Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның "Э" үзәге "тиз сүтеп-җыела торган конструкция" терминына аңлатма бирмәгән


Гөлназ Равилова мәхкәмә бинасында. 2019 ел.

“Экстремизмга каршы тору үзәге” башлыгы әлеге төшенчәгә хокукый бәяләмәне мәхкәмә бирә дигән.

Русия эчке эшләр министрлыгы Татарстан идарәсенең "Экстремизмга каршы тору үзәге" башлыгы Казан активисты Гөлназ Равилова мөрәҗәгатенә җавап юллаган. Мөрәҗәгатендә активист "тиз сүтеп-җыела торган конструкция" терминына аңлатма бирүне, яки шундый аңлатманы каян табарга булуын сораган иде.

2019 елның февралендә Равилова Конституция үтәлүен таләп итеп акция уздырган өчен 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән иде. Ул акциядә Конституциянең катыргыдан ясалган тышлыгы һәм болт макетын кулланды. Куәт хезмәткәрләре бу әйберләрне "тиз сүтеп-җыела торган конструкция" дип санады.

2020 елның ноярендә "ФемКызлар" активисты Анна Невскаяны полиция бинасы янында өйдә көч куллануга каршы акция уздырганы өчен штрафка тарттылар. Ул картон табут кулланган иде, аны да сүтеп-җыелучы корылма дип таптылар.

Тиз сүтеп-җыелучы корылмалар кулланып административ канун бозу турында рапортларны "Э" үзәге төзи икән, алар канунда бу төшенчәгә нинди билгеләмә бирелүен белергә тиеш дип саный Равилова.

Татарстанның Экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы Рөстәм Гарифуллин җавабында андый билгеләмә бирелмәгән. Хатта Гарифуллин пикетта торуның ни икәнен аңлаткан, сүтеп-җыела торган корыма кулланыла торган чараны ничә көн алдан килештерергә кирәклеген, килештерү булмаган очракта нинди җәза биреләчәген әйткән.

"Тиз сүтеп-җыела торган корылманың хокукый бәяләмәсен мәхкәмә органы административ канун бозылу турында эшне караган вакытта бирә" диелгән хатта.

Равилова Facebook-тагы битендә бу җавап белән кәнәгать булмавын язган, алга таба башка куәт органнарына мөрәҗәгать итәргә ниятләвен белдергән.

Кануннарда "сүтеп-җыела торган конструкция" төшенчәсе барлыкка килүе турында 15 ноябрь Казанда "Гражданлык активистларын эзәрлекләү" темасына узган конференциядә әйтелде. Бу төшенчә ялгыз пикетка чыгучыларны җиңелрәк хөкем итү өчен кертелгән дип искәртте чарада катнашучылар.

Гөлназ Равилова әлеге терминны аңлатуларын сорап "Э" үзәгенә язуын әйткән иде. "Сүтеп-җыела торган конструкция" нәрсә икәнен гомумән аңламыйм. Мәсәлән, мин урам чарасында урындыкта утырам икән, алар аны да шулай бәяли микән" диде ул.

XS
SM
MD
LG