Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугыш балалары". Үткән тарихка яңа караш


"Сугыш балалары" проектында катнашучылар

Азатлык 2020 елга йомгак ясауны дәвам итә. Бүген без бу елдагы мөһим проектларның берсе - "Сугыш балалары" циклына нәтиҗә чыгарабыз, укучыларыбызның кайтавазларын искә төшерәбез, каһарманнарның хисләре белән уртаклашабыз.

Азатлык быел да укучыларына мөһим яңалыкларны хәбәр итеп торуы белән беррәттән, көн кадагына интервьюлар да, эксклюзив репортажлар, аналитик язмалар әзерләгәндә аерым проектлар ясарга да мөмкинлек тапты. Ел йомгакларын ясаганда күпләрне битараф калдырмаган "Сугыш балалары" проектын искә төшерергә тәкъдим итәбез.

Быел Икенче дөнья сугышының тәмамлуына 75 ел тулды. Әлбәттә, пандемия, аны бәйрәм итү чараларына үзгәрешләр кертте. Күпчелек дәүләтләрдә зур парадларны уздырудан баш тарттылар. Иң купшы парадлар уздыручы Русия дә чигенергә мәҗбүр булды, әмма аны Путинның конституцияне үзгәртүе өчен илкүләм тавыш бирү алдыннан, 24 июньдә уздырдылар. Русия хакимияте өчен 9 Май - Җиңү бәйрәме мөһим, изге даталарның берсе. Һәм соңгы елларда ул патриотизмы көчәйтү коралына әверелде, "ура патриотизм" көчәйде, "На Берлин!", "Можем повторить!", "Спасибо деду за победу!" кебек шигарләр дә киң таралды. "Үлемсез полк" кебек идеологик чара ахыр чиктә күз буяуга, анда катнашучыларның санын арттырыр өчен мәҗбүриләүгә әйләнеп калды...

Сугыш афәтен үз башыннан кичергәннәр, сугыш утында исән калып өйләренә кайткан яугирләр саны кимегәннән кими бара. Һәр районда дистә ветеран җыеламы икән? Япь-яшь егет, кызлар булып сугышка киткән, аның афәтен сөйләрдәй кешеләр дә калмый. Алар гына түгел, әтиләре сугышка китеп, ятимлектә үсәргә туры килгән тулы бер буын да мәрхүмнәр исемлеген арттыра.

Азатлык Икенче дөнья сугышының коточкыч фаҗига булуын балачаклары 1941-1945 елларга туры килгән шәхесләр аша күрсәтте. Гап-гади татар ирләре, хатыннары һәм аларның бала күңеле аша уздырган хатирәләре... Әти дип әйтергә тилмереп узган ятим балачак, ачлык һәм ялангачлык, миһербансызлык һәм вәхшилек, Җиңү бәйрәмен елап, дога укып каршы алулары – бу хакта "Сугыш балалары" проектында катнашучылар яшерүсез сөйләп аңлатып бирде...

Зәйнәхетдин Хәйретдинов: "Сугыш елларында хәер сорап йөрдем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:30 0:00

Зәйнәхетдин Хәйретдинов. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында туып-үскән. Ул "Сугыш балалары" проектының беренче каһарманы булды. 5 яшьлек бала килеш яланаяк авылдан-авылга ризык теләнеп йөргәнен, ятим булуын үчекләп кыйналганнарын, өйләрендә яшереп укылган намаз өчен аны мәктәптә үзен дә, әнисен дә халык алдында хурлап сүгүләрен елап искә алды ул. Аның бу хатирәләрен күпләр елап карады һәм ул иң күп каралган видеоларның берсе булды. Зәйнәхетдин сугыш афәте тулы бер буынның гомерлеккә төзәтә алмаслык ярасы икәнен аңлата алды. Ул бу видеоны күрде, рәхмәтен җиткерде. Гади татар авылында туып-үскән татарларның сугышны ничек кичергәнен яңа буын да белергә тиеш, шуңа да күпләр моны татар тарихы, татар кешесенең тарихы итеп кабул итте. Кызганыч, ул быел 83 яшендә бакыйлыкка күчте.

Аның каравы, аның нәселе дәвам итә. Зәйнәхетдин бабай быел җәй өзелсә, көз аның чираттагы оныгы аваз салды. Тормыш яңара, дәвам итә.

Сугыш балалары. Миңнияр Мәсәгутов
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:25 0:00

Миңнияр Мәсәгутов. Башкортстанның Федоровка районы Өчбүләк авылы кешесе. Миңнияр бабай Оренбур белән чиктәш булган кечкенә татар авылы ирләренең сугышка китү тарихын бик җентекле белүе белән аерылып торды. Сугыш башланганда аңа 10 яшь була, бу бөтен вакыйгаларны, хәлләрне ныклап сеңдереп кала торган чак. Кайсы йорттан ничә ир киткәнен, кайбер тулы гаиләләрнең бөтен ирләре сугыш кырында ятып калганын да истә тота ул. Атасына "повестка" килү көнен дә, капчыкка нинди ризык, кием тутырылуын, авылдан чыгып киткәндә ирләр нинди җыр башкарганын да яхшы хәтерли.

Без көн саен яшәү өчен көрәштек

89 яшен тутырган Миңнияр бабай совет гаскәре чабаталы, ачлы-туклы сугышка керде, шуңа кеше күп кырылды дип искә ала. Ачлы-туклы халыкка да, аеруча балаларга, ерак авылларда яшәүгә карамастан, АКШтан һуманитар ярдәм килү аркасында исән калдык дип сөйләде ул. Сугыш бетсә дә, беренче тапкыр туйганчы ашау 1957 елда булды, анда да кара ипи иде дип искә ала ул.

"Бәхетле чагыгыз бар идеме?" дигән сорауга: "Сугыш вакытында күп эшләттеләр. Һәм гел ашау турында уйладык. Рәхәт балачак булмады. Без көн саен яшәү өчен көрәштек. Исән калу өчен көрәштек", диде Миңнияр абый.

Миңнияр абый әле дә исән-сау. Ул да бөтен гаиләсе белән видеоны карап, хатиләренен яңартты. "Бу куркыныч сугыш тарихын кешеләр белергә тиеш", диде ул.

Сугыш чоры балалары. Флүрә Хурамшина
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:05 0:00


Флүрә Хурамшина. "Сугыш балалары" проектында хатын-кыз күңеле белән сугыш чорын искә алучыларның берсе. Моңа өстәп аның хатирәләре безгә сугыш чорында Казандагы тормышын күзалларга мөмкинлек бирде. Казанның Яңа татар бистәсендә үскән Флүрә апа әтисен хәтерләми. Сугышка киткән килеш ул кире әйләнеп кайтмый. Ятимлектә үтә аның балачагы. Әтисез яшәүнең үз авырлыгы бар дип аңлата Флүрә апа. Ятим кеше кагыла, сугыла, якланмыйча үпкәләтелә ди ул. Шуңа да ул солдат киеменнән күргән һәрбер ир кешене дусларына, урамдагы бала-чага алдында ким-хур булмас өчен, "Бу – минем әти" дип таныштыра. "Әтием булган булса, әлләкем булыр идем!" дип искә ала күз яшьләре белән Флүрә апа.

Безнең өчен тагын бер мөһим күзәтү. Шәһәрдә яшәүчеләр сугышта авыл кешеләренә җиңелрәк дип санаган, үз бакчасы, хуҗалыгы бар, ач түгелләр дип фикер йөрткән. Авыл кешесе исә салымнарга буылып, ичмасам, шәһәрдә һуманитар ярдәм бар, бушлай ашаталар дип фикер йөрткән. Чынында, кеше кайда гына яшәмәсен, ул ач, ялангач булган.

Флүрә Хурамшина "Сугыш балалары" проектында барыбыз өчен дә мөһим сүзләр әйтте. Гади итеп әйтте, әмма аңлаешлы.

Бүген сугышны фаҗига дип түгел, ә күкрәк кагып каһарманлыкка тиңләп кабул итү гадәте таралды

"Сугыш минем буынны мәрхәмәтлеккә өйрәтте, нинди генә авырлык булмасын, кеше булып калырга кирәклеген аңладык. Әмма бүген сугышны фаҗига дип түгел, ә күкрәк кагып каһарманлыкка тиңләп кабул итү гадәте таралды. Җиңү көне җитә башласа, "Можем повторить!" дигән язулар чыга. Моны сугышның ни икәнен аңламаган кешеләр әйтә. Һәр кеше әти-әниле булып бәхетле үсәргә лаек, безгә исә андый бәхет тимәде...", диде ул.

Флүрә Хурамшина бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә шәкертләргә дин нигезләрен өйрәтә. Сугышта һәлак булганнар – шәһитләр дип, аларга дога кыла...

Азатлык әзерләнгән бу проект сезне битараф калдырмыйча "Сугыш балалары" белән бергә елагансыз икән, аларның хатирәләре сезнең дә күңел кылларына кагылып, уйланырга мәҗбүр иткән икән, без максатка ирештек.

2021 елда да Азатлык кешелеклелек турында мәгълүматлы яңа проектлар әзерләвен дәвам итәчәк. Нинди темалар, нинди материаллар күрергә телисез
языгыз, фикерләрегез белән уртаклашыгыз. Һәм безнең проектлар турында башкаларга да сөйләгез, укытыгыз, күрсәтегез.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG