Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы укытучысы Рушан Вәлиуллин Миңнехановтан балаларны куркытуны туктатуны таләп итә


Рушан Вәлиуллин
Рушан Вәлиуллин

Чаллы мәктәпләре укучыларының "деструктив төркемнәрдә" булу-булмавын тикшерүне активист Рушан Вәлиуллин "хәттин ашу" дип бәяли. Ул интернетта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Чаллы активисты, тарих укытучысы, Чаллыдагы "Укытучылар альянсы" һөнәри берлеге җитәкчесе Рушан Вәлиуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыкты.

Активист Чаллы мәгариф идарәсенең укытучылардан балаларның "деструктив төркемнәрдә" тору-тормавын тикшерүне таләп итүгә каршы чыга. Татар телендә яздырылган әлеге мөрәҗәгатен Вәлиуллин үзенең Instagram-битенә куйган.

Видеода активист "деструктив төркемнәр" исемлегенә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный штаблары төркемнәре дә керүен билгеләп үтә һәм хакимиятнең балаларны мондый мәгълүматтан читләштерү теләген Миңнехановных үзе турында Навальный чыгарган видеолар өчен үч алуы дип белдерә. "Рөстәм Миңнеханов, бу хәттин ашу!" ди активист.

"Узган атна ахырында мин Чаллы шәһәре мэриясе тарафыннан мәктәп укытучыларына килеп төшкән таләп турында сөйләп уздым: укытучыларга мәктәп укучылары Вконтакте социаль челтәренең нинди оппозицион төркемнәрдә торуларын тикшереп, мәгариф идарәсенә хисап җиткерү бурычы йөкләнде. Шәһәр идарәсе фикеренчә, шундый "деструктив төркемнәр" рәтенә Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальныйның Казандагы штабы, коррупциягә һәм пенсия реформасына каршы җыеннар төркемнәре керә. Чаллы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге белгече Татьяна Бросалина сүзләренчә, "деструктив төркемнәр" исемлеге һәм гомумән алганда мондый мониторинг идеясе авторы – Татарстан президенты җитәкләгән Террорчылыкка каршы комиссия. Түрәнең сүзләрен "Медиазона" китерә" дип аңлатып китә Рушан Вәлиуллин.

Алга таба ул турыдан-туры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә.

"Рөстәм Нургали улы, без сезнең ни өчен шулай эшләгәнегезне яхшы аңлыйбыз – сез Коррупциягә каршы көрәш фонды һәм Навальныйның Казандагы штабы тарафыннан үзегезгә карата үткәрелгән тикшерүләре өчен үч аласыз. Сезнең сарайларыгыз һәм очкычларыгыз, зур бизнестан ришвәтләрегез һәм сездәге сәгать коллекциясе турында без барын да беләбез. Элегрәк сез моңа митингларны тыюлар, активистларга каршы җинаять эшләре һәм яшәү урыннарында тентүләр белән җавап бирдегез. Ләкин балалар әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынмасын өчен аларны куркыту, бу коточкыч көрәштә укытучыларны куллану – сезнең тарафтан, Рөстәм Нургали улы, хәттин ашу!
Сез начар эш кенә түгел, ә политик ахмаклык, хата да эшлисез. Аның өчен сезне яшь буын да, укытучылар да кичермәячәк!" дип тәмамлый сүзен активист.

16 декабрьдә Чаллы түрәләренең укытучыларга балаларның кайсылары "социаль челтәрләрдәге деструктив төркем һәм берләшмәләрдә" торуын ачыклауны таләп итүе билгеле булды. "Җимергеч" берләшмәләр исемлегенә 18 опозиция төркеме дә кертелгән диелде. Исемлектә "Он нам не Царь!", "Свободные новости", "ФБК", "Команда Навального Казань", "Я против Путина и ЕР", "Денег нет — но вы держитесь!" һәм башка төркемнәр аталды.

XS
SM
MD
LG