Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәния Хуҗахмәт: "Татарның өстенлеге — укымышлы булуда"


Фәния Хуҗахмәт

"Милләт" нәшрияты җитәкчесе, ике китап кибете хуҗасы, 28 ел дәвамында "Татар-мөселман календаре"н нәшер итүче, үзе дә китаплар авторы, танылган журналист Фәния Хуҗахмәт белән аның эшчәнлеге, милли вазгыять хакында сөйләштек.

— Фәния ханым, "Милләт" нәшрияты эшен башлап җибәрү фикере ничек туды? Ул чакларны хәтерлисезме?

— Хәтерлим. 90нчы еллар иде. Ул чакта тормыш кыйммәтләре башка: өмет, хыял бүгенгегә караганда күпкә өстен иде. Фәүзия Бәйрәмова, Төркиягә барган җиреннән "Сөембикә" романын алып кайтты да, без шуны төрекчәдән татарчага тәрҗемә итеп бастырырга булдык. Тәрҗемә ясадык, китап итеп җыйдык, әмма шуны басарга типография таба алмый тилмердек – басарга теләмәделәр. Цензура көчле иде бит. Ул чакта заводларның типографияләре дә гөрләп эшләп тора, төрле типографияләргә барып карадык. Чаллыдагы "КамАЗ" заводы типографиясендә директор Вахит Имамов иде, ул гына китапны укып чыгып, басарга ризалык бирде. "Сөембикә"без 25 мең тираж белән дөнья күрде. Аннан соң кабат-кабат бастырдык без аны. Менә шул чакта татар кешесенә нәшриятларның ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап, "Милләт" нәшриятын оештырырга булдык.

— Ни өчен нәкъ менә "Милләт" нәшрияты? Бу 90нчы еллардагы милли хәрәкәт шаукымы нигезендә бирелгән исем булдымы?

Татар кешесе элек-электән заводларга кызыкмаган, ә нәшрият, мәдрәсә, типографияләр ачкан

— 1908-1917 елларда Казанда "Милләт" нәшрияты булган инде, бу шул исемне яңартып, ул эшчәнлекне дәвам итү булды. Татар кешесе элек-электән зур заводларга кызыкмаган, ә нәшрият, мәдрәсә, типографияләр ачкан. Шул ук Хөсәеновлар, Кәримовларны алыйк... Петр Знаменский да, Казан халкын чукындырырга (чумылдырырга) килгәч, татарларның укымышлы булуына игътибар иткән, кайсы елда ничә татар китабы басылуын исәпләп, үз белешмәсен язган бит. Кайсыдыр бер аралыкта татар-мөселманнар өчен 2 миллион китап басылуын әйтеп калдырган. Елга бер мәртәбә Мәкәрҗә ярминкәсе узган, аннан да кешеләр китапсыз кайтмаган. Безнең эш батырлык түгел, менә шул традицияне дәвам итү, нәшрият белән халыкка белем эстәү генә иде. Шуннан соң 1993 елда беренче тапкыр "Татар-мөселман" календарен чыгардык. Бүген нәшрият оештыруның да, типография табуның да бер кыенлыгы юк. Хәзер күп язучылар нәшриятны әйләнеп узып, үзлегеннән дә китап бастыра. Аларны да үзенә күрә бер нәшрият дип атарга була инде.

— Фәния ханым, "Татар-мөселман календаре" быел 28нче тапкыр басылды. Иң беренче санының гомуми тиражы 140 мең данә булуын беләм, чагыштыру өчен, 2020-2021 еллар өчен календарь нинди тираж белән басылды?

— Узган елны 70 мең данә итеп бастырган идек, быелгысының гомуми саны 50 мең данә булды. Өстәмә тираж инде булмас дип уйлыйм.

— Нишләп "булмас" дип әйтәсез?

Без бастырдык, ә алар бер календарь дә алмады

— 2020 елгы "Татар-мөселман календаре" Бөтендөнья Татар конгрессы белән сөйләшеп, республиканың – 100, суверенитетның – 30 еллыгына, халык санын алуга багышлап чыгарылган иде. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләшкәндә: "Булышабыз, сезгә дә булышмагач, без кемгә булышыйк", диде. Без бастырдык, ә алар бер календарь дә алмады. Халык саны да кирәк булмады. Хәзер апрельдә халык санын алу була, аларга кызыклы материаллар кирәк булырга мөмкин, минем 8 мең календарем калды – килсеннәр дә алсыннар. Бәлки коронавирус булмаса, өстәмә тираж алардан башка да сатылып беткән булыр иде. Узган ел Болгарда да җыен булмады, дини чаралар да, Сабантуйлар да узмады бит... Четерекле әйбер инде бу, андый әйберләр турында сөйләшәсем дә килми.

— Сезнең Казанда, Тукай урамындагы 23нче һәм 57нче йортларда ике китап кибетегез бар. Коронавирус китап сату эшендә матди яктан зур кыенлыклар тудырдымы?

— Китап кибетләре тоту, китап сатуны мин төп эшем дип күрмим. Безнең төп эшчәнлек – ул календарь чыгару. Мин хәзер бер аягым белән 2022 елда яшим инде: кояш кайчан чыга, кайчан бата, нинди бәйрәмнәр булачак... Ике ай урынымнан селкенми дә утырып, киләсе елга дигән календарьне эшләп бетерергә кирәк. Җәйгә кадәр бастырырга өмет итәм, чөнки быел сабантуйлар булыр, Болгар җыеннары да узар. 2022 елда әле, Аллаһы теләсә, Болгарда зур бәйрәм була, ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Анда кунаклар да бик күп киләчәк. Календарьне милләтнең йөзен чагылдырырдай бай эчтәлекле итеп бастырырга кирәк.

Фәния Хуҗахмәт
Фәния Хуҗахмәт
Китап чыгару, китап сату – ул минем җанга рәхәтлек бирә торган эш

Аннан соң хәзер шундый дәрәҗәгә җиттем: миңа инде акча кирәкми – тормышның кыйммәте акчада түгел. Бала-чагам юк, киемнәрем үлгәнче җитә, 12 сутый җирем, 8 төп алмагачым бар, димәк, ачка үлмәячәкмен. Китап чыгару, китап сату – ул минем җанга рәхәтлек бирә торган эш. Шушы татар китаплары арасында миңа рәхәт. Иң мөһиме: милләттәшләрем күбрәк татарча укысын, белсен. Элек тә, бүген дә китап сатудан килгән акчалар шунда ук яңа китап бастыруга тотыла. Мин менә бу кибетне "китап базы" дип атыйм, чөнки монда ничә мең китап барлыгын үзем дә белмим. Сата торабыз – яңасын бастыра торабыз.

— Татар китапларын бастыручы нәшриятларга хөкүмәттән ниндидер субсидияләр, грантлар, дәүләт ярдәме бармы?

— Миңа юк. Мин алар белән бәйләнешмәскә тырышам. Хөкүмәт бер тиенне биш итеп алмаса, үзе ярдәм бирмидер ул. Элекке заманнарда, премьер-министр Мөхәммәт Сабиров булган чакларда әле, НДС салымының яртысы Мәскәүгә китә, ә икенче яртысы Татарстанда кала иде. Республика хисабына кала торганын китап чыгаручыларга безнең хөкүмәт гафу итә ала иде. Хәзер өстәмә бәягә салым 20% тәшкил итә һәм ул Мәскәүгә китә.

— Фәния ханым, календарьне чит төбәкләргә ничек таратасыз?

Читтә яшәп, бер татарча сөйләшергә сусаучы кешеләр бар

— Күп төбәкләрдә үзебезнең танышлар бар, шулар аша таратыла. Өч дистә елга якын шушы өлкәдә эшләгәч, элемтәләр әкренләп туплана, җайга салына ул. Сораучыларга почта яки төрле транспорт компанияләре аша да җибәрәбез. Пермьгә күптән түгел 30 данә календарь салдык. Элек тиражлар зур булганда, календарь 100-120 меңәр данә чыкканда без өч почта белән эшли идек. Ул чакта Татарстан почтасы иде бит әле. Аннары ул Русия почтасына әйләнде. Хәзер почта аша бандероль салу бәяләре коточкыч зур. Тик читтә яшәүче татарлар андый әйбергә акчасын жәлләми ул. Читтә яшәп, бер татарча сөйләшергә сусаучы кешеләр бар. Бер ханымны беләм: ул безнең аша татарча китаплар ала һәм айлык пенсиясенең яртысын безнең белән ярты көн телефоннан сөйләшеп бетерә. Ул шул сөйләшүне көтеп, шуның белән яши, шуннан җанына рәхәтлек таба. Без татар теле мохитендә яшәгәч, телнең кыйммәтен аңлап та бетермибездер, ә менә аның өчен бүген ул иң сагынычлы байлык.

— Артык калган календарьларны кая куясыз?

— Дини бәйрәмнәрдә таратабыз, мәчетләргә, социаль оешмаларга, төрмәләргә җибәрәбез.

— Узган елдан "Татар-мөселман календаре" сайты яңартыла башлаган, социаль челтәрләрдә дә төркемнәр алып бара башлагансыз.

— Без ул сайтны 2017 елда ук эшләгән идек, ничектер кул җитмәде. Узган елдан интернетта активлаштык, чөнки читтәге татарлар безне интернет аша эзләвен әйтте.

— Сайтыгызда "республиканың – 100, суверенитетның – 30 еллыгы минем өчен әрнүле, күз яшьле бәйрәм", дип язгансыз. Бу ни өчен шулай?

— Республика көнен бик зурлап бәйрәм итәргә тиеш идек, чөнки без моңа көрәш белән ирештек, өстәвенә шушы 100 ел да көрәш еллары булды. Ләкин менә коронавирус кына бәйрәмгә күләгә төшерде. Суверенитет көнендә, 30 августта, шәһәр халык белән тулып алды анысы... Әрнүле бәйрәм, чөнки безгә Аллаһы тәгалә күбрәк мөмкинлек биргән иде, күп әйберне кулдан ычкындырдык. 1990нчы еллардагы алга китеш булмаса, бу "Татар-мөселман календаре" дә, татар мәктәпләре дә, хәзергә кадәр чыгучы татар китаплары да булмас иде. Күпме газет-журналлар ачылды безнең ул көрәштән соң...

Безнең алда бүген бер генә бурыч тора: бу этапта ничек тә исән калырга кирәк

Боларның барын да бетерү өчен Мәскәүдә бик күп акча тотыла, шушы максат белән хәтта аерым институтлар эшли. 2012 елның 19 декабрендә кабул ителгән һәм Путин тарафыннан имзаланган стратегик планга күрә, 2025 елда Русиядә бер тел, бер милләт, бер дин генә калырга тиеш. Бу эш шулкадәр яхшы итеп алып барыла, күз алдында тормышка ашырыла. Менә шундый шартларда без ничек исән калыйк, милләтне ничек саклыйк? Безнең алда бүген бер генә бурыч тора: бу этапта ничек тә исән калырга кирәк. Дөнья гел бер көйгә бармый, бер генә империя дә мәңгелек түгел. Татарстанны басып алып Русия империягә әйләнде. Хәзерге заманда дөньякүләм аренада империя булып тору – ул хурлык. Ә Русия бары тик Татарстанга мөстәкыйльлек биреп кенә империя булудан туктый ала.

— Милләт буларак исән калу юлын сез нәрсәдә күрәсез?

— Безнең өстенлек – укымышлы булуда. Без башка белән алдыра алмыйбыз, бары тик белем белән алдыра алабыз. Ленин әйткән бит: "Мөселманнарның иң начар ягы укымышлы булуда һәм әдәп-әхлакта", дигән. Әдәп-әхлакка басым ясалмаса, булмый. Кая барсак та без зыялылык, укымышлылык, әдәп белән аерылып торырга тиеш. 2021 елгы "Татар-мөселман календаре"ндә Дания Заһидуллинаның моннан 30 ел элек язылган мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда ни рәвешле милли педагогиканы, телне, мәктәпләрне эзлекле бетерүләре турында тәфсилләп язган. Ул чорда язылган мәкалә бүгенге вазгыять белән бик аваздаш. Менә шуны укыгач аңлашыла: татарга латин, гарәп графикасын яхшылап өйрәнергә, шуңа әкренләп күчәргә кирәк. Латин графикасын өйрәнү кыен түгел, чөнки инглиз теле дәресләре саны мәктәпләрдә туган телдән күбрәк. Ул хәрефләр андагыдан әллә ни аерылмый. Ә гарәп графикасы безнең күп архивларны барлау, әдәбиятны уку, дингә юл салу өчен кирәк.

— Фәния ханым, милли хәрәкәтләрдә дә катнашкан һәм гомер буе милләт өчен эшләгән кеше буларак, сезнең күзлектән, милләтнең иң зур фаҗигасе нәрсәдә?

— Милләтнең беренче зур фаҗигасе – катнаш никахлар. Икенчесе – эчкечелек. Икенчесе белән көрәштә безгә кануннар ярдәм итә әле. Егет-кызларыбыз күбесе үз машинасында йөри, эчә алмыйлар. Әз генә шәраб кабып куеп та булмый инде андый очракта, шунда ук машина йөртү хокуксыз каласың. Ә менә катнаш никахтан ничек котылып булуын мин белмим. Бу — коточкыч афәт.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG