Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәйрия тәртибен кырыслату безнең хокукларны чикләүгә тиң"


Казанда мохтаҗларга кием җыю үзәге (архив фотосы)
Казанда мохтаҗларга кием җыю үзәге (архив фотосы)

Русиядә канунсыз хәйрия өчен штрафлар кертергә җыеналар. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр фикеренчә, яңа канун гамәлгә керсә, мохтаҗларның һәм хәйрия җыючыларның тормышы тагын да кыенлашырга мөмкин.

Русиядә рәсми рөхсәт алмыйча хәйриягә акча җыючы кешеләрне һәм оешмаларны штрафка тарта башлаячаклар. Хәйриягә акча җыю тартмалары куллану өчен махсус килешү булуы, хакимият рөхсәте һәм акча җыю низамнамәдә язылган булуы таләп ителә башлаячак. Бу турыда үзгәрешләр Русия административ канун бозулар кодексына 2021 елның мартында кертелер дип көтелә.

Караклар авыру балаларга акча җыю турындагы чын игъланнарны күчереп ала да, акча җыя

"Еш кына караклар авыру балаларга акча җыю турындагы чын игъланнарны күчереп ала да, бу игъланнардагы мәгълүматны һәм фотоларны кулланып, үзләренә акча җыя. Аларны бу гамәлләре өчен җавапка тартып булмый, чөнки кануны юк. Бүген тәртип саклау оешмалары бу берничек тә көйләнми, моңа каршы килмәячәкбез диләр", дип аңлаткан "Известия"гә канун өлгесе авторы, Русия думасының контроль һәм регламент комитеты рәисе урынбасары Наталья Костенко ("Бердәм Русия").

Канун өлгесенә ярашлы, бу тәртипләрне бозучыларга 5 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр штрафлар каралачак.

Шул ук вакытта Думадагы Төбәк сәясәте комитеты башлыгы Николай Харитонов (КПРФ) әлеге үзгәрешләр авыр хәлдә калган гади кешеләргә акча җыюга комачауларга мөмкин дип саный.

Татарда да ярдәмләшү гадәте яшәп килә. Күршесе яки авылдашы бәлагә тарыса, авырып китсә, йорты янса яки туганнары үлсә, аңа акча җыялар. Татарда сәдака бирү дә киң таралган. Әлеге канун кабул ителсә, бу гадәтләргә дә чик куелырга мөмкин.

Мондый канун кабул итсәләр, авыру балаларга, сукбайларны ашатучыларга, мәчет төзүчеләргә акча җыю кыенлашамы? Әлеге сорау белән Азатлык авыру балаласын дәвалауга акча җыючы анага һәм хәйрия эшләре белән шөгыльләнүчеләргә мөрәҗәгать итте.

"Авыру баланың дәвалану юлында тагын да күбрәк киртәләр булачак"

Гөлфия Каримова, авыру бала анасы. Самарда яшәүче Гөлфия "бала церебраль параличы" (ДЦП)диагнозлы яшь ярымлык улы Булатны тәрбияли. Кешеләрдән җыелган акча ярдәмендә Булат Кырымда, Мәскәүдә, Казанда берничә тапкыр тернәкләндерү курсы узган. Әлеге курслардан соң баланың хәле сизелерлек яхшырган.

Гөлфия Каримова улы Булат белән
Гөлфия Каримова улы Булат белән

"Бу, әлбәттә, бик яхшы хәбәр түгел, тик мин шулай булыр дип көткән идем, иртәме-соңмы шундый канун чыгар дип уйладым. Бер яктан караганда, бу алдап кешедән акча җыючыларның санын киметер. Чөнки караклар кеше хисләрендә уйнап, төрле уйлап табылган очраклар турында сөйләп, акча җыя. Ләкин, икенче яктан, әлеге канун чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең тормышын бик нык катлауландырачак. Бу бигрәк тә авыру балаларга һәм аларның әти-әниләренә кыенлык тудырачак.

Хәтта канун нигезендә алырга мөмкин булган әйберләрне дә без ала алмыйбыз

Гадәттә акча җыюны кешеләр ашыгыч рәвештә, хәлләр бөтенләй начараеп киткәч кенә башлый. Дәүләт тарафыннан инвалид балаларга канун нигезендә бирелергә тиешле ярдәмне – транспорт, тернәкләндерү чаралары, дару һәм башкаларны тиз арада алу бик кыен. Хәтта канун нигезендә алырга мөмкин булган әйберләрне дә без ала алмыйбыз, чөнки аның өчен күп төрле оешмалар аша узарга, белешмәләр, имзалар, мөһер, күчермәләр китерергә тиеш булабыз. Гадәттә, кәгазьләрнең берәрсендә дата дөрес куелмаган була да, документларның бөтен тупламы кире кайтарыла, һәм бу туктаусыз шулай кабатлана. Хастаханәләргә йөрү, андагы бетмәс-төкәнмәс чиратлар гомеребезнең зур өлешен алып тора, моннан тыш әле без төрле документлар да җыярга мәҗбүрбез", ди Гөлфия.

Русиядә авыру балаларны тернәкләндерү үзәкләре ата-аналар өчен бик кыйбат. Мәсәлән, белгечнең бала белән 40 минут шөгыльләнүе 4 мең сум торырга мөмкин. Кайбер балаларга көненә берничә сеанс кирәк була. Инвалидлык пенсиясе исә Русиядә аена уртача 13-14 мең сум.

Кайвакыт акча ашыгыч рәвештә кирәк була, аны җыюны мондый канун таләпләренә туры китерү өчен вакыт та булмый, ди Гөлфия.

"Кайчакта ашыгыч рәвештә нидер эшләргә кирәк була — минем бер танышларымның баласы иртән сау-сәламәт булып, кичкә ашыгыч кыйбатлы операция кирәк булды. Көтәргә мөмкинлек юк иде. Мондый очракта нишләргә? Хәйрия оешмаларының үз эш тәртибе бар, алар гадәттә документларны һәм белешмәләрне туплап бирүне сорыйлар. Сорасыннар, мин моңа каршы түгел, ләкин моңа күп вакыт һәм көч кирәк. Ә бу түләүле операцияләр еш кына кешенең теркәлгән шәһәрендә түгел, кайдадыр башка җирдә һәм хәтта башка илдә дә булырга мөмкин. Кайчакта минутлар да санаулы, бала гомере кыл өстендә, ә мин каядыр барып теркәлергә, низамнамә кабул итәргә һәм башкаларны эшләргә тиеш. Мондый хәл килеп чыкканда бу турыда беркем дә уйламый, мондый мизгелләрдә син бары балаңның гомере турында гына уйлыйсың.

Шулай акча җыюлар булмаса, миңа зонд аша ашатуга күчәргә туры килер иде

Тернәкләндерү безнең илдә бик кыйбат. Хәтта бай гына гаиләләр дә ДЦПлы балаларына тернәкләндерүнең тулы курсын ала алмый, чөнки айлык дәресләре генә дә 120 мең сум тирәсе чыга, бу әле ашау, яшәү, юл акчалары, киемгә киткән акчаларны исәпкә алмыйча. Ә мондый балаларның ашаулары да үзгә, өстәмә чаралар кирәк. Ата-аналарның андый акчалары юк. Шуңа күрә без Булатны тернәкләндерү өчен үзебезнең социаль челтәрләр аша акча җыйдык. Шулай акча җыю аркылы без тернәкләндерү уздык, шуннан соң Булат үзе ашый башлады, ә ярты ел элек кенә аны зонд аша ашату көйләмәкчеләр иде. Шулай акча җыюлар булмаса, миңа зонд аша ашатуга күчәргә туры килер иде һәм бала торба аша сыек ризык кына ашый ала торган "яшелчә"гә әйләнер иде. Ул башын тота алмый иде, ә дәвалаудан соң шуыша башлады. Акча җыю башламаган булсам, без өйдә утырыр идек, өч айга бер бушлай тернәкләндерү узар идек, аңа бары биш массаж һәм дәвалау күнегүләре сеансы керә. Булатка хәзер 1,5 яшь, ә бушлай шифаханә дәвалавы өч яшьтән соң гына каралган. Без аны шушы өч ел эчендә ничек дәваларга тиеш идек?

Миңа сәдака бирергә яраганын дәлилләр өчен, мин белешмә күрсәтергә тиеш буламмы?

Әгәр шундый канун кабул ителсә, мин барыбер балама булышыр өчен барысын да эшләячәкмен. Кирәк булса, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итәрмен, ләкин миңа балалар бик кызганыч, чөнки аларның сәламәтлеге юлында тагын да күбрәк киртәләр булачак. Мин ул киртәләрне уза алсам да, ата-аналарның барысы да моны эшли алмас. Якыннарыннан, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм кабул итәргә рөхсәт алыр өчен генә дә җәһәннәм газаплары узарга тиеш булачак бит алар. Миңа сәдака бирергә яраганын дәлилләр өчен мин белешмә күрсәтергә тиеш буламмы?

Шундый канунны кабул итәләр икән, акчаларны шәхси хисапларга җыюны тыю күпкә гаделрәк карар булыр иде. Хәйриячеләргә акчаны турыдан-туры клиникалар һәм тернәкләндерү үзәкләре хисапларына күчерергә рөхсәт итсеннәр. Мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, әниләргә ышанмау бар икән, алайса банкларда акчаны дәвалауга гына күчереп була торган махсус хисаплар ачарга рөхсәт итсеннәр", ди Гөлфия.

"Кешегә сәдака бирүне ниндидер кануннар белән тыеп булмый"

Журналист Сөмбел Вәлиди күп еллар хәйрия белән шөгыльләнә. Бу канун алдап акча җыючыларны туктатмаска, ә мохтаҗларның мөмкинлекләрен тагын да чикләргә мөмкин ди ул.

Сөмбел Вәлиди
Сөмбел Вәлиди

"Сәдака бирергә теләгән кеше җаен таба — күршесенә кертеп китә, туганнарына, мохтаҗ кешеләргә тапшыра. Ниятендә булса, кеше мөмкинлек таба. Кешенең изге ниятен канун белән генә чикләп була дип санамыйм. Мин хәйрия фондлары белән эшләгәндә, кибетләргә тартмалар куйганда, килешү төзеп куя идек, андый кагыйдә күптән бар иде. Ул вакытларда да аны һәрбер җирдә куеп булмый иде. Шәхсән мин үзем конкрет фонд белән эшлим, сәдака бирәсе булсам, акчамны шунда тапшырам. Миннән, сәдаканы кемгә бирик икән дип сорасалар да, шушы ышанычлы фондны киңәш итәм.

Ә зур сәдакаларга килгәндә — мәчет төзелешенә, мәсәлән, халыктан акча җыярга теләгән кешеләр аның да җаена төшенер дип саныйм, анда да кәгазь эшен хәл итеп булмаслык түгелдер дип уйлым.

Билгеле, бу эшне тәртипкә салырга кирәк, чөнки бу өлкәдә бик күп алдау, караклык очраклары бар, бик күп төрле яңарып бара торган схема, системнар аша кешедән акчаны суырып алалар, шул ук авыру балаларга акча җыю сәбәбе белән дә. Ләкин монда аңларга кирәк, канунсыз дигәндә, алар нәрсәне күз алдында тота? Мәсәлән, авыру бала чынлап та бар икән, аның кәгазьләре, белешмәләре булса, аңа акча җыю канунлы дип саналамы, юкмы? Менә шуннан чыгып уйларга кирәк. Әлбәттә, авыру баланың ата-анасына канунлы булсын өчен кәгазь җыю, төрле оешмалардан рөхсәт алу берникадәр кыенлык тудырачак.

Бу канунның куркыныч ягы шул — аның нигезендә каракларны төп башына утыртмыйча, авыру балаларның ата-аналарын ярдәмнән мәхрүм итү булып чыгарга мөмкин. Менә монсы булу ихтимал. Шуңа күрә, канун чыгаручылар моны бик төптән уйлап бетерсен иде.

"Бу — яшәргә өметне бетерү дигән сүз"

Гөлнара Нурмөхәммәтова күп еллар дәвамында мохтаҗларга, картларга һәм күп балалы гаиләләргә акча, кием, азык-төлек җыю белән шөгыльләнә. Аның фикеренчә, дәүләт мохтаҗларга ярдәм итәсе урынга бу канун белән аларга өстәмә кыенлыклар гына тудыра.

Гөлнара Нурмөхәммәтова
Гөлнара Нурмөхәммәтова

"Бу канунны кабул итү безнең хокукларны чикләүгә тиң. Безнең генә түгел, авыру балалары булган, авыр хәлдә калган әби-бабайларның, ялгыз кешеләрнең, сукбайларның, шулай ук авылларда төзелеп килгән мәчет, чиркәүләрнең, аларны салучы кешеләрнең хокукларын чикләү дигән сүз. Бу — яшәргә өметне бетерү дигән сүз. Без хәйриягә акчалар җыеп, гаиләләргә ярдәм итеп, аларның күпме өмет чаткысын яндырдык. Дәүләткә барып сорамадык, гаризалар язмадык. Баксаң, ул гаиләләргә, ул әби-бабайларга дәүләт булышырга тиеш. Шуңа күрә, дәүләт шундый канун кабул итә икән, ул ниндидер альтернатива күрсәтергә тиеш. Шул ук әбиләр ач кала икән, аларның өйләренә килеп кемдер җыештыра алмый икән, социаль хезмәткәрләрен җибәрүдән тыш аларга шул ук вакытта өстәмә акча җибәрсеннәр, даруларына акча күчерсеннәр. Чөнки безнең дәүләтебез, кызганыч, авыру балаларга, ялгыз әби-бабайларга, сукбайларга аның хәтле ярдәм итә алмый. Бу канунны кабул итсәләр, яхшылык эшләргә теләүче кешеләр да кимиячәк.

Аларны тыюның башка юлларын уйлап чыгарырга кирәктер

Әйе, шундый акчаларны җыйган алдакчылар да булгалады, әмма аларны тыюның башка юлларын уйлап чыгарырга кирәктер. Бу — башка сыймаслык канун.

Бәлки хәйрия күрсәткән кешеләр берләшеп хәйрия фондын оештырыр, әмма аны да тулы көчле итеп эшләтеп җибәрер өчен күп көч һәм вакыт кирәк. Бөтен кеше дә аны булдыра алмый.

Әле акча җыючы әниләр дә бар бит. Аларның болай да каядыр барып теркәлү турында уйларга вакытлары юк, аларның төп максатлары — балаларына клиника һәм акча табып аларны тизрәк шунда алып бару, аңа тизрәк ярдәм итү. Ә монда ул эшне шул кадәр катлауландыралар. Бу — бер дә кирәкмәгән канун", ди Гөлнара.

XS
SM
MD
LG