Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасын экстремистлыкка тикшерүне сораган активистка президент идарәсеннән җавап килгән


Ленар Мифтахов
Ленар Мифтахов

Татарстан президенты идарәсе Ленар Мифтаховка Русия прокуратурасының үзенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

Татарстан прокуратурасының эшчәнлеген экстремистлыкка тикшерүне сорап язган татар активисты Ленар Мифтаховка республика президенты Рөстәм Миңнехановтан җавап килгән. Бу хакта ул Facebook-та хәбәр итте.


Татарстан президенты идарәсенең халыктан килгән хатлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Роза Килькеева тарафыннан язылган хатта прокуратурага төбәкләр, вазыйфаи затлар йогынты ясый алмый диелгән. Мифтаховка Русия прокуратурасының үзенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Активист моның мәгънәсен күрми.

"Беренчедән, рус дәүләтенең хакимиятенә мин сирәк очракта гына мөрәҗәгать итәм. Икенчедән, әгәр мин Татарстанда татар теле, мәдәнияте, гореф - гадәтләре белән уңышлы көрәшәләр дип хат язсам, Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләрен бүләкләү һәм рәхмәт җиткерү көтәчәк, бу минем планнарга керми. Өченчедән, Татарстан прокуратурасы эшчәнлегенең канунилыгын тикшерү өчен комиссия төзү вакыты әле җитмәгәндер, мөгаен. Ярара, көтәбез", дип яза Мифтахов Facebookтагы битендә.

Моңа кадәр милли активист, публицист Ленар Мифтахов Татарстан прокуратурасының эшчәнлеген экстремистлыкка тикшерүне сорап, республика президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат язган иде. Мөрәҗәгатендә Ленар Мифтахов Татар иҗтимагый үзәгенең прокуратура тарафыннан эзәрлекләнүен дә искә ала.

15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тануны һәм аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.

18 гыйнварда танылган татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да Татар иҗтимагый үзәгенең экстремист оешма дип ябылу ихтималы уңаеннан Татарстан президентына мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG