Accessibility links

Русия хәрбиләре аннексияләнгән Кырымда ковидны дәвалау өчен ике вакытлы һоспитал төзи башлады


Кырымда Русия хәрбиләре
Кырымда Русия хәрбиләре

24 декабрь көнне Ялта һәм Акмәчеттә Русиянең Көньяк хәрби бүлгесе хәрбиләре ике COVID-19 һоспитале кора башлады.

Ялтага хәрбиләр Акъярдагы (Севастополь) Кара диңгез флотыннан, ә Акмәчеткә - Ростовтан ИЛ-76 очкычы белән китерелде. Акмәчеттә һоспитал әле яңа гына төзелгән медицина үзәгендә урнашачак.

Яңа медицина үзәге
Яңа медицина үзәге

Русия рәсмиләре сүзенә караганда, Дондагы Ростовтан шулай ук йөзләп хәрби табиб, 100 тонна дару, медицина җиһазлары, тикшерү лабораториясе да җибәрелгән.

Ялтада исә 100 кешелек вакытлы һоспитал өр-яңадан төзелә, аны иртән торгыза башладылар. Роспотребнадзор элегрәк Кырымның COVID-19 йоктыручылар саны белән Русиядәге кызыл зонага керүен, андагы эпидемиологик вазгыятьнең кискен начарлануын белдергән иде. Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов бу уңайдан Путинга мөрәҗәгать итте, хәрбиләрнең яңа төзелеш башлап җибәрүе шуңа бәйле. Кырым һәм Акъярдагы Роспотребнадзор җитәкчесе Наталья Пеньковская Кырымда коронавирустан октябрьдә 75, ноябрьдә - 155, декабрьнең егерме көнендә исә 144 кеше вафат булганын, укытучылар һәм укучылар арасында чирне йоктыручылар санының соңгы атнада 39 процентка артканын белдерде.

Коронавирус йоктыручылар саны Кырымда курорт сезоны тәмамланган соң шактый үсә башлады.

Бәйсез медиа, халыкара оешмалар Кырымда күрсәтелгән коронавирус йоктыручыларның рәсми саннарын танымый. Шушы катлаулы вазгыятьтә коронавирус зәхмәтенә Кырымдагы су кытлыгы да өстәлде. Вакытлы һоспитал ачылган Ялта төбәген су белән тәэмин иткән сусаклагычта нибары 17 процент кына су калды. Бу төбәктә дә суны иртән 3 сәгать һәм кич 3 сәгать кенә бирә башладылар.

Наталья Пеньковская элегрәк декабрь урталарында коронавирус йоктыручылар саны нык артачак дип кисәткән иде. Сергей Аксёнов 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр ябык биналарда киңкүләм чаралар үткәрүне тыю турында карар чыгарды, ләкин бер үк вакытта Кырымга читтән ял итәргә килүчеләрне чикләмәскә булды.

XS
SM
MD
LG