Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан Яна Габбасова "Голос" проектында җиңде


Олег Аккуратов һәм Яна Габбасова.
Олег Аккуратов һәм Яна Габбасова.

Яна Габбасова Нефтекама шәһәреннән.

Беренче каналда баручы "Голос" проектының чираттагысында Башкортстаннан Яна Габбасова җиңү яулады. Ул финалда 51,1 процент тавыш җыеп Олег Аккуратовны (48,9 процент) узып китте.

Габбасова жюри Полина Гагарина такымында иде.

Яна Габбасовага 17 яшь, ул Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән. Ике ел элек Мәскәүгә күчкән, музыка училищесында укый.

  • 2018 елда Башкортстанның Авыргазы районыннан Рушана Вәлиева "Голос.Перезагрузка" сезонында катнашкан иде. Ул финалга килеп җитте, әмма аның икенче турыннан уза алмады.
  • 2012 елда, тапшыруның беренче сезонында Татарстаннан Динә Гарипова җиңү яулады. Ул вакытта финалга республикадан Эльмира Кәлимуллина да чыккан иде.
  • 2015 елда "Голос" тамашасының балалар өчен бәйгесендә финалга Казаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Үзбәкстаннан килгән Сабина Мостаева​ чыкты. Мостаева җиңү яулады. Сәйдә "сукыр тыңлаулар"да "Су буйлап" татар халык җырын башкарды.

XS
SM
MD
LG