Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урманга керү юлларын япсалар, Себер татар авыллары юкка чыгарга мөмкин"


Төмән районында урман җиләкләрен сатучы татар хатыннары
Төмән районында урман җиләкләрен сатучы татар хатыннары

Сунарчылык, балыкчылык, кыргый шифалы үләннәр, чикләвек, гөмбә һәм җиләк җыю кәсебе — татар авылларының күпчелеге өчен яшәешнең бердәнбер чыганагы.

2020 елның сентябрендә Төмән өлкәсе Вагай районының Икенче Вагай, Бигеш, Күбәк авылларында яшәүче Себер татарларына үз авыллары янындагы урманнарга ауга йөрүне тыйганнар. Ау кишәрлекләренә керә торган юлларда шлагбаумнар урнаштырылган.

Үз авыллары тирәсендәге урманнарның чит кулларга тапшырылып, киртәләп алынуы татарлар өчен һич көтелмәгән хәл булды. Сунарчылык, балыкчылык, шифалы үләннәр, чикләвек, гөмбә һәм җиләк җыю кәсебе Себердә яшәүче татарларның күпчелеге өчен көн күрүнең бердәнбер чыганагы булып тора. Биредә урманга керү юллары ябылса, Себер татар авыллары юкка чыгарга мөмкин.

Әлеге авылларда яшәүчеләр урманның хосусый кулларга тапшырылып, киртәләп алынуына каршы чыкты. Бу турыда авыл кешеләре исеменнән Янис Абдуллин язган петициягә имза җыю башланды. "Урманыбызны урладылар" дип мөрәҗәгать итә алар Русия президенты Владимир Путинга. "Вагай районы халкы гомер-гомергә сунарчылык, балыкчылык, кыргый шифалы үләннәр җыю белән шөгыльләнә. Бу кәсеп халыкның күпчелеге өчен көн күрүнең бердәнбер чыганагы" дип яза Абдуллин.

Ләкин 2020 елның сентябрендә ул урманнарның Михаил Бородулин исемле, җирле халыкка хәтта исеме дә мәгълүм булмаган кеше карамагына күчүе сәбәпле әлеге авылларда яшәүчеләргә урманга ауга йөрүне тыйганнар. Ау кишәрлекләренә керә торган җирдә шлагбаумнар урнаштырылган. Бу җирле халык җыелышында күптән түгел генә билгеле булган. Әлеге ау кишәрлекләрен ул "сунарчылык ресурсларын торгызу" максатыннан янәсе ниндидер аукционда сатып алган. Җирле халык бу урманнарны Михаил Бородулинга тапшыру вакытында кагыйдәләр үтәлмәвен әйтә. Аерым алганда, аукцион уздыру турында игъланнар чыкмаган, авыл җитәкчеләрен андый аукцион булачагы турында кисәтмәгәннәр һәм аның кирәклеге турында сорамаганнар. Биредә яшәүчеләр соңыннан гына Бородулинның үзе белән бәйле төрле юридик затлар аша дистәгә якын ау кишәрлеген кулга төшерүен ачыклаган.

Вагай халкы урманга керү юлларына киртәләр куюның канунилыгын тикшерүне, канун бозып уздырылган аукционнар нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны, кулга төшерелгән урманнарны асаба халыкка кайтаруны сорый.

2009 елдан бирле Төмәндә халыктан табигать нигъмәтләрен җыючы "Ягоды плюс" дип аталган оешма эшләп килә. Аны тумышы белән Тугыз авылыннан булган Эльмар Ибуков оештырган. Монда мүк җиләге, эрбет чикләвеге, гөмбә кабул итәләр. Аларны шунда ук чистартып, эшкәртеп Төмәнгә алып китәләр. Бер өлешен сортларга аерып, туңдырып, төрәләр.

Вагай районы Казанлы авылы халкы эрбет чикләвеген киптерә
Вагай районы Казанлы авылы халкы эрбет чикләвеген киптерә

"Биредә барлыгы җитмешләгән исемдә тауар әзерлибез. Эш кызган вакытта, табигать нигъмәтләре өлгергәндә 10 меңләп кеше эшле була. Гөмбәләр Яркәү районында күбрәк җыелса, мүк һәм нарат җиләкләре Вагай, Тубыл районнарыннан килә. Мисал өчен, 2012 елдан авыл халкы 830 тонна мүк җиләге җыеп тапшырган булган. Вагай районында урнашкан татар авылларында яшәүчеләр мүк җиләге җыеп тапшырып кына көн итә. Шул акчага өйләр салалар, машиналар алалар, балаларын укыталар", ди Ибуков.

"Азатлык" сөйләшкән белгечләр бу районнарда урманга керү юлларына киртәләр куйсалар, Себер татар авыллары юкка чыгарга мөмкин дип саный.

Себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динар Абукин әлеге урман кишәрлекләрен кулга төшерүдә хәтта бер үк фамилиядәге кешеләргә язылган төрле ширкәтләр кулланылуын әйтә.

Динар Абукин
Динар Абукин

"Алар биләмәләрне арендага ала да, кешеләрне кертмәс өчен шлагбаум куя. Федераль канун нигезендә анда инде утлы корал, балта йә пычак белән керергә ярамый. Әмма Себер урманында төрле хәл булырга мөмкин, еш кына корал яки балта, һичьюгы пычак кирәк була. Кешеләр кыргый хайваннар һөҗүменнән үлгән очраклар да була. Ә мондый коралларга ия булу канунны бозуга санала. Әмма Тубыл, Яркәү, Вагай районнарындагы андый биләмәләр тирәсендә яшәүчеләрнең тормышларын дәвам итү өчен башка мөмкинлек юк бит. Кешеләр җиләк җыю, балык тоту, аучылык белән генә көн күрә. Нәтиҗәдә аларның болар белән шөгыльләнү мөмкинлеге чикләнә. Менә бернинди башка эш булмаган шундый авылларда яшәүчеләр Путинга мөрәҗәгать иткән. Бу урман кишәрлекләре ниндидер сәер рәвештә бер үк фамилияле кешеләр кулына эләккән. Бу очраклы рәвештә генә бер үк фамилияле кешеләр була ала, әмма мин алай уйламыйм, урманны кулга төшергән ул яңа ширкәтләр үзара бәйле дип уйлыйм", ди Абукин.

Абукин еш кына ул ширкәтләрнең хезмәткәрләре дә бер генә була һәм ул моны бик сәер күренеш ди. Ул монда канун бозу бар дип исәпли һәм җирле хакимият моңа юл куймаска тиеш ди. Авыл һәм район депутатларында да җаваплылык бар ди ул.

Тубыл шәһәре себер татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, тарихчы Зәйтүнә Тычинских авыл халкының урманнарда шифалы үләннәр, чикләвек, гөмбә һәм җиләк җыю мөмкинлеге бетерелү Себер татар авыллары өчен үлемгә тиң булырга мөмкин дип белдерә:

Зәйтүнә Тычинских (уртада)
Зәйтүнә Тычинских (уртада)

"Мин этнолог буларак шуны әйтә алам – кыргый җиләкләр, шифалы үләннәр, чикләвек һәм гөмбә җыю Себер татарлары өчен төп ризык һәм акча эшләү ысулы булып тора. Җирле халык җиләк, чикләвек җыеп, аны тапшыра яки сата, һәм бу акчага ел буена яши. Бу бигрәк тә Вагай һәм Тубыл районнары өчен актуаль. 1990нчы еллардан соң, колхозлар һәм совхозлар системы җимерелгәч, күпләр яңадан авыл хуҗалыгын торгыза алмады. 30 елдан артык вакыт узуга карамастан, бөтен җирдә дә кешеләр эшли алырлык агрохуҗалыклар, фермалар оеша алмады. Шуңа күрә Себер татарлары өчен җиләк, гөмбә һәм чикләвек җыю бик мөһим чыганакларның берсе булып тора. Төмән, Тубыл, Яулытора (Ялуторовски) шәһәрләре янында урнашкан авылларда яшәүчеләр бераз акча эшләп алу өчен шушы шәһәрләргә барып кайта, ә менә ерак авылларда яшәүче татарларда андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә алар өчен урманга кереп, нидер җыеп кайту бик мөһим", ди Тычинских.

Тубыл белән Вагай районнарында җиләк җыйсалар, Яркәү районында гөмбә җыю бик таралган. "Әгәр аларны бу яктан чикләсәләр, авыллардан шәһәрләргә күченеп китү көчәячәк. Бу процесс тагын да активрак барачак һәм авыллар юкка чыгачак", ди ул.

Шул ук вакытта, бөтен кеше дә үз авылыннан китә алмас. Мәсәлән, өлкәннәр китә алмый, туган якларын яратучылар да китмәс. Монда тагын бер сорау туа – алар нинди акчага яшәргә тиеш? Шуңа күрә, урманнарда җиләк, гөмбә һәм чикләвек җыюны тыю киләчәктә икътисади һәм социаль проблемнар да тудырырга мөмкин.

2017 елда Вагай районының Усак авылы халкы Олы күл тыюлыгына да каршы чыккан иде. Халык тыюлык сылтавы белән күлебезне кемдер кулга төшерергә омтыла, балык тота алмабыз, мүк җиләге дә җыя алмабыз, өйләр дә сала алмабыз дип борчылу белдерде. Ул чакта Төмән өлкәсенең җир байлыклары һәм экология департаменты вәкиле "тыюлык мәсьәләсен бүтән күтәрми торачакбыз", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG