Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Корылтайга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте


Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров.

Чыгышында Башкортстан җитәкчесе республиканың уңышларын санады. Бөтен шиханнарны кертеп “Торатау” геология паркы теркәләчәген хәбәр итте.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың Дәүләт җыены – Корылтайга еллык юлламасын яңгыратты. Чыгышында ул Башкортстанның социаль-икүтисади үсештә булуын сөйләде, алда торган планнарны әйтте. Куштау шиханының халык тарафыннан яклап калынуы, Башкорт сода ширкәтенең федераль идарәгә бирелүе, 2021 ел апрелендәге җанисәп, туган телләр кебек сорауларга кагылмады.

Хәбиров сүзләренчә, Башкортстан халкы яңа төр коронавирус таралуына каршы чикләүләрне зур түземлелек белән кабул иткән. "Вазгыятьне борып җибәрә алдык, бүгеннән без коронавируска каршы чикләү чараларын әкренәп ала башлаячакбыз" дип белдерде Хәбиров. Ул үзенең коронавирустан вакцина ясатканын әйтте, һәм аны мотлак ясатырга кирәк дип белдерде.

Башкортстан Русиядә беренче булып Уфада һәм Стәрлетамакта заманча инфекцияле авырулар хастаханәләре төзеде дип хисап бирде республика башлыгы.

Икътисад ишелүен булдырмадык, елны сәнәгать җитештерүенең 100 процентка якын индексы белән тәмамладык, диде. Ел эчендә Башкортстан Русия төбәкләренең илкүләм инвестицияләр рейтингында 16нчы урыннан 9нчы урынга менде дип белдерде ул.

"Алга" махсус икътисад зонасында эш гөрләп бара, тагын бер шундый мәйдан ачу планлаштырыла. Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге ачылды, бу зур җиңү дип бәяләде Хәбиров.

Башкортстан башлыгы сүзләренчә, республикадан халыкның китүе ел эчендә 1,5 тапкыр кимегән. 2019 елның гыйнвар-ноябрь айлары белән чагыштырганда, эшсезлек күләме 2 процентка арткан.

2021 ел Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы дип игълан ителде, дип искәртте Хәбиров. Республика авылларында сәламәтлек саклау оешмаларын яңарту програмы тормышка ашырыла башлаячак диде. Үлемнәр санын киметүгә һәм медицина ярдәме сыйфатын яхшыртуга 20 миллиард сумнан артык акча тотылачак дип вәгъдә бирде. Балалар бакчалары төзү ягыннан узган ел рекордлы булды, 25 бакча төзелде диде Хәбиров.

Башкортстан җитәкчесе үзенең чыгышында ике тапкыр башкорт теленә күчте. Урал аръягы төбәгендә икътисад үстерү планнары белән таныштырганнан соң, ул башкортчалап: "Ихлас әйтәм дуслар. Без һәрчак сезгә ярдәм итеп торырбыз. Урал аръягы районнары чәчәк атачак" диде.

Башкортстан җитәкчесе шиханнар темасына бераз кагылып, Торатау дип аталган яңа геология паркы булдыруга гариза бирелгәнен әйтте.

"Туган ягыбызның мәдәни, тарихи һәм табигый мирасына сак караган өчен республикабыз халкына бик рәхмәтлемен. Без бу эшне актив төстә дәвам итәрбез. Сүз уңаеннан, без инде яңа геопаркка да гариза бирдек – Торатау. Аңа шиханнарның бөтен комплесы кергән. Чөнки Башкортстан халкы шулай теләде. Бу безнең өчен дә, безнең киләчәк буыннар өчен дә бик мөһим" дип билгеләп узды Хәбиров.

Радий Хәбиров Башкортстанны 2018 елның көзеннән җитәкли. 2019 елның сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә республика башлыгы итеп сайланды.

XS
SM
MD
LG