Accessibility links

Кайнар хәбәр

Time журналы Байден һәм Харрисны ел кешесе дип атады


Джо Байден һәм Камала Харрис
Джо Байден һәм Камала Харрис

Бу исемгә дәгъва итүчеләр арасында сәламәтлек саклау системы вәкилләре, расалар арасында тигезлекне яклаучылар һәм АКШ президенты Дональд Трамп та бар иде.

Time журналы 2020 ел кешеседип АКШның сайланган президенты Джо Байден һәм вице-президенты Камала Харрисны игълан итте. Аларның сурәтләре журнал тышлыгында басылды.


Бу ике шәхестән тыш, 2020 ел кешесенә намзәтләр буларак сәламәтлек саклау системы хезмәткәрләре, расалар арасында тигезлек өчен көрәшүчеләр, АКШның гамәлдәге президенты Дональд Трамп та аталды Камала Харрис кыска исемлеккә кермәгән иде.

Джо Байден быел президент сайлауда сайлаучы вәкилләрнең кирәкле санда тавышын җыйды, рәсми төстә тавышлар саны 14 декабрь игълан ителәчәк.

Камала Харрис вице-президент вазифасына билгеләнер дип көтелә. Бу очракта ул АКШ тарихында вице-президент вазифасында беренче хатын-кыз һәм кара тәнле халык вәкиле булачак. Харрис "буыннар алышынуы, яңа караш һәм Американың төрлелеге" символы булачак дип яза Time.

Журнал язганча, Байден соңгы йөз елда иң күп санда халык катнашкан сайлауда җиңгән һәм 81 миллион тавыш җыйган. Әлеге күрсәткечләр белән ул көндәше Дональда Трампны узып, АКШның 44нче президенты Барак Обама рекордын да артта калдырган. Байден АКШның 16нчы президенты Линкольн кебек үк илне алга таба исән калу-калмавы хәл ителгән чорда кабул итеп ала дип яза Time.

Ел кешесе исеме 1927 елдан бирелә. Узган елда аңа экология активисты, Швеция яшүсмере Грета Тунберг лаек булды.

2018 ел кешеләре дип Time кыю журналистлар төркемен атады. Алар арасында үтерелгән журналист Хашогги һәм "Эхо Москвы" радиосы хезмәткәре Татьяна Фельгенгауэр да бар иде.

XS
SM
MD
LG