Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватан" демократик татар фиркасе рәисе Ринат Хафиз вафат


Ринат Хафиз
Ринат Хафиз

Татар активисты 71 яшендә Мәскәү өлкәсе Дедовски шәһәрендә вафат булган.

"Ватан" демократик татар фиркасе" оешмасы җитәкчесе, милли хәрәкәт активисты Ринат Хафиз вафат. Ул Мәскәү өлкәсендәге Дедовски шәһәрендә дөньядан китте. Бу хәбәрне аның көрәштәшләре җиткерде.

"Ринат Хафиз -"Ватан" демократик татар фиркасе рәисе, бик актив, үз фикерле кеше иде. Гаиләсенең, якыннарының, милләттәшләрнең кайгысын уртаклашабыз" диелә хәбәрдә.

"Ватан" фиркасе Мәскәүдә иң беренче барлыкка килгән татар оешмаларыннан булды. Аңа 1990 елның октябрь аенда нигез салынды, 1994 елда оешма Русия юстиция министрлыгында теркәлде. Фиркане күренекле татар активисты Мөхәммәт Миначев җитәкләде. Ул 2018 елда вафат булды.

Оешмага кешеләр бик күп кермәсә дә, алар татар милләте хокукларын яклап күп кенә мөрәҗәгатьләр тараттылар, пикет, митингларда катнаштылар.

"Ватан" фиркасе җитәкчеләренең тагын берсе - Әскәр Бикбаев быел март аенда вафат булды.

2012 елда Русиядә чираттагы президент сайлаулары алдыннан Ринат Хафиз Азатлыкка "Путин алдашу юлы белән тагын президент булырга маташа, Путин хакимияткә кабат килсә, бу җирдә татарга урын калмаячак" дип борчылуын белдергән иде. Әлеге сүзләрдән соң Владимир Путин тагын ике мөддәткә Русия президенты булды.


XS
SM
MD
LG