Accessibility links

Яңа боерык: бер табибка 35 авыру, КТ авыр хәлдәгеләр өчен генә


Яңа кагыйдәләргә ярашлы, авыру билгеләре булмаганнарга коронавируска тест ясалмаячак, компьютер томографиясе дә авыр хәлдәгеләр өчен генә булачак. Бу һәм башка үзгәрешләргә белгечләр бәя бирде.

Русия сәламәтлек министрлыгы коронавирус инфекцияле авыруларга медицина ярдәме оештыру турындагы 198н боерыгын үзгәртте. Сүз медикларның эш күләмен "оптимальләштерү" турында бара. Үзгәрешләр 26 декабрьдә гамәлгә керде. Азатлык берничә мөһим үзгәрешне аерып чыгарды, алар турында медицина адвокаты һәм табиб ни уйлаганын сорашты.

Авыру билгеләре булмаса, анализлар алынмый

Яңартылган боерыкта язылганча, әгәр COVID-19 бар дип шикләнелгән пациентта коронавирус инфекциясе, ОРВИ, грипп яки пневмония билгеләре 14 көн дәвамында күренми икән, аңа анализлар ясамаячаклар һәм сәламәт дип нәтиҗә ясап, өенә җибәрәчәкләр. Медицина адвокаты Юлия Казанцева фикеренчә, бу үзгәреш борчу тудыра, бигрәк тә авыруның симптомнарсыз да узу ихтималы булганда.

Юлия Казанцева
Юлия Казанцева

"Коронавируслы авырулар белән элемтәгә кергән кешеләр башкаларга йоктырып йөрергә мөмкин. Аңлашыла, бу дәүләт ягыннан акчаларны янга калдыру өчен эшләнә, тестларга һәм башкаларга түләргә кирәкми. Пандемия башында симптомнары булмаганнарны да мәҗбүриләп хастаханәләргә салалар иде, ә хәзер тест ясарга да теләмиләр. Механизмнарның бер-беренә туры килү-килмәве сораулар тудыра" ди адвокат.

Фәрманның шушы ук бүлегендә пациент ОРВИның уртача яки авыр формасы, грипп яки пневмониядән терелгәннән соң аңа COVID-19 вирусына лаборатория тикшерүләре уздырырга кирәкми диелә.

Яңа хастаханәләр һәм бер табибка 35 урын

Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына үзгәрешләргә ярашлы, ике типтагы стационарлар раслана. Беренчесе — авыр һәм нык авыр хәлдәгеләр, икенчесе куркыныч янаучы төркем пациентлары өчен.

Икенче төркем хастаханәләр савыгып килүчеләр өчен билгеләнгән, шулай ук җиңелчә һәм уртача авыручылар арасыннан куркыныч янаучы төркемгә керүче пациентларны күздә тота. Сәламәтлек саклау министрлыгы карарынча, монда бер табиб һәм бер шәфкать туташына 35 пациент туры килә.

"Инфекцияле авырулар бүлекләрендә медицина ярдәме күрсәтүнең гадәти тәртибенә караганда, бер инфекционист-табибка 15 урын һәм шул 15 авыруга биш тулы ставкалы һәм бер ярты ставкалы шәфкать туташы булырга тиеш. Хәзер авырулар ике тапкыр күбрәк. Бу хәлдә бер авыруның хәлен хәтта бер тәүлек дәвамында да бәяләве авыр булачак. Күптән түгел миңа коронавирустан үлгән кеше турында мөрәҗәгать иттеләр. Аның медицина документларында күренгәнчә, хәтта анализлар да көн саен алынмаган, гәрчә сүз үпкә җилләтү җиһазында ятучы авыру турында бара. Авыр хәллеләр белән шулай булгач, уртача хәлдәгеләр турында ни әйтеп була" ди медицина адвокаты.

Боерыкка ярашлы, җиңел һәм урта дәрәҗәдә авыручыларны, куркыныч янаучы төркемгә кермәүчеләрне хастаханәгә салмаячаклар. Мондыйларга шулай ук күзәтү рентгенографиясе, компьютер томографиясе, үпкәләрне ультратавыш белән тикшерү уздырудан да баш тартырга мөмкиннәр. Министрлык карарынча, нур диагностикасы ысуллары авыр һәм бик авыр хәлдә булганнарга яки куркыныч янаучы төркемгә керүчеләргә билгеләнәчәк.

Бер табиб та берьюлы 35 авыруны карый алмый

40 еллык табиб тәҗрибәсе булган Римма Камалова апрельдә Уфадагы Республика клиник хастаханәне карантинга япканда бу хастаханәнең ревматология терапия бүлеге мөдире иде. Ул беренче булып медиаларга хастаханәдә COVID-19 таралып китүе турында сөйләде. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына үзгәрешләр турында фикер белдереп, Камалова бер табиб та бернинди шартларда да берьюлы 35 пациентны күзәтә алмый дип белдерә. Мондый эш күләмен ул "реаль түгел" дип бәяли. Шул ук вакыттта медик "җиңел" һәм "уртача" пациентлар өчен нур терапиясеннән баш тарту — зарур булган чара икәнлеге белән килешә.

Римма Камалова
Римма Камалова

"Бөтенесенә рәттән КТ ясау дөрес түгел. Исегезгә төшерегез, без флюрографияне елга бер ясый идек тә, "башка ясарга куркам, нурланыш алырмын" дия идек. Ә монда шундый зур авырлык. Монда табиб симптомнар комплексын ачыкларга һәм шуннан соң карар кабул итәргә тиеш. Тәҗрибәле табиб аны һәрвакыт бәяли ала. Бездә бөтенсенә рәттән КТ ясыйлар иде, исегезгә төшерегез, җәйге чиратларны, күпме кешенең бернәрсәсе дә юк иде, ләкин аларны нурландырдылар. Бу да дөрес түгел бит", ди Римма Камалова.

Төбәкләргә табиб бригадалары киләчәк

Сәламәтлек саклау министрлыгы мобиль мультидициплинар бригадалар системы булдырган. Медицина хезмәткәрләрен төрле үзәкләрдән җыеп, табиблар җитмәгән төбәкләргә җибәрәчәкләр.

Шундыйрак бер бригада 2020 елның маенда Дагыстанга барып эшләгән иде. Төрле федераль үзәкләрдән алты табиб әлеге республикага коронавируска каршы көрәштә җирле белгечләргә ярдәм итәргә барды.

Дистанцион "больничный"

Яңа үзгәрешләргә ярашлы, COVID-19 йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучылар, коронавирус таралган илләрдән кайтучылар, ОРВИ, хастаханәдән тыш пневмония, грипп, яңа коронавирус инфекциясе симптомнары булучылар эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен хастаханәгә бармый гына да алырга мөмкин.

Элек мондый мөмкинлеккә инфекция белән бәйле вазгыять начар булган җирләрдән, чит илләрдән кайтучылар гына ия иде, ди адвокат Юлия Казанцева.

Аның сүзләренчә, бу мөһим адым табибларның хәлен җиңеләйтә.

Ясалма интеллект

Яңалыклар технологияләрен куллануны да күз уңында тота. Сүз яңа коронавирус инфекциясенә диагностика үткәрү турында бара, ә ул сурәтләр, тел, сөйләмгә анализ ясап, диагноз чыгаруга бәйле.

Русиядә ясалма интеллект куллану турында сөйләшү әлегә мәзәк дәрәҗәсендә

"Әлеге чынбарлыкта бу фантастика кебек яңгырый. Мәскәүдә ярый әле, чөнки биредә ясалма интеллектны кеше йөзен тану системы киң таралганга кулланып була. Мондый технология пандемиянең беренче дулкынында ук карантинда утырган кешеләрне ачыкларга ярдәм итте. Русиянең башка төбәкләрен алабыз икән, бу әлегә тормышка аша алмый. Мин Новосибирскида яшим. Табиблар компьютер програмнарына кереп бата да чыга алмый. Интернетка тоташу да проблем, рецепт язып бирү дә газап. Русиядә ясалма интеллект куллану турында сөйләшү әлегә мәзәк дәрәҗәсендә", дип саный адвокат.

Яңа табиблар

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы үзгәрешләре нигезендә хәзер COVID-19 белән чирләүчеләргә 5 ел дәвамында һөнәре буенча эшләмәгән табибларга да, кыска курслар узган медицина университетлары студентларына да беренчел медицина ярдәмен күрсәтергә рөхсәт ителә. Юлия Казанцева фикеренчә, мондый гамәлләр уңай нәтиҗәләргә китермәячәк.

"Мин коронавирустан үлүчеләр эшләренә күмелеп утырам, андый очраклар шулкадәр күп һәм аларның барысын да белгечләр дәвалаган. Ә күптән табиб булып эшләмәгән, тәҗрибәсез студентлар эшкә керешсә, ни булачак? Җаваплылык кемдә булачак? Авыручыларның, мәрхүм булучыларның туганнары Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә. Аңлыйм, медицина хезмәткәрләре саны аз, алар җитми. Алар үзләре дә авырый, быел медицина өлкәсен ташлап китүчеләр дә шактый", ди медицина адвокаты.

Аның сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләре "коронавирус"ка каршы көрәштә тиешле өстәмә акчага ия булсалар да, аларның башка премияләрен кисәләр. Мондый очраклар турында аңа еш мөрәҗәгать итәләр. Моңа өстәп табиблар, шәфкать туташлары чир йоктырса, аларны эштә йоктырган дип теркәмиләр. Бу хакта да Юлия Казанцева сөйләде.

Үзгәрешләр тәэсире

Юлия Казанцева табиблардан да, пациентлардан да мөрәҗәгатьләр саны арта дип билгели. Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән үзгәрешләр тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Авыручыларда, аларның туганнарында да, мәсәлән, логистикага карата сораулар күп — күпләр табибларны, ашыгыч ярдәм машинасын көтү озак дип зарлана.

Дистант рәвештә больничныйлар турындагы үзгәрешләрне исә адвокат уңай бәяли. Башка үзгәрешләргә исә бәя бирүдән ул баш тартты.

"Үзгәрешләрнең тәэсирен вакыт узу белән әйтә алачакбыз. Медицина хезмәткәрләре турында сөйлибез икән, миңа апрель-май айларында коронавирустан үлгәннәрнең туганнары яңа гына мөрәҗәгать итә башлады. Бу ярты ел узу белән дигән сүз. Пациентлар белән дә нәкъ шундый очрак. Медицинага бәйле эшләр озакка сузыла. Шуңа күрә бу үзгәрешләрнең "сәламен" алты ай узу белән генә татый башлаячакбыз", диде Юлия Казанцева.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG