Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт департаменты Навальныйны ФСБ хезмәткәрләре агулаган дип саный


Алексей Навальный үзен агулауда шикләнелүчеләр фотоларын күрсәтә
Алексей Навальный үзен агулауда шикләнелүчеләр фотоларын күрсәтә

Навальныйны агулау сәбәпле АКШ Русиягә каршы яңа чикләүләр дә әзерли.

АКШ дәүләт департаменты Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулауга Русия хакимияте катнашы булуы турында фараздан кала башка нинди дә булса дөреслеккә охшаш аңлатма юк дип белдерде. Дәүләт департаменты вәкиле бу турыда CNN телеканалына әйтте. Әлеге канал узган атнада Навальный агулануы турында тикшерү чыгарган медиаларның берсе булды. Тикшерүдә агулауга ФСБ хезмәткәрләре катнашы бар диелә.

Дәүләт департаменты вәкиле сүзләренчә, АКШ хакимияте ФСБ хезмәткәрләре "Новичок" нерв-паралитик матдәсен Навальныйны агулау өчен кулланган.

"Әлбәттә, президент Путин һәм Русия хөкүмәте безнең башкача уйлавыбызны тели. Ләкин Русиянең Алексей Навальныйның агулануы турында сорауларга җавап бирә алмавы күп нәрсә турында сөйли. Русия аңа каршы яшерен сүз куешуның күпсанлы, еш кына каршылыклы теорияләрен китерде. Әйдәгез турысын әйтик: мондый яшерен килешү теорияләре – бары тик Русия хөкүмәте каршында куелган һәм ул җавап бирмәгән җитди сораулардан игътибарны читкә юнәлтү өчен генә", дигән АКШ дәүләт департаменты вәкиле. Аның сүзләрен CNN китерә.

Ике чыганакка сылтанып CNN Кушма штатлар Навальныйны агулау сәбәпле Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерләгәнен дә хәбәр итә. Аларны кертү өчен президент идарәсе һәм президент Дональд Трампның үзенең хуплавы кирәк, Трампның моңа кадәр Навальныйны агулауда Русия хакимиятен турыдан-туры гаепләгәне булмады диелә.

АКШта химик корал кулланучы илләргә карата чикләүләр турында канун бар. Аерым алганда, Британиянең Солсбери шәһәрендә Сергей һәм Юлия Скрипальләр агуланганнан соң шушы канун нигезендә Русиягә каршы чикләүләр кертелде, бу агулауда Русия хәрби күзләү хезмәтен гаепләделәр.

Алексей Навальный 20 августта аңын җуйган хәлдә Омски хастаханәсенә салынды. Навальный көрәштәшләре аны билгесез матдә белән агуладылар дип белдерә. Омски хастаханәсе сәясәтченең организмында агу табылмады дип ышандыра, ә мәрткә китүенә аның матдәләр алмашы бозылу китергән ди. 22 августта иртән Навальный Германиядән килгән махсус очкыч белән Берлинга алып кителде. Аны Шарите клиникасына китерделәр. Анда авыруның организмында "Новичок" төркеменә керүче агу матдәсе эзләрен таптылар. Русия хакимияте Навальный агуланган булуын кире кага, җинаять эше ачылмады.

Коррупциягә каршы көрәш фонды Bellingcat, The Insider, CNN һәм Der Spiegel басмалары Навальныйның агулануы ничек булганын аңлатучы тикшерү чыгарды. Анда сәясәтчене "Новичок" белән аның артыннан берничә ел күзәткән ФСБ хезмәткәрләре агулаган диелә. Навальный үзе андый операция ФСБ башлыгы Александр Бортников һәм Русия президенты Владимир Путин рөхсәтеннән башка уздырыла алмас иде дип нәтиҗә ясаган.

Соңрак Навальный үзенең ФСБ хезмәткәре дип саналган бер кеше белән сөйләшүен интернетта чыгарды. Бу кеше Навальныйга һөҗүм булганын фактта таный һәм, җитәкчелек белән сөйләшәм дип уйлап, әлеге эшнең нечкәлекләрен сөйләп бирә. ФСБ бу сөйләшүне "ялган язма" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG