Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX ширкәтенең Falcon-9 ракеты галәмгә 143 иярчен чыгарды


Falcon-9 (архив фотосы)
Falcon-9 (архив фотосы)

Илон Маск ширкәте яңа рекорд куйды.

24 гыйнвар SpaceХ галәм ширкәте бер ракет ярдәмендә галәмгә 143 иярчен чыгарды. Falcon-9 ракеты Флоридадагы галәм аланыннан җибәрелде.

Бу "Транспортер-1" иярченнәрне галәмгә чыгару програмы кысаларында башкарылды. Галәмгә иярченнәрне Falcon-9 ракеты чыгарды. Моңарчы ракетны җибәрү һава торышы аркасында кичектерелгән булган.

"Транспортер-1" програмы үзенчәлеге шунда – тарихта беренче тапкыр бер ракет ярдәмендә шулкадәр күп галәм җиһазы (143 иярчен) җибәрелә. Моннан тыш иярченнәрне Җир әйләнәсенә интервал белән, төрле вакытта җибәрәләр. Иярченнәрнең гомуми авырлыгы 5 тоннадан артык.

Җибәрелгән иярченнәрнең унысы "Старлинк" глобаль интернет системына карый. Ул SpaceХ ширкәтенең Җир шарын югары тизлекле интернет белән каплау програмы булып тора. Ике сынау иярчене 2018 елның февралендә җибәрелгән иде.

Соңгы елларда SpaceХ хосусый ширкәте галәмдә уңышларын арттыра. Дөньяның иң бай кешесе булган Илон Маск ширкәте галәмгә кораблар очыртуга бәйле берничә рекорд куйды. Аерым алганда, ул кешеләрне галәмгә чыгара алган беренче хосусый ширкәт булды. Айга җибәрелгән беренче хосусый җиһаз да SpaceХ-ныкы иде.

Ширкәтнең иң зур уңышлары арасында – Falcon ракетлары. Аларның төп үзенчәлеге – беренче баскыч Җиргә кире әйләнеп кайта һәм аны күп тапкыр кулланып була.

XS
SM
MD
LG