Татарстан Дәүләт шурасы регламенты үзгәртелде. 18 февральдә парламент сессиясендә депутатлар аны хуплап тавыш бирде. Яңа регламентта комитет рәисенә өстәмә хокук бирелә. Аерым алганда, 90нчы маддәгә "комитет рәисе тәкъдиме белән канун өлгесе текстын үзгәртергә, канун өлгесен язма гариза нигезендә кире алырга", дигән пункт өстәлгән. Моны канун кабул итүне тизләтү өчен эшләнде дип аңлаттылар.
Татарстан депутаты Марат Галиев комитет рәисенә өстәмә хокук бирелүне тәнкыйтьләп чыкты.
"Бергәләп карар кабул итү институты җимерелә. Комитет рәисе тәкъдимне шәхсән үзе кире бора ала. Комитет тавыш бирергә тиеш, әмма хәзер комитет рәисе үзе генә хәл итәчәк", диде ул.
Ләкин регламентны әзерләгән депутат Шакир Яһудин моны кире кага.
"Йөз тапкыр кабатлыйм. Комитет рәисе канун өлгесен кире какмый. Ул бу канунны тәкъдим итүчегә булган хаталарны исәптә тотарга кирәк дип белдерә. Әйтик, ниндидер җөмләне алыштыру, өтерне алып ату. Шуның аркасында мәсьәләне карау айлар буена сузылырга мөмкин. Көн тәртибеннән ул мәсьәләне алып атмый. Канун өлгесе тәкъдим итүче рәис белән килешмәскә мөмкин. Монда бернинди чикләүләр юк", диде Яһудин.
Узган ел ахырында Дәүләт шурасы регламентын үзгәртү ризасызлыктан соң кичектерелгән иде. Депутат Илдар Шамилов әлеге үзгәрешләр депутатларның хокукын бозачак дип каршы чыкты. Яңа регламент кабул ителгән очракта, парламентта 100 депутат урынына сигезе генә калуы яхшы түгел дип тәнкыйтьләде ул.
Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимнәр исәпкә алынды, Шамилов белән сөйләшү булды дип белдерде.
Дәүләт шурасы регламентын үзгәртү канун кабул итүне тизләтү өчен эшләнә дип аңлатсалар, Азатлык сөйләшкән белгечләр моның артында Татарстанның киләсе сайлауга әзерләнүе һәм Русиядә сәяси вазгыятьнең үзгәрүе торырга мөмкин дип саный. Татарстанның элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин әлеге үзгәрешләр депутатның хокукын боза, тавыш биргән халыкны сортларга бүлә, ә парламентны феодализм формасында төзелгән шурага әйләндерә дип белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!