Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Хафиз: "Театр милләт язмышыннан читтә кала алмый"


Айдар Хафиз
Айдар Хафиз

27 ноябрь Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизның юбилей кичәсе үтәчәк. Азатлык аннан татар театры хәле, милли мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белеште.

– Айдар әфәнде, мәктәпләрдә татар теле cәгатьләрен кыскартканга бер еллап вакыт узды. Татар теле өчен көрәш театрда сизеләме?

– Татар театры милләт язмышыннан читтә кала алмый. Ләкин театр тормышында да күңелсез хәлләр күзәтелә. Озакламый Яңа ел бәйрәме җитәчәк. Үзегез әйтеп торасыз, күп театрларда быел аны урысча үткәрәләр. Бу – үзең утырган ботакка балта белән чабу дигән сүз. Башта Гафури исемендәге театрда балаларга урысча спектакльләр куялар дип ишеткән идем. Аннары Әлмәт, Минзәлә, Буа театрлары балаларыбызны урысча "тәрбияли" башлады. Мин, залда хет ун гына татарча аңлый торган бала утырсын, барыбер ана телендә уйнарга кирәк дип саныйм. Алар бит безнең киләчәгебез! Инде мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскартылды. Хөкүмәт авыр хәлдән чыгар өчен нәрсәдер эшләргә тырыша. Ләкин татарча дәресләр санын арттырсак та, оныклар татарча сөйләшер дип өметләнә алмыйбыз. Чөнки үзебезнең мәгарифебез юк.

Мөстәкыйль милли мәгарифебез юк

Без вак мәсьәләләрдә дә федераль үзәккә бәйле. Бәлки ялгышамдыр, ләкин миңа шулай тоела. Мисал да китерә алам. Туксанынчы елларда беренче оныгым туды. Оныгымның теле татарча ачылсын дип өч яшькә кадәр балалар бакчасына бирмәдек. Балага татар мохите тудырырга телибез, ә ярдәмлекләр юк. Телевизор урысча сөйли, урамда – урысча аралашу. Кибетләрдән дөнья бетереп татарча дисклар эзләдем, таба алмадым. Ләкин аянычлысы бусы түгел, алдарак булган икән әле. Яшәгән урыныбыздан шактый читтә татар бакчасы таптык та, оныгыбызны сөенә-сөенә татар төркеменә урнаштырдык. Аннан мин гастрольгә киттем, оныкны бер айлап күрмәдем. Кайтсам, оныгым, мине "здравствуй" дип каршы ала! Вата-җимерә урысча сөйләшә. Онытылып китеп татарча да кыстыргалый. Баксаң, татар төркеме тәрбиячесе телен оныткан кавемдәшебез икән. Кыскасы, татар мәктәбе, татар бакчасы дигән идея ул чакта ук барып чыкмады. Балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә татар мохите тудыра алмадык. Әлеге дә баягы – мөстәкыйль милли мәгарифебез булмады.

"Гөлҗамал" (Фәтхерахман Ишмаев ролендә Ай­дар Ха­физ)
"Гөлҗамал" (Фәтхерахман Ишмаев ролендә Ай­дар Ха­физ)

– Театр татар мохите тудыра ала...

– Бу җәһәттән театрның әһәмияте совет заманында ук артты. Ул чакта Казанда 1-2 татар мәктәбе генә калган иде. Хәзер без көнгә бер спектакль, ул чакта өчәрне уйный идек. Казан читендәге мәдәният сарайларында параллель рәвештә спектакльләр барды. Өлкән артистлар белән беркөнне санап утырдык, аена 30дан да ким спектакль куймаганбыз. Күрәсең, ул вакытта халык урыслашып бетмәгән булган. Хәзер урыслашу кискен төстә бара.

Хәзер инде авыл балалары да урысча сөйләшә башлады

Оныгымны җәй көннәрендә туган ягыма – Питрәч авылы Күн авылына алып кайта идем. Безнең авыл мәктәбе көчле, үз вакытында мәгариф буенча Русия семинарларын кабул итә иде. Авыл балалары татар җанлы, татар рухлы булып үскәнгә, оныкларымны алар белән аралаштырасым килде. Балаларны башта ук авыл балалары алдында әллә кем булып урысча сөйләшә күрмәгез дип әйтеп куям. Юкса, район башлыгы татарча белмәгән балаларны лагерьга җыеп алып китеп татарча өйрәтергә дигән карар чыгарган дип тә кисәтәм. Бу сүз үз эшен эшли иде. Менә шушы авыл мәктәбе бетте, ышанасыңмы? Күн авылында башлангыч мәктәп кенә калды. Ә бит авылда балалар бар, тик аларны урыс мәктәбенә йөртеп укыталар. Хәзер инде авыл балалары да урысча сөйләшә башлады. Бу хәл бер безнең авылда гына түгел, бөтен җирдә күзәтелә.

"Курчак туе" (Гайни бай - А.Хафиз, Вафа - Р.Бариев)
"Курчак туе" (Гайни бай - А.Хафиз, Вафа - Р.Бариев)

– Мәктәптә атнасына ике дәрес белән тел өйрәнеп...

– ... булмый! Андый дәресләрне укып карадык бит инде. Атнасына ике сәгать белән французча да, алмача да сөйләшергә өйрәнә алмадык. Тел өйрәнү генә түгел, ана телендә тәрбия барырга тиеш. Менә хикмәт нәрсәдә.

– Совет заманында театрның әһәмияте зур иде дидегез, ә хәзер ничек?

Телевизордан татарча тапшыруларны карый алмыйм

– Театр һәрвакыт вакыттан бер адым алда барырга тиеш. Без телне, аһәңне тамашачыга җиткерергә тырышабыз. Аһәңне тоемламау инде радио-телевидение, театрга да үтеп керде. Татарча сүзне үз телеңдә дә, урысча да әйтеп була. Телне тоймаган кеше сүзгә кирәкмәгән басымнар куя. Иң примитив мисал: "Алай түгел бит инде" дигән җөмләдә, "түгел" сүзенә басымны дөрес куймасаң, ул боерык фигыльгә әйләнә. Шуңа күрә мин телевизордан татарча тапшыруларны карый алмыйм. Радиода да шул ук хәл. Гарип җөмләләр колагымны тырныйлар кебек. Саф татар телендә сөйләүче дикторлар бар, ләкин алар аз шул.

– Икенче яктан, телне кысрыклау халыкны уятып җибәрде кебек. Төрле юллар эзләүче татар яшьләре барлыкка килде, хәрәкәт башланды.

Мәгарифне БДИ егып салды

– Бик матур күренешләр, кыю проектлар бар, килешәм. Ләкин бу су өстендәге күбек кебек кенә. Асты (халык) бик тыныч. Ул баласын урыс мәктәбендә укытуны кулайрак күрә. Хәтта шәһәрдән шактый читтә урнашкан татар авылларында да балалар урысча аралаша хәзер. Мәгарифне БДИ егып салды. Ата-ана баласының югары белем алуын тели, аның өчен БДИны яхшы бирергә кирәк, ә ул бары тик урыс телендә генә.

– Театр репертуарын карасак, элегрәк елларга караганда хәзер тарихи спектакльләр күбрәк куела кебек. Тамашчыда тарихи әсәр карау ихтыяҗы арттымы әллә?

– Татар тамашачысы элек-электән тарихи әсәрләрне яратып карады. Совет вакытында да андый спектакльләр күп куелды. Нурихан Фәттах әсәрләре сәхнәгә менде. "Кол Гали", "Сармат кызы Сәринә", "Итил суы ака торур" спектакльләренә халык залны тутырып йөрде. Күбесенең видеоязмалары да бар юкса, күрсәтелми бит. Ярый инде, "ТНВ-планета" cпектакльләр күрсәтә башлады, ә аңарчы соңгы 15 елда бернинди спектакль юк, програмны гел шырды-бырды белән тутыралар иде.

Көй чыгаручылар квадрат җыр яза да, күкрәк сугып үзен композитор дип йөртә

Аны эстрада дип тә әйтергә тел әйләнми, чөнки эстрада ул аерым бер сәнгать. Менә бу күренешләр халыкның зәвыгын бозды, үсеш тукталды. Ә бит заманында нинди җырчылар чыгыш ясый иде! Халык шулкадәр яратып тыңлады. Хәзер дә тыңлар иде ул аны, җитди әсәрне башкаручылар гына сирәк. Ә шырдый-бырдый концетттан бернәрсә истә калмый. Чөнки көй чыгаручылар квадрат җыр яза да, күкрәк сугып үзен композитор дип йөртә башлый. Мин үзем "квадрат җыр" дигән бәяләмәне атаклы композитор Ренат Еникеевтан ишеткән идем. Синең кебек аптырап калдым башта. Баксаң, ул бер үк ноталар тезмәсе икән. Бик гади, примитив такмак дисәң дә була. Аны язар өчен әллә ни зур белем кирәкми.

"Әлдермештән Әлмәндәр" (Газраил)
"Әлдермештән Әлмәндәр" (Газраил)

– Тарихи спектакльне тамашачы яратып карый дидегез. Әмма алар репертуардан тиз төшә кебек. "Курчак туе", Мөхлисә Бубый турында "Үлеп яратты" спектакльләре белән шулай булды.

– "Курчак туе"н тагын да уйнап була кебек иде. Чөнки ул югары зәвык белән куелды. Ләкин мин аны репертуардан тиз төште димәс идем, шактый барды, фестивальләрдә урыннар алды.

Спектакль дә кеше кебек: туа, яши, берзаман китәр вакыты җитә

Бу сорау Марсель Сәлимҗановның сүзләрен искә төшерде әле. Ул классик әсәрләрне сәхнәгә кайтару буенча зур эш башкарган шәхес. Кәрим Тинчуринның бөтен әсәрләрен диярлек күтәрде, Нәкый Исәнбәтне сәхнәгә менгезде. Бервакыт бер театр Камал театрына Туфан Миңнуллинның "Мулла"сын алып килде. Әсәр яхшы, куелышы начар... Мин ишектән ерак түгел җирдә утырам. Марсель абый ишекне ачып тамашачыны карый, сәхнәгә күз төшереп ала. Шулай кереп-чыгып йөри бу. Борчылуы йөзенә чыккан. Ахыр чиктә түзмәде, халык шушы примитивщинаны карасын өчен гомеремне әрәм иттеммени, ди мескенем, күзеннән яшь кенә чыкмый. Ул спектакльне Уфада да куйдылар, башка театрлар да. Менә берзаман Фәрит Бикчәнтәев тә "Мулла"га алынды. Мин аны өч көн рәттән карадым, шулкадәр теләгәнчә, зәвык белән куелган, чын мәгънәсендә рухи азык алдым. Нишләтәсең, ул спектакль дә репертуардан төште. Спектакль дә кеше кебек: туа, яши, берзаман китәр вакыты җитә. Театр спектакльне тамашачы азайгач та саклап карый әле: ике айга бер күрсәтә. Сирәк уйнап, шулкадәр зур рольне әзер тоту, артистка бик авырга төшә. Күп спектакльләр айга бер уйнала. Чөнки репертуар зур, төрле. Тамашачы да төрле бит. Ә зәвыкны тәрбияләр өчен шактый еллар кирәк.

– Сез режиссеры булган "Мөхәммәдьяр" спектакле нибары бер тапкыр куелган. Моның сәбәбе нидә икән?

– Мине классикларыбыз иҗаты, тарихи шәхесләр гомер буе кызыксындырды. Шуңа күрә әдипләрнең иҗат кичәләрен үткәрүгә бик теләп алына идем. "Мөхәммәдьяр" спектакленә дә зур әзерлек белән килдек. Тик Казан ханлыгы чорында яшәгән шагыйрьнең безнең көннәргә нибары ике поэмасы гына килеп ирешкән. Без шушы поэмалар нигезендә театраль әсәр әзерләүгә алындык. Ул вакытта шагыйрь Фәрит Яхин Тукай музее директоры иде. Очрашып гапләшергә урын булгач, галимнәр белән берлектә ярты елдан артык Мөхәммәдьярны өйрәндек. Шуннан Фәрит пьеса язарга алынды, мин режиссер буларак җим җыюны дәвам иттем. Гаҗәеп матур спектакль килеп чыкты. Аңа эскизларны, костюмнарны рәссам Канәфи Нәфыйков ясады.

"Ак кафагым тошердем кулдан" (Майк Стерн)
"Ак кафагым тошердем кулдан" (Майк Стерн)

"Мөхәммәдъяр" спектакле чыкканчы Бакуда олуг шагыйрь Физулига (Мөхәммәд ибне Сөләйман) багышланган кичәдә катнашырга туры килде. Аның совет стилендә куелуы күңелгә ятышлы булмады. Гәрчә Физулиның күп әсәрләре безнең көннәргәчә килеп җитсә дә, бәйрәм ничектер ярлы тоелды. Без чорның хәвефле вакытын чагылдырырга тырыштык. Һәм ул барып чыкты да кебек. Дөрес, спектакль Камал театрында бер тапкыр гына куелды, чөнки ул шагыйрьнең 500 еллыгына әзерләнде, репертуарга кертү өчен түгел, әмма видеотасмага язып алынды. Мин видеовариантын мәктәпләргә тарату тәкъдимен әйткән идем, ул эшләнмәде кебек. Сәхнәгә башка чыкмавының бүтән сәбәпләре дә бар...

– Марсель Сәлимҗанов сездә режиссерлык сәләтен күрде һәм кабул иттеме?

– Мине режиссерлыкка Рифкать Бикчәнтәев алып килде дисәң дә була. Ул мине Ленин исемендәге мәдәният сараендагы халык театрына режиссер итеп тәкъдим итте. Анда бик рәхәтләнеп эшләдем. Хәер, режиссерлыкка укыганда ук тартылдым. Дәресләр арасында "тәрәзәләр" булганда, театрда кала идем. Ул вакытта училищеның аерым бинасы булмагач, күп дәресләр театрда үтте. Буш вакыт булуга, студентлар таралыша. Мин исә галеркада утырып репетицияләр карыйм. Спектакль дигән могҗизаның ничек тууын күрәм. Яшь Сәлимҗановның диплом спектакле әзерләгәнен дә хәтерлим. Алар уйнаганда һәр детальне анализлап утыра идем. Бу үзенә күрә зур сабак алу булган. 1970 елда укуны тәмамлап театрда эшли башладык. Артист булу белән беррәттән, мин Казан дәүләт университетының халык театрында, Ленин мәдәният сараенда режиссер идем. Соңрак Марсель Сәлимҗанов мәдәният институтында актер осталыгы буенча дәресләр алып барырга чакырды. Студентлар белән Эмиль Золяның "Рабурден варислары" әсәрен куйдык. Ул – Камал театры репертуарына кереп гастрольләрдә булган бердәнбер диплом спектакле булды.

– Һәр артистның күңеленә аеруча якын рольләре була. Сезгә кайсы рольләр бигрәк тә якын?

– Иҗатыма армия тәэсире зур булды. Иң эшлисе, ачыласы вакытта мин өч ел да өч ай ярымга сузылган солдат хезмәтен үттем. Ләкин армиянең үзенә күрә уңай яклары да булды. Ә инде кайтсам, минем курс укып бетергән, яңасы җыелган иде. Миңа укыган программаны яңадан үтү кызык түгел, шуннан курс җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов эшләп торырга киңәш итте. Өченче курска җиткәч, килерсең, укып бетерерсең, диде. Ул миңа күчмә театрны һәм филармонияне тәкъдим итте. Курсташым Наил Шәйхетдинов икеләнергә дә урын калдырмыйча театрга алып китте. Шулай итеп театрда эшли башладым, бераздан Фәридә апагызга өйләндем. Ул яңа җыелган курста укып йөри иде. Гаилә коргач, гастрольләрдә йөрү читенләште һәм мин филармониягә эшкә күчтем. Чак кына музыкант булмый калуымны да сөйлим әле.

"Хуҗа Насретдин" - сулдан: Колый Тархан (Айдар Хафиз), Бики, сәүдәгәр (Ринат Таҗи), Сачтараш (Фәннүр Мөхәммәтҗанов)
"Хуҗа Насретдин" - сулдан: Колый Тархан (Айдар Хафиз), Бики, сәүдәгәр (Ринат Таҗи), Сачтараш (Фәннүр Мөхәммәтҗанов)

Дәрестән соң баянда уйнап утырам, артымда кемнер тыңлап басып тора кебек. Ширияздан абый Сарымсаков икән. Гаҗәпләнүе йөзенә чыккан. "Син шулай уйный беләсеңмени? Бәлкем сиңа музыка училищесына күчәргә кирәктер. Әүхәдиев белән сөйләшик, синнән шәп музыкант чыгачак", ди. Гармунда туганнан бирле уйныйм ла, тик музыкант түгел, артист буласым килә шул, дип җавап бирдем. Ширияздан абый алай да кат-кат уйларга киңәш итте, мин исә сайлаган юлымнан тайпылырга теләмәдем. Әмма театрда да музыка юнәлешендә эшләргә туры килде. Әйткәнемчә, ул вакытларда театр бер көнне берничә урында чыгыш ясый, ә музыкант берәү генә – Рәис Сафиуллин. Ул читтә куелган спектакльләргә баянда уйнарга мине җибәрә иде. Армиягә киткәнче Сара Садыйкова хорында да эшләп алдым. Ул мине армиягә киткәндә озатып калды. Аннары армиягә "Солдатым" дигән җырын язып җибәрде. Җырның сүзләрен Мостафа Ногман иҗат иткән. Без бу җырны өйрәндек, тәрҗемә итеп җырладык. "Солдатым" бик популярлашып китте. Сара апаның үз куллары белән язып салган хатын әле дә кадерләп саклыйм.

Рольләргә килгәндә, аларның барысы да миңа якын, кадерле. Әлбәттә, күңелгә аеручы якыннары да була. Әйтик, "Ай тотылган төндә" спектаклендә Дәрвиш, Туфан Миңнуллинның "Ат карагы"нда Листунов, Исхакыйга нигезләнеп куелган "Курчак туе"нда фаҗигале сәүдәгәр рольләре. "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Марсель Сәлимҗанов куелышында Җиһангир ханны, Фәрит Бикчәнтәев куелышындагысында Тарханны уйнадым. Катлаулы булулары белән аеруча якын миңа.

Белешмә: Айдар Хафиз

Айдар Хафиз 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында администратор, 1975-1976 елларда филармониядә нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер Кәрим Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә. Татарстанның халык артисты (2001), Русиянең атказанган артисты (2014).

Рольләре: Азамат – «Китмәгез, тургайлар!», Адаш – «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Мирсәет – «Талак, талак» (Х.Вахит); Фараон – «Нихәл, яшь иптәш?» (Ш.Тот); Дерамо – «Болан-Патша» (К.Гоцци); Кучкар – «Зөлфия» (К.Әмиров); Андрей – «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Камали – «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Камаев – «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов), Якуб Акчурин – «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла – «Илгизәр + Вера», Шәһит – «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин); Дәрвиш – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Ногман – «Мирас» (Г.Каюм); Кадыйрбирде – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Транио – «Явызлыкка авызлык» (В.Шекспир); Пеппино – «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һәм башкалар.

XS
SM
MD
LG