Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне Зәкиев ачлыгы турында: хисле, ләкин эчтәлексез


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оешманың рәисе Фәрит Зәкиевның ачлык тотуы турында Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итмәгән.

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең ачлык игълан итүе турындагы белдерүдә эчтәлектән битәр хисләр күбрәк дип белдерде.

"Алар безгә мөрәҗәгать итмәде, моны матбугат чараларында гына күрдек. Бик үк дөрес булмаган кайбер нәрсәләр бар, алар бөтен татар халкын ничектер гомумиләштерә. Монда эчтәлеккә караганда, хисләр күбрәк", диде Галимова хөкүмәт йортындагы брифингта.

3 февральдә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев прокуратураның оешманы экстремистлыкта гаепләп ябу таләбенә җавап итеп сәяси ачлык тота башлады.

Зәкиев бу гамәлен Татар иҗтимагый үзәгенә каршы алып барылган сәяси басымга, канунсызлыкка каршы кулларыннан килгән соңгы чара дип атады.

  • 15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.
  • 22 гыйнвар оешманың Сәетгалиев урамындагы офисына мәхкәмә приставлары килеп, ТИҮнең компьютер техникасын тартып алды.
  • 24 гыйнвар ТИҮ килеп туган вазгыять турында фикер алышу өчен конференция җыйды.

XS
SM
MD
LG