Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәяси сыену сорар өчен сәбәпләр җитәрлек иде"


Айдар Исмәгыйлев
Айдар Исмәгыйлев

Навальныйның Уфадагы штабының элекке вәкиле, ЛГБТ активисты Айдар Исмәгыйлев узган җәй Казанда чечен диаспорасы вәкилләре тарафыннан эзәрлекләнүе турында сөйләгән иде. Айдар Русиядән китеп, күптән түгел Нидерландта сәяси сыену алган. Ул Азатлыкка илдән китү, сыену алу сәбәпләре, сәяси качак статусы турында сөйләде.

Сәяси сыену алыр өчен күпме вакыт кирәк булды?

— Унике көн. Минем очракны "тизләтелгән процедура" дип атарга ярый, чөнки сәяси сыену алу өчен сәбәп бик җитди иде: җенси ориентациядән тыш, мин әле Навальный партиясе әгъзасы. Алар мине үз җаваплылыгына алды, Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) җитәкчесе Иван Жданов мин утырган миграция төрмәсенә имза куеп хат җибәрде һәм эшләр тизләште.

— Миграция төрмәсе — нәрсә ул?

— Миграция төрмәсе — сәяси сыену сорап мөрәҗәгать иткәч уңай яки тискәре җавап көтеп утыра торган урын. Җавап өч төрле була ала: беренчесе — сиңа сәяси сыену бирәләр, икенчесе — депортация, өченчесе — эшне озаграк карыйлар, шуңа сине ачык лагерьга күчерәләр һәм җавапны озаграк көтәсең. Чикне канун бозып кичкәнгә, мин миграция төрмәсенә эләктем, әмма моңа әзер идем. Бу минем гомеремдә күргән иң яхшы урыннарның берсе иде. Анда кырыклап кеше утыра, шуларның утызы — Төркия ватандашлары. Сүз уңаеннан, алар гүләнчеләр, Эрдоганга каршы Фәтхулла Гүлән тарафдарларының Төркиядә тыелган сәяси булмаган фиркасе вәкилләре.

Миграция төрмәсе гомеремдә күргән иң яхшы урыннарның берсе иде

Безне яхшы ашаттылар, һәркемнең душ-бәдрәфле үз бүлмәсе бар, намаз бүлмәсе бар, PlayStation бүлмәсе, гитара бар иде. Без гитарада бер беларус качагы белән гел Агата Кристиның "Как на войне" җырын җырлый идек, чөнки ул шул җырны гына белә иде. Гомумән, төрмәдәге хезмәткәрләр шактый дустанә иде. Сакчыларның күпчелеге белән дуслашып беттек. Бер сакчы — сары чәчле нидерланд хатыны — безгә көн саен ниндидер нидерланд ашларын пешерә иде, безнең белән өстәл уеннары уйный иде, традицион нидерланд өстәл уеннарын уйнарга өйрәтте. Телне өйрәтте. Безгә кола һәм башка тәмле әйберләр алып килә иде. Гомумән, күңелле, дустанә урын. Унике көнем шушы төрмәдә җавап көтеп узды.

Русиядән киткәннән алып, сәяси сыену алганга кадәр күпме вакыт узды?

— Мин 20 ноябрь киттем. Ике ай узды. Бер ай — Төркиядә, бер ай — Киевта, Украинада. Аннан соң — Амстердам.

Ни өчен нәкъ менә Нидерланд?

— Сәясәт белән кызыксынмаган кешеләр дә бу ил турында ишетеп белә. Без балачактан ук бу илдә бик күп ирек икәнен белеп үсәбез. Бу ил беренчеләрдән булып бер җенесле никахларны, марихуана, абортлар, эвтаназияне рөхсәт итте. Гомумән, Европа үзәгендәге либераль оҗмах. Ягъни, ЛГБТ һәм сәяси качаклар өчен иң имин урын, шуңа да мин шул илне сайладым. Минем артык сайлау мөмкинлеге дә юк иде, чөнки Киевта чагында минем акча бетеп килә иде, нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Әле Навальный структурасында эшләгәндә үк миңа Русиядән китүчеләр турында йөзләгән тарих ишетергә туры килде. Мин визасыз китеп була торган, сәяси сыену сорарга мөмкин булган "транзит зона" дигән илләрне искә төшердем, аларның берсе нәкъ менә Нидерланд, Амстердам шәһәре иде.

Сез әйткән китүчеләр Навальный тарафдарларымы?

— Барысы да бар — Навальный фиркасе әгъзалары да, Ходорковскийның "Ачык Русия" фиркасеннән дә, эзәрлекләнүче мөселманнар да, шул ук тыелган "Хизб ут-Тәхрир"дән дә, гейлар да, трансгендерлар да, милли азчылык вәкилләре дә...

— Сәяси качак статусын алуның нинди нечкәлекләре бар?

— Минем сәяси сыену сорар өчен сәбәпләр җитәрлек иде. Тормышыма реаль янаулар, чечен диаспорасы тарафыннан гомофоб характерлы эзәрлекләүләрнең бөтен дәлилләре бар иде.

Ниндирәк дәлилләр?

— Янаучылар белән язышулар, аудиохатлар, Чечня номерларыннан шалтыратулар, матбугаттагы язмалар, Мәскәү Һелсинки төркеме юристының гаризасы, Коррупциягә каршы көрәш фонды башлыгының җаваплылык алуы, Навальный штабы активисты булуым, 2017 елда штаб ачылганда минем ФСБ вәкиле белән аралашуым турындагы белешмә, 2017 елда Башкортстан парламенты депуталыгына намзәт булуым, Уфада Навальный партиясенең иң актив вәкилләренең берсе булуым турында белешмә. Коррупциягә каршы көрәш фонды лидерларының берсе Владимир Ашурковның минем өчен җаваплылык алу турындагы хаты да эшне тизләтте.

Сәяси качак статусы ни бирә?

— Иң әүвәл, ул сиңа халыкара яклау, иминлек бирә - син имин илдә легаль яшәргә рөхсәт аласың, телне өйрәнгәч, укырга-эшләргә хакың бар, җәмгыятькә файда китерү мөмкинлегең бар.

Хәзер тел өйрәнәсезме?

— Әйе, хәзер мин һолланд телен өйрәнәм. Алдагы бер елда шуның белән шөгыльләнергә, бер елдан тел белү турында сертификат алырга тиешмен. Сертификат алгач, эшкә урнаша алам.

Русиядән киткәндә һәм киткәч нинди каршылыклар булды?

Чарасызлыктан интернетта акча җыю игълан иттем

— Каршылыклар бик күп булды. Кайсыдыр бер мизгелдә мин инде акылдан язармын төсле тоела башлады. Ләкин ниндидер эчке инану һәм татар холкы — кирелек баш калкытты, ягъни сиңа "берни дә барып чыкмаячак" дип торганда, бу мине киресенчә усалландыра гына. Барысы да соңгы акчама Русиядән Истанбулга килеп җиткәндә башланды, минем кесәдә бер-ике евро калган иде. Мин чарасызлыктан интернетта акча җыю игълан иттем, бер тәүлек тулганчы, йөз мең сумнан артык акча җыя алдым.

Беренче чиратта Навальный тарафдарларына, татар активистларына, гей-активистларга рәхмәт әйтергә телим, кыскасы, анда бөтен дөнья белән җыйдылар. Мин пандемия чорында, бөтен дөньяда чикләүләр кертелгән чорда киттем, моны да аңлау мөһим, сирәк кеше генә шулай эшләде. Нинди катлаулы киртәләр була ала — минем очракта барысы да булды. Өстәвенә Русия белән Европа берлеге арасында чикләр ябылган иде, мин иминрәк илгә эләгүнең төрле вариантларын эзләдем. Беренче омтылыш Төркиядә булды, мине төрек чик сакчылары уздырмады. Ул вакытта мин транзит зона саналган Амстердам аша Беларуска очарга җыена идем.

Ә төрек чик сакчыларының реакциясе нинди булды? Алар борып кына җибәрәме, әллә тоткарлап сорау аламы?

— Төркиядә, аңлавымча, ниндидер ябык фәрманнар бар. Алар ничектер тышкы кыяфәттән аңлый. Миңа башта ук йөземә бәреп әйттеләр, аларча мин яшь күренәм, ялгыз егет, ник әле тик торганда Амстердамга барам. Миңа усал һәм әрсез рәвештә "без сине беркая да уздырмыйбыз, Русияңә кайт, син качакка охшагансың", дип җавап бирделәр. Ләкин моңа карап бирешмәдем, әлбәттә, күпмедер вакыт Истанбулда яшәргә туры килде, анда мине төрек активистлары үзләренә яшерде, ашамлык-торак белән ярдәм итте. Шул исәптән ЛГБТ-активистлар, битараф булмаган яхшы күңелле төрек кешеләре дә.

Төркиядә мине яшерделәр, дисез. Ә анда яшеренерлек әйбер бар идеме? Сезне эзәрлекләделәрме?

— Яшерделәр диюем торырга урын бирделәр дигән мәгънәдә.

Ә чик сакчылары борып кына җибәрдеме? Башкача басым булмадымы?

Әгәр син татар активисты икәнсең, сине Киевта күтәреп кенә йөриләр

— Әйе, уздырмыйча борып җибәрделәр, мин Истанбулда калдым. Соңрак мин Украинага чакыру алдым, анда миңа "Ирекле Русия йорты" ярдәм итте. Алар мине Украинага чакырды. Бу Киевтагы Русия качакларына булышучы рус оппозициясе платформасы. Мин Киевка күчтем. Әгәр син татар активисты икәнсең, сине Киевта күтәреп кенә йөриләр. Мин татар дип таныштыруга, барысы да сине күрергә шат, чәйгә чакыра, украин кешеләре ничек ярдәм итәргә дип сораша. Мин Киевта бер ай тордым, бу бик кызыклы тәҗрибә булды. Мине Украина сыендырды, зур рәхмәт. Мин Украинадан тыныч кына чыга алдым, Украина чик сакчылары мәрхәмәтле һәм лояль иде, алар мине тыныч кына Амстердамга кадәр утыртты.

Мондый мөнәсәбәт кырымтатарлар белән бәйле түгелме?

— Юк ла. Монда бик тирән мәсьәлә. Барысы да күпкә кызыграк. Украиннар барысы да диярлек Русиянең күпмилләтле дәүләт, ә асылда империя икәнен белә. Алар милли республикалар барын белә, аеруча Чечня, Татарстан һәм Башкортстан кебек эре республикаларны. Алар безнең Мәскәү белән мөнәсәбәтләр охшаш икәнен аңлый, безнең телләргә, мәдәнияткә, халыкка карата империячыл карашны, дискриминацияне аңлый. Безне тарафдар дип кабул итә. Аеруча син үзеңнең сәяси карашларыңны, татар патриоты икәнеңне анык итеп белдерсәң.

Кемнәр ярдәм итте?

— Бу яхшы сорау, иң мөһим сорау. Мин үз юлымда йөздән артык мәрхәмәтле кешене очраттым. Истанбулдан алып, Киев, Амстердам — бу турыда тулы бер китап язып була. Иң беренчеләрдән булып, әлбәттә, Навальный такымындагы фикердәшләрем. Киевта, мәсәлән, мин татар йорты вәкилләрен очраттым, алар миңа кием, акча белән ярдәм итте. Хәзер дә Европадагы татар диаспорасы белән аралашып торабыз — Бельгиядән, Лондоннан. Аллаһ мине ташламады, яхшы кешеләрдән уңдым. Әлбәттә, иң беренче чиратта әни белән элемтәдә булдык, ул миңа акылдан шашмаска ярдәм итте, ни булса да, без аның белән теләктәшләр. Төркиядә сәяси активистлар, Украинада украин милләтчеләре, татар ватанпәрвәрләре. Амстердамдагы миграция төрмәсендә дә күп яхшы кешеләрне очраттым. Никадәр сәер булмасын, анда эшләүчеләр арасында БДБ илләреннән чыккан кешеләр дә бар. Мәсәлән, сакчыларның берсе — әрмән кешесе, унбиш ел элек үзе дә сәяси сыену сорап качып килгән. Ул адвокат булып эшләгән, аңа ниндидер криминаль әрмән төркеме ау игълан иткән. Ул абый миңа киңәшләре белән ярдәм итте. Латин Америкасы кешеләре бар иде, алар рухи яктан бирешмәскә булышты.

Русиядәге сәяси протестка хәзер ничек карыйсыз?

— Мин 2 февральдә сәяси сыену сорауга уңай җавап алдым. Шул ук көнне Алексей Навальныйның өч елга төрмәгә хөкем ителүе турындагы күңелсез хәбәрне ишеттем. Соңгысы минем өчен драма булды.

Сез үзегезне һаман аның такымында дип хис итәсезме?

— Әлбәттә. Бу тарих тәмамланганчы, ул Русия президенты итеп сайланганчы, мин һичшиксез аның теләктәше, тарафдары булып кала бирәм. Бәлки, ул президент булгач, безнең юллар аерылыр, чөнки безнең, мисал өчен, милли республикалар, телләр мәсьәләсенә карашлар төрле булуы ихтимал. Әмма әлегә безнең дошман да, проблем да уртак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG