Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз вафат


Айдар Хафизов

Ул коронавирус белән көрәшеп, реанимацияда ята иде.

Бүген 77 яшендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз (Айдар Ха­фи­зов) вафат булды. Бу хакта аның кызы, журналист Айсылу Хафиз хәбәр итте.

Соңгы көннәрдә Айдар Хафиз яңа төр коронавирус инфекциясе белән көрәшеп реанимацияда ятты.

Артист белән хушлашу 14 декабрь театр каршындагы мәйданда узачак. Аны туган ягында, Питрәч районының Күн авылында җирләячәкләр.

Моннан ике ел элек Айдар Хафиз Азатлыкка әңгәмәсендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә татар теленең җитәрлек бирелмәвен, милли театрларда балаларга урысча тамашалар куелуын борчылып сөйләгән иде.

"Без вак мәсьәләләрдә дә федераль үзәккә бәйле. Бәлки ялгышамдыр, ләкин миңа шулай тоела. Мисал да китерә алам. Туксанынчы елларда беренче оныгым туды. Оныгымның теле татарча ачылсын дип өч яшькә кадәр балалар бакчасына бирмәдек. Балага татар мохите тудырырга телибез, ә ярдәмлекләр юк. Телевизор урысча сөйли, урамда – урысча аралашу. Кибетләрдән дөнья бетереп татарча дисклар эзләдем, таба алмадым. Ләкин аянычлысы бусы түгел, алдарак булган икән әле. Яшәгән урыныбыздан шактый читтә татар бакчасы таптык та, оныгыбызны сөенә-сөенә татар төркеменә урнаштырдык. Аннан мин гастрольгә киттем, оныкны бер айлап күрмәдем. Кайтсам, оныгым, мине "здравствуй" дип каршы ала! Вата-җимерә урысча сөйләшә. Онытылып китеп татарча да кыстыргалый. Баксаң, татар төркеме тәрбиячесе телен оныткан кавемдәшебез икән. Кыскасы, татар мәктәбе, татар бакчасы дигән идея ул чакта ук барып чыкмады. Балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә татар мохите тудыра алмадык. Әлеге дә баягы – мөстәкыйль милли мәгарифебез булмады", диде ул.

Белешмә: Айдар Хафиз

Айдар Хафиз 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында администратор, 1975-1976 елларда филармониядә нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер Кәрим Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә. Татарстанның халык артисты (2001), Русиянең атказанган артисты (2014).

Рольләре: Азамат – «Китмәгез, тургайлар!», Адаш – «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Мирсәет – «Талак, талак» (Х.Вахит); Фараон – «Нихәл, яшь иптәш?» (Ш.Тот); Дерамо – «Болан-Патша» (К.Гоцци); Кучкар – «Зөлфия» (К.Әмиров); Андрей – «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Камали – «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Камаев – «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов), Якуб Акчурин – «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла – «Илгизәр + Вера», Шәһит – «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин); Дәрвиш – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Ногман – «Мирас» (Г.Каюм); Кадыйрбирде – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Транио – «Явызлыкка авызлык» (В.Шекспир); Пеппино – «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һәм башкалар.

XS
SM
MD
LG