100 очкычы очыш вакытында бер моторы эштән чыгып, Самарда ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG